• Decrease font size
  • Reset font size to default
  • Increase font size

Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Мәктәп тарихы PDF Бастыру E-mail
җомга, Февраль 19, 2010 04:02

Мәктәп тарихы

 

1890 нчы еллар тирәсендә Мишәбаш авылына Кукмара районының Ядегәр дигән авылыннан Котдус исемле мулла килгән. Алар карчыгы Таибә белән үз өйләрендә балалар укытканнар. Мулланың өе ике катлы булган, мал-туар асрап торганнар. Укырга теләгән балалар гына килгәннәр. Алар хуҗаның мал асларын тазартканнар, мал өйләренең миченә якканнар, һәрберсе көн саен ике-өч агач утын алып килгән. Идәнгә тезелеп утырып укыганнар, күп кенә догаларны яттан өйрәнгәннәр. Ә язарга өйрәнмәгәннәр. Бераз соңрак эскәмияләр ясап, шуңа утырып укый башлаганнар. Җомга көннәрендә сәдакага берәр ипи яки акча алып килә торган булганнар. Үзләренең дә ике балалары- Хәйдәр исемле уллары, Разия исемле кызлары булган. Котдус мулла Комар арларын мөселман диненә чыгарган. Ул шуның өчен 1911 еллар тирәсендә каторгага җибәрелгән. Котдус мулла каторгадан кайткач ( 1915-1916 нчы еллар) авырып вафат булган. Ул үлгәч, хатыны Таибә Ядегәр мулласына кияүгә чыккан. Аларны революциядән соң Оренбургка җибәргәннәр.Котдус мулладан соң Кәшемир мулласының малае Фазулла килгән. Ул да хатыны белән бергә укыткан. Ә хатыны Әсмабикә Дусай мулласының кызы булган. Болар, заманына күрә, бик белемле кешеләр булганнар. Авылда нинди буш йорт булса, балаларны шунда укытканнар. 1929 елда авылда коточкыч зур янгын чыга ( май ае). Күп йортлар янып бетә. Шушы янгыннан соң Фазулла муллалар Магнитогорскига күчеп киткәннәр.1932 елны Явлаштауның Касыйм бай йортын күчереп, ике катлы мәктәп итеп салганнар. Тәрәзәләре зур, класслары иркен, якты, җылы коридоры булган. Бу мәктәптә Фәхретдинов Фәләхи, керәшен кызы Наҗия укыткан.Район мәгариф бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, ул елларда түбәндәге укытучылар да укыткан:Шакиров ( 1934) (җәя эчендә эшкә билгеләнү вакыты), Газизова Бикә (1938), Багаветдинова М.(1939), Борисов Иван (1939), Хаҗиева Роза (1939), Ганиева Сәкинә (1940), Гарипов Зариф(1943), Хаҗиева Разия (1940), Сәетгәрәев Ислам (1945)1939 елның 28 /12 сеннән 1942 елның 29/3 кадәр үзебезнең авыл кешесе Әхәтов Каюм Әхәт улы эшли.1942 елның 31 /8 нан Фәхретдинова Мәрьям апа билгеләнә. 1943 елның 31 августыннан 1947 елның 25 августына кадәр Мишәбаш башлангыч мәктәбендә Мәрьям апа үзенең бертуган сеңлесе- Сара апа белән укыткан. 1948 елны мәктәпкә укытучы итеп Мамадыш районыннан Галиев Миннәхмәт билгеләнә.1955 елда Фәхретдинова Мәрьям янына Арча педагогия училищесын тәмамлап, Килдебәк кызы Хәсәнова Фәния килә һәм ул 1958 елга кадәр эшли. 1956 елда мәчет бинасын күчереп матур гына мәктәп салалар.

1958 елда Мишәбаш авылына агроном итеп гаиләсе белән Шакиров Мәхмүт җибәрелә. Аның хатыны Дания укытучы була. Ул шул ук елда эшкә керешә. Ә Хәсәнова Фәния Миңгәргә җибәрелә. 1967 елда Мәрьям апа лаеклы ялга китә. Аның урынына Әхәтов Валериан абый кереп эшли башлый. 1970 елда аны райкомга эшкә алалар. Мәктәптә 3 класска бер генә укытучы- Шакирова Дания генә кала. 1980 елда Дания апа лаеклы ялга китә. Шулай булса да яшь укытучы-Ярмисва Марзия апа белән ул үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашып, 1983 елга кадәр эшли. 1985 елны Марзия Зиннуровна ире белән Кибәхуҗага китә. 1987 елда Мишәбаш башлангыч мәктәбенә АПУ дан ике кыз – Хазиева (Шакирова) Рафига , Минкабирова (Фазыйлова) Фәйрүзә кайта Алар шушы авылга тормышка чыгып, әле дә булса укучыларга белем бирүләрен дәвам итәләр . Мәктәптә укучылар саны артуын искә алып, 1994 елда АПУ ны бетергән егет Шакиров Булатны да монда эшкә билгелиләр.Укучыларның тагын да артуын күздә тотып мәктәбебезгә 4 нче укытучы– Гыйльметдинова Фәридә Бәдегетдиновна билгеләнә. Туктарга тормышка чыгып китү сәбәпле, 2003 елда ул мәктәптән китә.Хәзерге вакытта мәктәптә калган шушы 3 укытучы белем һәм тәрбия бирә.

Фикерләр:

Яңартылды җомга, Февраль 19, 2010 04:10
 

Агымдагы рейтингы: 4.56Кайнар УНЛЫК!!!
Тавыш бирде: 9

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикер өстәү