• Decrease font size
  • Reset font size to default
  • Increase font size

Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
2002 дә без һәр регионда күпме булганбыз? PDF Бастыру E-mail
Чәршәмбе, Август 04, 2010 05:12

Хөрмәтле дуслар! Сезгә 2002 елдагы халык санын алу нәтиҗәләре буенча Россиядәге татарларның регионлап бүленешен тәкъдим итәбез. 2010 елдагысы белән чагыштырырга һәм татар халкының кайда, ничек арту яки кимүен чагыштыру өчен бер дигән мәгълүмат булачак.

RS// 1989 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча бер сайттан кызыклы гына өземтә:

В Башкортостане проживает 1120,7 тыс. татар. Так же как и русские, татары - не коренное население. Они формировались в пределах Среднего Поволжья и Нижнего Прикамья. Переселение их на восток, в том числе на территорию современного Башкортостана, началось со второй половины XVI века. 2002 нче елда 130 628 татар кая киткән? чыганак: http://bashkir.info/94-tatary.html

Дуслар! Әле тагын 135 281 татар таптым бит!!! Кайсы чыганакка ышанырга? Менә монысы: Төмән 

Әлеге сан алуның эченә кереп китсәң уйланырлык нәрсәләр бик күп икән? Мәсәлән 2002 елгы җанисәпнең якынча нәтиҗәләре , анда акка кара белән татарлар саны 7, 2 млн. дип күрсәтелгән. Менә  халыкка игълан ителгән соңгы нәтиҗәләр.  1.5 млн татарны нишләткәннәр? Шуның кадәр ялгыш җибәрергә мөмкинме икәнни соң? Тагын бер үтә кызык, яки бу татарларга ничек тә бара, алар барыбер авыз ачып каршы килеп бер сүз әйтмәячәкләр диптер инде. Татарлар саны Россиянең гомуми халкының 1989 елда да 3,83% өлешен алып торган, 2002 елда да 3,83%. Хет 3,82 я 3,81 дип куйсыннар иде инде.

 

Регион

татарлар саны 100 меңнән артык

татарлар саны 50-100 мең
татарлар саны 20-50 мең
татарлар саны 10-20 мең
татарлар саны 5-10 мең

татарлар саны

1-5 мең

татарлар саны 0-1 мең
1.Татарстан 2 000 116
2.Башкортстан 990 702
3.Чиләбе өлкәсе 205 087
4.Ульяновск өлкәсе 168 766
5.Свердловск өлкәсе 168 143
6.Мәскәү шәһәре 166 083
7.Оренбург өлкәсе 165 967
8.Пермь өлкәсе 136 597
9.Самара өлкәсе 127 931
10.Удмурт Республикасы 109 218
11.Ханты-Манси 107 637
12.Төмән өлкәсе 106 954
13.Пенза өлкәсе   86 805
14. Астрахань өлкәсе  
70 590
15. Саратов өлкәсе  
57 577
16. Мәскәү өлкәсе  
52 851
17. Кемерово өлкәсе  
51 030
18. Түбән Новгород өлкәсе  
50 609
19. Омск өлкәсе  
 
47 796
20. Мордовия Республикасы  
 
46 261
21. Красноярск крае  
 
44 382
22. Киров өлкәсе  
 
43 415
23. Мари - Эль Республикасы  
 
43 377
24.Чуашстан Республикасы  
 
36 379
25.Санкт-Петербург шәһәре  
 
35 553
26. Иркутск өлкәсе  
 
31 068
27. Волгоград өлкәсе  
 
28 641
28. Новосибирск өлкәсе  
 
27 874
29. Ямало-Ненец автономияле округы  
 
27 734
30.Краснодар крае  

25 589
31.Курган өлкәсе

20 899
32.Томск өлкәсе

20 145
33.Ростов өлкәсе


17 866
34.Коми Республикасы


15 680
35.Примор крае


14 549
36.Ставрополь крае


12 988
37.Хабаровск өлкәсе


10 972
38.Якутия-Саха Республикасы


10768
39. Ленинград өлкәсе



9 432
40. Тула өлкәсе



 8 968
41. Алтай крае



8 899
42. Владимир өлкәсе



8 670
43.Иваново өлкәсе



8 205
44.Бурят Республикасы



8 189
45. Забайкал (Байкал арты өлкәсе)



