• Decrease font size
  • Reset font size to default
  • Increase font size

Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Квиллинг PDF Бастыру E-mail
Пәнҗешәмбе, Ноябрь 03, 2011 09:25

Квиллинг

Нәрсә ул квиллинг? Асылына төшенү өчен түбәндәге ике роликны карап үтегез.

  Зурайту Күчереп алу

Йөкләү өчен PPT форматта

Яшерен файлны йөкләү өчен теркәлергә кирәк

Зурайту Күчереп алу

Йөкләү өчен PPT форматта

Яшерен файлны йөкләү өчен теркәлергә кирәк

Агач ясау

Зурайту Күчереп алу

Йөкләү (презентация форматында)

Яшерен файлны йөкләү өчен теркәлергә кирәк

Кар бөртекләре

Иң беренче безгә принтер өчен кәгазь кирәк булыр. Мәсәлән “Снежинка”. Кәгазьне кыска ягы буенча 5 мм лы тасмаларга кисеп чыгыйк. Моны эшләү өчен канцелярия пычагы һәм линейка кулланып бер-берсе өстенә берничә битне куеп эшләсәк уңайрак булыр.

Тасмаларны чорнау өчен· төрле җайланмалар кулланырга була. Без, теш чистарткыч таякчыклар бу эш өчен ярамаслык түгел.

Кар бөртеген ясау өчен· чорналган тасмалардан төрле формадагы кисәкләр ясарга кирәк. Формалар ябык, ягъни кләй белән ябыштырылган һәм ачык ягъни җилем кулланмыйча эшләнгән, була алалар. Аппликацияләр ясар өчен тегеләре дә, болары да ярый. ·Ә оригами Кар бөртекләренә бары тик ябык формалар гына кулланып була.

Я, башлап карыйкмы инде?

1.Бер тасманы алабыз, тырнак белән аз гына тартып кәгазь тасма башын түгәрәкләбрәк бөклибез. Һәм шул башына без. Яки тешчиcтарткыч таякчык куеп тасманы чорный башлыйбыз. Беренче катламнарын мөмкин кадәр тыгызрак чорнарга тырышыйк.

 

2. Кәгазь тасма таякчык белән "береккәч" соңгысын гына әйләндереп бара башласаң да була.

3. менә матур гына бер алка ясадык. Аны таякчыктан алу өчен. Җиңелчә генә таякчыкны әйләндергәлибез.

4. Аннары безнең эшләнмәне бераз гына бушатабыз, алкабыз спираль кебек булыр. Алканың диаметры 13-15 мм булса яхшы. Күп вакыт моның өчен алканы ычкындыру да җитә, ләкин бик тыгыз чорналган очракта бармак белән бераз басарга кирәк. Шуннан соң алканың очын ПВА җилеме белән ябыштырып куябыз.

5. "Тамчы" формасы барлыкка килсен өчен алканың уртасын бер якка җиңелчә генә тартабыз , ә очлары очлы булсын өчен берничә катламны бергә кысып икенче башын икенче якка тартабыз. Артык тырышып җибәрмәгез тагын.Смеётся

6.· Шундый спиральләрдән башка формалар:

- "Күз" - спиралебезне ике яктан да кысабыз.

- "Квадрат" - "Күз" формасы ясаганнан соң, форманы вертикаль торышка куеп тагын бер тапкыр кысабыз.

- "Ромб" ны "Квадрат" тан ясыйбыз.

- "Өчпочмак" - "Тамчы" формасын ясагач, очлы башыннан тотып нигезене сытабыз, турылыйбыз, ягъни туры сызык рәвешенә китерәбез.

- "Ук" - "Өчпочмак" формасы ясап, имән бармак очы белән кыска ягына басып эчкә батырабыз.

- "Ярымай" - әлеге форма "Тамчы" кебек үк эшләнелә, тик почмакларны бер-берсенә түгел,  ә бераз ара калдырып бөкләргә кирәк.

1. Кар бөртеген җыю. Оригами - Кар бөртеген катлаулы итеп эшләргә була, ягъни 1, 2, 3, 4 рәттән тора торган итеп. Моның өчен шундый бизәк уйлап табарга кирәк ки, күрше детальләрнең бер-берсенә келәй белән ябышып торырлык мәйданы булсын. Һәр рәткә 6 шар бертөсле элемент ясарга кирәк.

2. Мәсәлән болай итеп: 1 нче рәт. 6 "Тамчы"ны ян-яклары белән ябыштырабыз.

3. 2 нче рәт. "Тамчы"ларга беркетеп 6 "Ук" ябыштырып чыгабыз.

4. Хәзер "Ук" ларга 6 "Квадрат" ябыштырып чыгабыз.

Менә булды да , дусларым! Сезнең килеп чыктымы? Ә менә мондый бик матур кар бөртеген "Күз", "Ярымай", "Тамчы" формалары ярдәмендә ясарга була. Уңышлар Сезгә!

Фикерләр:

Яңартылды җомга, Ноябрь 04, 2011 10:11
 

Агымдагы рейтингы: 5Кайнар УНЛЫК!!!Популяр
Тавыш бирде: 10

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикер өстәү