• Decrease font size
  • Reset font size to default
  • Increase font size

Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Оригами сәнгате Бастыру E-mail
Дүшәмбе, Апрель 05, 2010 10:51

Оригами сәнгате белән күпләр таныштыр инде , анысы. Аның хәйран катлаулы, күп түземлелек сорый торган эш , әлеге сәнгать япониядә барлыкка килгәнен әйтсәк тә, Америка ачмабыз кебек. Без дә мәктәптә оригами белән инде берничә ел шөгыльләнәбез. Әлегә без гади сыннар ясый идек. Ә катлаулы, күләмле сыннар ясаудан моңарчы куркыбрак тордык. Ә менә "Көмеш кыңгырау" газетасының быелгы 7 гыйнвар санында басылган эш үрнәген күргәч, тотынырга булдык. Әйтергә кирәк, барып чыкты бит!!! Ышанмасагыз менә карагыз, нинди чибәрләр алар! Оригаминың өчпочмаклы модуленнән күләмле фигуралар ясауны Кытайда уйлап тапканнар. Модульләр берсе эченә берсе кертелә дә, сын барлыкка килә. Модульләр  кү-ү-үп кирәк! Шуңа күрә сынны күмәкләшеп ясау бик отышлы. Бөтен кешенең дә "Көмеш кыңгырау"га язылмаганын исәпкә алып, без әлеге эш үрнәген сезнең белән дә уртаклашырга булдык. Рәхим итегез!


 

 

 

 


Фикерләр:

Яңартылды Чәршәмбе, Октябрь 19, 2011 07:25
 

Агымдагы рейтингы: 5Кайнар УНЛЫК!!!Популяр
Тавыш бирде: 12

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикер өстәү