vkontakte.ru дан файллар йөкләү өчен Бастыру
Дүшәмбе, Июнь 28, 2010 08:49

"Файдалы программалар" циклыннан чираттагы программаны тәкъдим итеп карыйк әле. Күпләрегезнең vkontakte.ru да шәхси битегез бардыр инде һәм күпләрегез VKLife программасын кулланадыр да. "Тапкансыз яңалык, бер самовар чәй эчкәч",-дияргә ашыкмагыз. Без иң беренче чиратта интернетта беренче адымнарын атлаучылар өчен ярдәм итәргә тырышабыз. Әлбәттә vkontakte.ru да тузга язмаган нәрсәләр дә күп, ләкин кызыклы , файдалы ресурслар да юк түгел.VKLife программасы ярдәмендә җыелган татар җырлары җыентыгын әле дә булса тыңлыйбыз. Шулай ук аның белән компьютерга видеоклиплар да күчереп алырга мөмкин . Моннан тыш аның тагын берничә кызыклы функциясе бар. Рәхим итегез! Монда:{gcontent}VKLife{/gcontent} Дуслар, сезне нинди программалар кызыксындыра? Бу турыда безгә үз фикерегезне җиткерегез.

Ниндиерәк программалар кызыксындырганы турында тулырак язсагыз иде.

Фикерләр:

Яңартылды Якшәмбе, Октябрь 16, 2011 02:55
 

Агымдагы рейтингы: 4.5
Тавыш бирде: 2

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1