• Decrease font size
  • Reset font size to default
  • Increase font size

Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Ачылу тантанасы PDF Бастыру E-mail
Чәршәмбе, Март 03, 2010 11:04

Ачылу тантанасы

Юк-юк һәр бала гына дисәк бик нык ялгышырбыз. Авыылыбызның һәр кешесе- яше, карты дисәк, күпкә дөресрәк булыр.Халык мәктәп ягына агылганнан-агыла торды. Менә бар да җыелып бетте кебек. Инде ачылу тантанасы башланырга да күп калмады.Мәктәп янына бик күп кунаклар утырган машиналар төркеме килеп туктады. Ниһаять күптән көтелгән мизгелләр җитте. Балалар үзләренең матур-матур шигырьләре белән бәйрәмне ачып җибәрде.Үзләренең дәртле җырлары белән Шакиров Алмазлар һәм әле узган ел гына Мишәбаш башлангыч мәктәбен тәмамлаган Әхәтова Тамчыгөлләр бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.Инде сүзне кунаклар алды. Иң беренче булып үз сүзен Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургалиевич Миннеханов әйтте. Ул барлык халыкны әлеге искиткеч истәлекле көн белән кайнар котлады, изге теләкләрен юллады. Шушындый мәһабәт бина салулары өчен төзүчеләргә рәхмәт хатлары, грамоталар тапшырды.Сүз янә балаларга бирелде. Әлбәттә инде алар кечкенә йөрәкләреннән чыккан эчкерсез рәхмәтләренең иң зурысын төзүчеләргә, "Дилярстрой" төзелеш оешмасы җитәкчелегенә юллады.Бәйрәмне дәвам итеп сүзне килгән кунаклар алды.Алар әле буш кул белән генә килмәгәннәр икән. Барысы да зурдан-зур бүләкләр алып килгән. Котлау сүзләреннән соң кунаклар бүләкләрен тапшырды. Алар арасында ниләр генә юк иде. Компьютер дисеңме , музыкаль уйнаткычмы, нәни беренче сыйныф укучыларына кирәкле әсбаплармы, китап-журналлармы ниләр генә юк иде.Кыскасы мәктәпнең укыту-техник базасы сизелерлек яхшырды. Инде сүзне авылыбызның имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт алды. Ул коръәннән берничә аять укып үтте. Бар халык дога кылды.Менә бәйрәм үзенең кульминациясенә җитте. Мәктәп эченә керү өчен лента кисү церемониясе башланды Аны беренче сыйныф укучылары башкарды.Шуннан соң бар халык шушы сокландыргыч матур бина эченә агылды.Халык мәктәп эчендә төзүчеләребезнең оста кулларына шаккатып һәр бүлмәне карап чыкты. Инде сыйныфларда, яңа мәктәптә беренче дәресләр башланды.

Бу көнне табигать тә бәйрәмне ямьләргә теләгәндәй үзенең яхшы һавасын бүләк итте. Елмаеп балкучы кояш нурларында мәктәп тирәсенә утыртылган чәчәкләр күз явын алырдай булып балкып утырдылар. Кыскасы, бу көн авылыбыз халкы, килгән кунаклар һәм укучылар күңелендә бик матур хәтирә булып калачагына шик юк дип әйтәсе килә.

Фикерләр:

Яңартылды Чәршәмбе, Март 03, 2010 05:23
 

Агымдагы рейтингы: 4.6Кайнар УНЛЫК!!!
Тавыш бирде: 5

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!