• Decrease font size
  • Reset font size to default
  • Increase font size

Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Файдалы программа PDF Бастыру E-mail
Пәнҗешәмбе, Июнь 30, 2011 06:26

Тагын берне кулланып карагыз, дуслар.

Программа сезнең балаларыгызның компютер каршында утыруын күз уңында тота. Сез рөхсәт иткән вакыт үтү белән әлеге хикмәтле машина автомат рәвештә эшләүдән туктый, кабат эшләтер өчен серсүз җыярга кирәк булачак, әлбәттә инде серсүзне сез балагыгызга әйтмисез. Чикләүләрне гомуми вакыт белән дә, мәсәлән көнгә 2 сәгать, яки билгеле бер вакыт аралыгы өчен дә куярга мөмкин, мисал өчен (23.00 тән иртәнге 8 гә кадәр компьютерны эшләми торган итеп).Шулай ук әлеге программа ярдәмендә балагызга зыянлы дип санаган сайтларга керүне дә,  компьютерыгызда эчтәлеге балалар яшенә туры килмәгән материаллар булган папкаларга керүне дә рөхсәт итмәскә була. Үзем әлеге программаны кулланмыйм, чөнки миндә икенче берәү тора, теләгегез булса алыгыз. Урнаштырганда кайбер күрсәтмәләр:
1.Программаны урнаштырыр алдыннан интернеттан өзелеп торыгыз, урнаштырыгыз;
2. KEYs.txt папкасыннан теләсә нинди серия номеры алып, теләсә кем исеме белән теркәгез;
3. Программаны эшләтеп җибәреп  белешмәсенә (справка) керегез һәм "Яңартылулар белән автоидарә" функциясе алдындагы тамганы(галочканы) бетерегез;
4. Менә шушыннан соң интернетка тоташсагыз да була. Уңышлар!


Яшерен файлны йөкләү өчен теркәлергә кирәк
. Архивтан алу өчен пароль- bulat. Бу программа пароле түгел яме!!!

Куйган кешеләр нәтиҗәсе белән таныштырырга онытмагыз, ярыймы?

Фикерләр:

Яңартылды Якшәмбе, Октябрь 16, 2011 02:52
 

Агымдагы рейтингы: 4.67Кайнар УНЛЫК!!!
Тавыш бирде: 6

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикер өстәү