• Decrease font size
  • Reset font size to default
  • Increase font size

Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Март
14,
2012
Математикадан- хайваннар дөньясына PDF Бастыру E-mail
Автор: Lion2005   

 Федераль дәүләт стандартлары (ФГОС) буенча, 1 сыйныфның дәрестән тыш эшчәнлекләре өчен "Математикадан хайваннар дөньясына" исемле сынлы сәнгать, геометрия, математика, әйләнә-тирә дөньядан интегральләштерелгән курс

Һәр кеше кечкенәдән рәсем ясауга тартыла. Без әле укый-яза белгәнче үк рәсем ясый башлыйбыз. Тик укырга һәм язарга өйрәнгәч, рәсем ясау икенче пландарак кала. Ә бит нәкъ менә рәсем ясый белү кешегә борынгыдан үз уй-фикерләрен җиткерергә, башкалар белән аралашырга ярдәм иткән. Рәсем ясауның иң зур өстенлеге – тел барьеры булмау. Сине һәркайда аңлыйлар! Рәсем аркылы кеше үзенең хис-кичерешләрен, күңел халәтен чагылдыра.

Әле мондыйрак фикер дә яшәп килә: имеш, рәсем ясау ул кечкенә балалар шөгыле! Әлбәттә, һич алай түгел. Әлеге шөгыль кул бармакларын гына камилләштереп калмый, бәлки хәтер, уйлау, күзаллау, түземлелек сәләтен дә үстерә, ә болар инде кечкенә балаларга гына хас сыйфатлар түгел.

Кайвакыт тормышта язып-сөйләп кенә аңлатып булмаслык хәлләр дә очрый. Шул чакта ярдәмгә рәсем ясау осталыгы килә дә инде. Оператив рәвештә ясалган рәсем ярдәмендә әйтәсе килгәнне тулырак һәм үтемлерәк итеп җиткереп була. Бу очракта беренче планга рәсемнең матурлыгы куелмый, басым аның тиз, үз вакытында һәм урынлы кулланылуына ясала. Әлеге авторлык программасы менә шул максатны күздә тота. Геометрик фигураларга нигезләнеп хайван рәсемнәре ясарга өйрәнгән баланың әлеге сәләте "автоматлашкан" дәрәҗәгә җитә .

Ә ни өчен хайван рәсемнәреннән башларга диярсез? Чөнки бала кечкендәдән үк хайваннарга охшатып ясалган уенчыклар белән уйный, күп кенә әкиятләрдә дә төп геройлар булып алар катнаша бит. Димәк, хайваннар - алар өчен әйләнә-тирәдәге иң кызыклы әйбер. Хайваннарның характерын да балалар яхшырак белә. "Бүре – усал", "куян – куркак", "төлке – хәйләкәр" кебек төшенчәләрне бала бик кечкенә вакытыннан ук аңлый башлый. Нәкъ менә хайваннар аша без балада характер ныклыгы, батырлык, урынлы хәйләкәрлек һәм башка сыйфатлар тәрбиялибез. Табигатьтәге хайваннар дөньясының әйтеп-сөйләп бетермәслек матурлыгын күрә белергә өйрәнү үзе генә дә ни тора! Эт баласымы, песинекеме, куянныкы я юлбарысныкымы... Чибәрлекләрен бер генә күрегез әле!!! Хайван рәсемнәрен сурәтләп, бала аларга карата булган мәхәббәтен кәгазь битенә төшерә. Бер үк вакытта анда табигатькә карата сакчыл караш, хайваннарга карата мәрхәмәтлелек тәрбияләнә.

Шулай итеп, балалар белән рәсем ясау, бигрәк тә хайваннар рәсеме, һичшиксез кирәк дигән фикергә киленә. Әлеге шөгыль даими рәвештә алып барылса, баланың вакыты файдалы гына булып калмыйча, аңарда кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, бар нәрсәгә "яхшылык күзлегеннән" чыгып карау, җир-анабыз, табигатебез байлыкларына ихтирамлы караш та тәрбияләнә.

Программа

Виртуаль зоопарк
Виртуаль зоопарк. Рәхим итегез!

Кулланма
Дәресләргә ярдәмче материал. Монда. Ярдәмлекне принтердан чыгару "Виртуаль зоопарк"тагыча башкарыла.

Мәче токымнары
Программада тәкъдим ителгән Мыраубатыр дәресе өчен күрсәтмә-флешролик. Монда басабыз

Хайван рәсемнәре

Зурайту Күчереп алу

Нокталар тоташтырып ясау

Буягыч-китапчык "Күңелле хайваннар"

Дусларым! Түбәндәге күнектергечләр белән онлайн режимда эшләү  яхшы әлбәттә, ләкин интернет булмаса да, минем сайтны гел-гел ачып тормыйча да карыйсыгыз килсә, плеерның аскы уң як почмагындагы "Компьютерыңа йөклә" ярдәмендә күчермәләп алып, рәхәтләнеп куллана аласыз. Аннары сайтта килеш алар бик үк чибәр дә күренмиләр. swf форматындагы файлларны кемнең компьютеры ача кемнеке юктыр, ачмый икән, бер дә кайгырмагыз, файлны минем сайтка кайсы браузер белән кереп карадыгыз, шуның ярдәмендә ачып карый аласыз. Мин сезгә хәзер ярдәмгә ролик тәкъдим итәм. Иң популяр 3 браузер-Opera,Internet Explorer, Mozilla Firefox мисалында да карап үтә аласыз. Рәхим итеп карагыз!

Видеоярдәм

Хайваннар математиканы өйрәнергә булыша

Күбәләкне буя

Песигә булышабызмы, балалар?
Песиебез артык юынып ташлаган, ахрысы. Йоннарының төсле өлешләре тәмам юкка чыккан. Әйдәгез, аны элекке, матур песи халәтенә кайтарыйк?! Зурайту Күчереп алу

Хома исемле тычкан маҗаралары(Санау күнекмәләре)
Кадерле балалар! Хома исемле тычкан безне төрле сораулары белән йөдәтеп бетерер, әмма безгә куркыр нәрсә юк! Без булдырабыз! Зурайту Күчереп алу

Рафик һәм аның дуслары
Рафик исемле Фил баласы Туган көн уздыра икән. Ниләр булганмы? Әйтмим әле, бу хакта үзегез белсәгез кызыграк булыр! Зурайту Күчереп алу

Дуңгыз баласы Мырык һәм принцесса
Үзенең дус кызын сихердән йолып алу өчен Мырыкка бик авыр юл үтәргә кирәк, әмма ул бирешми. Чөнки мәктәптә яхшы укый! Зурайту Күчереп алу

Фикерләр:

Яңартылды Пәнҗешәмбе, Сентябрь 19, 2013 07:32
 

Агымдагы рейтингы: 0
Тавыш бирде: 0

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикер өстәү