• Decrease font size
  • Reset font size to default
  • Increase font size

Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
1-10 октябрь- Өлкәннәребезне хөрмәтләү ункөнлеге PDF Бастыру E-mail
Сишәмбе, Октябрь 04, 2011 05:51

Дуслар, әлеге сүзләр сәер яңгыраса да, чөнки без өлкәннәребезне ун көн генә түгел, ел буе, гомер буе хөрмәтләргә бурычлыбыз, матбугатта шулай язылгач, мәкалә исеменә артык бәйләнеп тормадым. Ә менә аларны зурдан кубып хөрмәтләвебез турында мактанып алыйм әле. Үзебезнең мәктәп спорт залына Явлаштау авыл  җирлелегендә яшәүче  барлык өлкәннәребезне чакырып, аларга күләмле программа тәкъдим иттек. Бу эшне, әлбәттә инде без генә башкарып чыга алмас идек, клуб мөдире- Әхәтова Хания барлык концерт программасын төзеп, кичәне бик матур итеп алып барды. Аңа бик теләп Явлаштау культура йортыннан Тәгъзимә һәм ГәүҺәрия апалар, музыкаль җитәкчеләре Илнар да булышты. Аш-су, табын әзерләүдә Мишәбаш "Тюльпан" балалар бакчасы эшчеләре - Нурфия Газизова, Гүзәл Фазлыевалар, авылыбызның шәфкать туташы Илсөяр Гыйльметдинова, клуб һәм мәктәпнең техник хезмәткәрләре - Миләүшә Нәҗипова, Гөлүсә Кашафетдиновалар бик зур көч куйдылар. Ә укучыларыбыз бик матур итеп чыгыш ясадылар. Алкышлардан зал җимерелә дип торам!!!Смеётся. Балалар җырлаганда- биегәндә өлкәннәребезнең күзләрендә яшьләр дә күренгәләп алды. "Их, кайда соң сез унсигезем, унтугыз, егермем!"- дип моңаеп та алдылар ахры. Кыскасы, Өлкәннәребезне ял иттереп, тәмле-тәмле ризыклар белән сыйлап, тагын бер тапкыр аларга үзләренең безнең өчен иң кадерлеләр икәнне сиздерергә тырыштык. Бәйрәмнән фотомизгелләрне сылтамага басып карый аласыз. Рәхим итегез!

Бәйрәмнән фотогалерея

 

Ә сез, өлкәннәрне котларга онытмадыгызмы???

Фикерләр:

Яңартылды Сишәмбе, Октябрь 04, 2011 06:39
 

Агымдагы рейтингы: 4.9Кайнар УНЛЫК!!!Популяр
Тавыш бирде: 10

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикер өстәү