• Decrease font size
  • Reset font size to default
  • Increase font size

Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Төзүчеләр хәер-фатихасы PDF Бастыру E-mail
Чәршәмбе, Март 03, 2010 11:13

Хөрмәтле сайт кунаклары! Әлеге биттә сез шушы матур, мәһабәт мәктәп бинасын төзүдә үзләренең маңгай тирләрен кызганмаган, көнне-төнне белми армый-талмый эшләгән алтын куллы төзүчеләребезнең безгә әйткән теләкләре,угет-нәсыйхәтләре белән танышырсыз..

Сания апа(штукатур-маляр) сөйли: Хөрмәтле укытучылар һәм балалар! Һәркемнең дә тормышында күңелле мәктәп еллары була.Миндә сезнең кебек мәктәптә укыдым, белем алдым. Укып бетергәч үземә ошаган менә шушы штукатур-маляр һөнәрен сайладым. Мин сезнең шушындый матур мәктәптә уку бәхетенә ирешүегездә үземнең өлеш булуым белән чиксез горурланам. Чөнки белеп торам сезнең күзләрегездә төзүчеләргә карата рәхмәт очкыннары яна.Сезгә яңа мәктәптә укуыгызда зур уңышлар, бәхетле балачак, яңадан-яңа белем үрләрен яулавыгызны теләп калам.

 

 

Вахит абый(ташчы) сөйли: Мишәбаш башлангыч мәктәбе бинасын төзүдә нигезеннән башлап без 3 бертуган катнаштык. Әлбәттә һәр төзелеш зур хезмәт сорый. Ерак Әзербайҗаннан килеп , гаиләләребездән аерылып эшләү безгә җиңел булмады. Ләкин без булсын дип эшләдек. Һәм инде менә сезнең күз алдында әлеге безнең тырыш хезмәт җимеше балкып тора.Без сезгә "4", "5" кә генә укуыгызны, гомумән зур уңышлар теләп калабыз. Мәктәбегезне шушы матур килеш саклап кына тотыгыз!

 

 

 

Фикерләр:

Яңартылды Чәршәмбе, Март 03, 2010 05:21
 

Агымдагы рейтингы: 4.5
Тавыш бирде: 2

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!