8 159
46. Мурманск өлкәсе



7 944
46. Сахалин өлкәсе



6 830
47. Тверь өлкәсе



6 717
48. Ярославль өлкәсе



6 175
49. Рязань өлкәсе



5 569
Амур өлкәсе
4 889
Калининград өлкәсе
4 729
Дагестан Республикасы
4 659
Калуга өлкәсе
4 299
Камчатка өлкәсе
3 617
Воронеж  өлкәсе
3 486
Белгород өлкәсе
3 391
Архангельск өлкәсе
3 072
Адыгея Республикасы
2 904
Кабардино-Балкар Республикасы
2 851
Кострома өлкәсе
2 731
Тамбов өлкәсе
2730
Карелия Республикасы
2 628
Смоленск өлкәсе 2424
Чечен Республикасы 2134
Төньяк Осетия(Алания) Республикасы
2 108
Новгород өлкәсе
2080
Карачай-Чиркәс Республикасы
2 021
Магадан өлкәсе
2 006
Вологод өлкәсе

1857
Липецк өлкәсе 1751
Курск өлкәсе

1576
Псков өлкәсе 1499
Орлов өлкәсе 1417
Еврей автоном өлкәсе 1196
Брянск өлкәсе 1173
Калмык Республикасы 1076
Тува Республикасы





584
Чукотка автоном округы





534
Алтай Республикасы





460
Ненец автоном округы





211
Ингушетия Республикасы





151

 Барысы: Россиядә 5 млн 554 мең 601 татар яши.

Информация собрана из (Мәгълүмат җыелды): http://worldgeo.ru/russia/lists/?id=23

Тагын бер кызыклы таблица:

 Татарларның саны үзгәрүне бераз гына күзаллау өчен без сезгә берничә регион мәгълүматын китерергә булдык.

Регион 1989 елгы сан алу буенча татарлар саны 2002 нче елгы сан алу буенча татарлар саны 1989 елга карата артык яки ким (+,-)
Саратов өлкәсе 52 мең 867 кеше 57 мең 577 кеше + 4 710 кеше (+ 8,91%)
Свердловск өлкәсе 183мең 781 кеше 168 мең 143 кеше - 15 638 кеше (- 8.51%)
Оренбург өлкәсе 158 мең 564 кеше 165 мең 967 кеше + 7 403кеше (+4,67%)
Ханты - Манси автоном округы 97 мең 689 кеше  107 мең 637 кеше +9 948 (+ 10,18 %)
Псков өлкәсе 1 мең 10 кеше 1 мең 499 кеше  +489 (+48,42%)
Башкортстан Республикасы 1 млн 120 мең 700 кеше 990 мең 702 кеше - 130 628 (-11,60%)

Башкортстан белән Свердловск өлкәсе татарларына ни булган? 

Фикерләрегезне көтеп калабыз.

Фикерләр:

Яңартылды Дүшәмбе, Август 09, 2010 09:50
 

Агымдагы рейтингы: 5
Тавыш бирде: 1

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
0 #2 RE: 2002 дә без һәр регионда күпме булганбыз?Булат Шакиров 06.08.2010 16:17
Хөрмәтле кунаклар! Дмитрий бер яктан дөрес яза, тик бу ил дә бар да гадел булган очракта гына дөрес, кызганычка каршы. Әйе кем күбрәк кем әзрәк аерма юк. Ләкин Россиядә алай түгел шул, әгәр без сан буенча икенче урыныбызны югалтабыз икән, ул үз артыннан күп күңелсезлекләр алып киләчәк. Тикмәгә генә безне әллә ничә халыкка бүләргә җыенмыйлар инде. Тегендә 3 мишәр, монда 6 татар, тегендә 5 керәшен яшәсә, ни ишетербез соң без. Сез нәкъ эскимослар кебек санда, нәрсә таләп итәсез диячәкләр, шулаймы? Нәкъ шулай!
Өземтәләргә
 
 
0 #1 RE: 2002 дә без һәр регионда күпме булганбыз?Кунак 05.08.2010 11:23
Я уверен что перепись по своей сути это обман преследующий определённые цели. Какая разница сколько татар, русских и других национальностей больше. Мы ВСЕ Россияне! Ну выяснят кого больше ну и что это даст? Россия всегда была многонациональн ой страной и выяснения кого тут больше приведут в никуда :-*
Кто этого не понимает живёт с широко ЗАКРЫТЫМИ глазами.
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү