• Decrease font size
  • Reset font size to default
  • Increase font size

Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Самими балачак PDF Бастыру E-mail
Пәнҗешәмбе, Июнь 10, 2010 01:35

Хөрмәтле укучылар!

Мишәбаш башлангыч мәктәбе Саба муниципаль районы Башкарма комитеты мәгәриф, мәдәният бүлеге белән берлектә, Саба районы администрациясенең матди ярдәме белән укучыларның җәйге ялын чагылдырган “Самими балачак” исемле иҗади презентацияләр бәйгесен игълан итә.

Девиз:

"Сихри, гүзәл, серле балачак

Күңелләрдә мәңге калачак!"

Үткәрелү вакыты: 15.06.2010 – 28.08.2010.

Барлык укучыларны да актив катнашырга чакырабыз! Хөрмәтле укучылар, әлеге бәйге җәйге ялыбызны яхшырак оештыруга ярдәм итүне күздә тота. Әгәр сез кәнагать түгелсез икән ,курыкмыйча үз фикерегезне җиткерә белегез, бар да яхшы икән аны да матур итеп тасвирларга тырышыгыз, башкалар сез ял иткән лагерьга тигезләнсен.

Әлеге конкурс-бәйге белән бәйле булган барлык материалны сез сайтыбызның уң ягындагы "Бәйге яңалыклары"нда таба аласыз.

ҖИҢҮЧЕЛӘРНЕ КЫЙММӘТЛЕ БҮЛӘКЛӘР КӨТӘ!!!

“Самими балачак” исемле укучыларның җәйге ялын чагылдырган иҗади презентацияләр бәйгесенең

НИГЕЗЛӘМӘСЕ

 

Фикерләрегез булса, рәхим итегез!

Фикерләр:

Яңартылды җомга, Июнь 11, 2010 10:33
 

Агымдагы рейтингы: 0
Тавыш бирде: 0

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикер өстәү