И бу гомернең агышлары.... Бар иде бит яшь чаклар! Буш вакытым булдымы, сайтыма нидер куярга хыяллана идем. Көнне дә төнне дә белмичә эшләргә тырыштым. Никадәр конкурсларда катнаштым, җиңүләр дә булмады түгел. Ләкин әлеге хезмәт бик аз бәяләнә дусларым. Берәр спорт ярышы белән интернет-проектлар бүләкләү фондын чагыштырып карагыз. Менә быелгы җиңүләр һәм бүләкләү: 5 Республикакүләм белем бирү учреждениеләре арасында интернет-проектлар бәйгесе, бүләк- диплом кәгазь кисәге, Татнет Йолдызлары - 2011, бүләк - флешка (950 сум). Сайтны түләүле итеп карадым, фикерләрне укып чыгыгыз, мине череп баюда гаепләделәр. Шулай итеп, дуслар, лаеклы ялга китәм. Кемнәргә сайт чыннан да терәк булган икән, аларга бу авыррак булыр, ләкин күпләр сөенер генә. Хәзер инде болай итеп фанатларча эшләргә минем көч тә, дәрт тә, дәрман да юк. Башкалар мин сайтта казынып утырганда төрле бәйгеләрдә катнашып грант, премияләр алдылар, ә мин һаман шул бер сайтымда утырдым. Барыгызга да уңышлар, исәнлек-саулык теләп калам. Кайчак ачуланып ташласам да, туры сүзле булсам да, мине татар интернетында сагынырсыз әле. Бәлки дәрт кабынып сайт кабат эшләп китәр. Әлегә хушыгыз!
|
2Кайнар УНЛЫК!!!Популяр Тавыш бирде: 1
|
|
Заманадан артта калмыйк дуслар! |
|
|
|
|
Хөрмәтле дусларым! Интернет акрынлыгы белән теңкәгә дияме? Бер җыр йөкләү өчен дә 2-3 минут вакыт кирәкме? Алайса сез заманадан шактый калышкан икән. Тарифыгыз белән кызыксынганыгыз бармы соң? "Суперскай" булса - бу бөтенләй урта гасыр, әгәр сез "Форсаж-1" тариф планын куллансагыз, бу да инде кичәге көн. Ә менә "Звезда-1" тариф планына күчкәнсез икән, сез замана белән бергә атлыйсыз , димәк. Тоташыгыз, үкенмәссез! Моны яндекста таттелеком дип язып яки менә бу сылтама аша кереп: http://www.tattelecom.ru/ башкарырга була. Шул сылтама буенча "шәхси кабинет" ка кереп(логин, парольле летай карточкасын кулланып), өйдән чыкмый гына кайсы числодан телисең, шуннан гына тарифыңны үзгәртергә мөмкин. Звезда- 1 айга 450 сум, 10 сум артык дип кайгырмагыз,тизлек якынча 3 тән 1 гә арта. Үземдә сынагач кына яздым! Белмим тагын, үзегезгә карагыз, мин әйттем, соңгы сүз барыбер сезнеке. Әлегә сау булып торыгыз. Рәсемдәгечә, интернет та кешеләр күк эволюция кичерә, тик күпкә өлгеррәк, җитешеп тә булмый артыннан. Кайчан гына әле 4 аякта "үрмәләп" йөри иде, инде бар җиһанны яулап алды!
|
|
Яңартылды Пәнҗешәмбе, Май 03, 2012 06:13 |
4.14Кайнар УНЛЫК!!!Популяр Тавыш бирде: 7
Сайтыма балалар бакчалары өчен флеш-уеннар урнаштырдым әле. Әйдәгез, сул як блоктагы "Мишәбаш балалар бакчасы" бүлегендәге Балалар бакчасы өчен кулланамалар сылтамасы аша кереп, танышып чыгыйк! Зәңгәр төстәге спойлер тасмаларына басыгыз. Сүз уңаеннан, спойлер- тычкан белән баскач, ачылып китүче, эчтәлек яшерелгән төймә дип аңларсыз.
|
5Кайнар УНЛЫК!!!Популяр Тавыш бирде: 13
Гүзәл зат коллегаларым игътибарына! Сер түгел һәркемнең йөзендә берәр кимчелек була, кайвакыт фотода шул кимчелектән оялып, аны кешегә күрсәтергә дә читенсенеп йөрисең. Түбәндәге "Файдалы программа"лар циклыннан булган программа сезгә виртауаль бизәнү әйберсе булып хезмәт итәр. Чибәр булыгыз, сәламәт булыгыз!
