• Decrease font size
  • Reset font size to default
  • Increase font size

Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Сабабызга-80 яшь PDF Бастыру E-mail
Якшәмбе, Май 23, 2010 06:40

Сабабызга-80 яшь


“Сабам минем- туган ягым!”

Дип җырлыйлар җырларда

Үз ягыңның көйләрен,

Җанга рәхәт тыңларга.

Саба ягы матурлыгы

Һәркемне җәлеп итә.

Кунакка кайтканнар да

Күреп, сокланып китә.

Сандугачлы урманнарың ,

Челтерәп ага суларың

Табигатеңә сокланып

Үсә кыз һәм улларың.

Әй газиз туган яккаем,

Әй, гүзәл минем, Сабам.

Бары синдә яшәгәндә

Җанга рәхәтлек табам.

80 яшең белән, Сабам,

Тәбриклибез без сине

Данлы, алдынгы булганга

Хөрмәтлибез үзеңне.

Яшең 80 дә булса да,

Картаймый , яшәрәсең

Еллап түгел, айлап түгел

Сәгатьләп үзгәрәсең.

Бөтен җирдә үзгәрешләр

Төзелә яңа йортлар.

Тырыш халык яшәгәнгә,

Яктырак яна утлар

Даның еракларга киткән,

Сине күреп кем туйган?

Шәүкәтләрең, Әбрарларың

Сабам бит синдә туган!

Яшь буын да үсеп килә

Киләчәк тә өметле.

Танылганнар күп булырлар

Өзмик кенә өметне.

Яшик дуслар, куанышып,

Шундый матур тормышка

Һәр Сабалының теләге

Ашса иде тормышка.

Рафига Рәшитовна

Фикерләр:

Яңартылды Шимбә, Октябрь 08, 2011 09:33
 

Агымдагы рейтингы: 0
Тавыш бирде: 0

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!