Программа Яшерен файлны йөкләү өчен теркәлергә кирәк, тик теркәлү түләүле шул.
|
5Кайнар УНЛЫК!!!Популяр Тавыш бирде: 11
|
|
Зур җиңүебез белән инде безне! |
|
|
|
|
Зур җиңүебез белән инде безне яки абсолют җиңүгә бер адым калганда...
"Ученик года" Бөтенроссия конкурсында укучым Минһаҗева Динә катнашуы турында язган идем инде. Уйнап кына башланган әлеге бәйгебез бик тә җитди булып чыкты. Берсеннән-берсе авыр биремнәре белән шаккатырды. Инде менә 7 ай буе җиңү өчен көрәшәбез. Безнең өчен русча булуы да кыен әле аның. Шулай да күрәсез, әлегә бирешмибез. Әлбәттә, безнең Бөтенроссиянең "Ел укучысы -2012" исеменә лаек булуыбыз мөмкинлеге 1000/1 белән исәпләнәдер. Шулай да бирешергә уйламыйбыз әле. Ләкин инде "2011-2012 Бөтенроссия ел укучысы конкурсының I дәрәҗәдәге лауреат Дипломы"на ия булу безнең өчен бик-бик зур уңыш. "Тычкан"ны бирегә китерегез
4 сыйныфлар арасыннан финалга узучылар. Ә конкурс белән тулырак мәкалә башындагы рәсемгә басып таныша аласыз.
|
|
Яңартылды Дүшәмбе, Апрель 02, 2012 02:34 |
5Кайнар УНЛЫК!!!Популяр Тавыш бирде: 10
|
|
Шаккаткыч халык инде без! |
|
|
|
|
Шаккаткыч халык инде без дуслар! Вата-җимерә татарча җырлаган күренекле шәхесләребезнең ике җөмләләренә мөкиббән китеп утырабыз. Имеш, кара әле, татарча җырлый бит! Беренчедән, үз телен, милләтен ихтирам иткән кеше татарча бер җыр булса да белергә тиеш инде ул. Чөнки җырны өйрәнү авыр түгел, хәтта ул телне белмәсәң дә. Икенчедән, түбәндәге роликта безнең икенче сорт халык икәнне күрсәтергә уйлаганнармы соң, аңламадым? Нәрсә, татарлар хәзер ачыктан-ачык җыр яздыра да алмый мени инде, оператор телефоннан сөйләшергә киткәч, я чәй эчәргә, кибеткә чыккан арада урлап кына яздырасымы? Минемчә, бик тә уңышсыз ролик!
|
|
Яңартылды Чәршәмбе, Апрель 11, 2012 10:52 |
4.4Кайнар УНЛЫК!!!Популяр Тавыш бирде: 15
Хөрмәтле дуслар, кадерле коллегалар! Сайтта урнаштырыла башлаган тестларга да бар халык нишләп битараф соң? Тестларда бер генә шикле җавап та очрамадымени? Бар да тәртип булырга мөмкин түгел, берничек тә. Аның кадәр тестны кулдан төзеп утырганда берничек тә хата калмыйча калмыйдыр. Әле берне үзем табып төзәттем. Ничә көннән бирле бары бер Гөлназ Җәлилованың гына эшлекле фикере бар. Кулланучылар, кунаклар өчен дип тырышам бит инде үземчә. Минем алар үземдә болай да бар, сайтка куеп азапланмасам да. Кеше файдалансын, куллансын дип утырам, ничә көн хәреф җыеп. Тест үтүне дә шуның өчен һәркемгә теркәлүсез кереп үтәрлек итеп куйдым. Кайбер тестларда дөрес эшләгән кебек булсаң да гел 0 чыгу мөмкин. Бу тест көйләвендә билге кую мөмкинлеге бирелмәгәнне аңлата. Андагы 62 тестны берүзем карап бетерә алмыйм бит инде, дуслар? Берничә очраганын табып төзәттем, ләкин алар тагын калырга мөмкин. Языгыз инде шундый кимчелекләр турында, әгәр очраса. Аны төзәтеп кую берни түгел миңа, ә менә тестта ялгыш калган килеш укучыгыз шулай эшләп, чын тестта (3,4,5 апрель көннәрендә) шул сорау очраса, ул бит әлеге ялгыш җавапны язып куячак. Сүз дә юк, мин кат-кат тикшереп урнаштырырга тырышам, ләкин мин дә кеше бит. Акыл иясе түгел! Үпкәләдем!
Игътибар! Тест башлаганда соралган исем, почта аша җибәрү дигән шакмаклардан куркып калмагыз. Бу теркәлүне сорау түгел, ә тест үтүченең чыннан да кеше, ә робот түгел икәнен система белсен өчен генә кирәк! Исемегезне, "почта аша җибәрү"гә электрон адресыгызны язасыз да, сынауны үтә башларга мөмкин.
|
|
Яңартылды Пәнҗешәмбе, Март 29, 2012 10:58 |
4.72Кайнар УНЛЫК!!!Популяр Тавыш бирде: 18
Хөрмәтле 4 сыйныф укучылары! Бер зур ялгыш эшләгәнмен әле! Сайтта укучылар өчен онлайн тестлар урнаштыра башлаган идем (уң як блоктан карагыз). Сезнең имтихан бирәсегез башымнан чыгып киткән бит. 1 ләр дән тотынганмын онлайн тестлар куярга. Гаебемне таныйм. Киләсе 3 көндә бар тырышлыкны сезнең өчен генә бирермен. Башка сыйныфларга ел дәвамында урнаштырырмын, алла боерса. Әлегә математика бүлегенә рәхим итегез. Бигрәк тә Вариант (гомуми тест) дигәннәренә игьтибар итегез! Алар узган елгы тест сорауларын үз эченә алган. Уңышлар Сезгә!
|
|
Яңартылды Чәршәмбе, Апрель 04, 2012 09:50 |
4.93Кайнар УНЛЫК!!!Популяр Тавыш бирде: 14
|
|
4 сыйныфлар өчен мониторингның демо варианты |
|
|
|
|
Эшне башкару өчен күрсәтмә
Хөрмәтле дуслар! Түбәндә сез 4 сыйныфларда үткәреләчәк мониторингның демоверсиясен күрәсез. Алар спойлерга яшерелгән. Һәр спойлерның зәңгәр белән язылган исеменә баскач, ачылып китәрләр, алар белән шунда гына танышып та була, кирәк булса, спойлер астында чыккан "йөкләү" сүзенә басып компьютерыгызга да күчермәли аласыз. Әлегә күнегә торыгыз, кичкә бу тестларның онлайн-интерактив вариантларын куярга тырышырмын.Белем һәм күнекмәләрен тикшерү өчен биремнәрне башкаруга 40 минут вакыт бирелә. Тәкъдим ителгән эш 2 өлештән тора.
Беренче өлеш 12 биремне үз эченә ала (А1-А20), сез алар арасыннан дөрес дип уйлаган җавапны сайлап алырга тиеш.
Икенче өлеш В1-В6 биремнәреннән тора. Әлеге биремнәр текстка бәйле рәвештә башкарыла. В1-В6 биремнәренә җавапны сез мөстәкыйль рәвештә формалаштырырга һәм язып куярга тиешсез.
Биремнәрне тәкъдим ителгән тәртиптә үтәгез. Аларны үтәү барышында сезнең өчен кыенлык тудырганнары килеп чыкса, әлеге биремне калдырып торып, алдагыларына күчәргә киңәш итәбез. Сез бу биремнәргә, вакытыгыз калган очракта, кабат әйләнеп кайта алачаксыз. Беренче өлештәге биремнәргә якынча 2 минут вакыт бирелә. Икенче өлештәге һәр биремгә 3-4 минут вакытыгызны сарыф итегез.
Дөрес җаваплар, катлаулылыкларыннан чыгып, 1 яки югарырак баллар белән бәяләнәләр. Әлеге балларны бергә кушканнан соң, сезгә гомуми балл чыгарыла, шуңа күрә мөмкин кадәр күбрәк биремнәргә дөрес җаваплар бирергә һәм күбрәк баллар җыярга тырышыгыз.
Сезгә уңышлар телим! "Дәвамын укырга" га басарга онытмагыз!
|
|
Яңартылды җомга, Март 30, 2012 06:50 |
4.65Кайнар УНЛЫК!!!Популяр Тавыш бирде: 26
Әй әлифба, син тәүге фәннәрнең
Тәүге баскычы.
Син кадерле, син туган телемнең
Алтын ачкычы.
|
|
Яңартылды Дүшәмбе, Март 19, 2012 09:15 |
4.64Кайнар УНЛЫК!!!Популяр Тавыш бирде: 11
|