• Decrease font size
  • Reset font size to default
  • Increase font size

Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Хөрмәтле әти-әниләр! Тс-сс-с!!! PDF Бастыру E-mail
Чәршәмбе, Февраль 02, 2011 05:06

Хөрмәтле әти-әниләр! Шыпырт-шыпырт! Хәзер сез укыйсы мәкаләне балаларыгыз күрмәсен тагын! Сезгә супер программа тәкъдим итәм. Әлеге программаны урнаштырып, аңа пароль куйганнан соң, эшләрегез моңарчы күрелмәгәнчә "хутка" китәчәк. Ничек дисезме? Ә менә болай:

Программаны урнаштырасыз, серсүз куясыз, биремнәрне билгелисез һәм компьютерыгызны сүндереп куясыз. Менә компьютерда көннәр буе кадалып утыручы балагыз аны кабызып җибәрә һәм ни күрсен, бөтен экранга биремнәр белән уен килеп чыга , тик уенның да ниндие әле. Сандугачлар сайравы, салмак музыка астында сезнең кызыгызга яисә улыгызга математика, рус теле, инглиз теленнән биремнәр эшләргә кирәк булачак. Шулай ук анаграмма- буталып бирелгән хәрефләрдән сүз дә ясарга туры киләчәк. Бары шуларны уңышлы чишкәннән соң гына ул яраткан уенына, интернетка гомумән башка җиргә керә алачак. Чишә алмаса компьютер аның өчен йозакта булачак. ТС-С-С!!! Башладыкмы? Менә моннан алыгыз. Әлегә сынау шарты белән генә эшли торган версиясен урнаштырам. Ул 5 көн эшләячәк, ошап китсә, языгыз. Ачкычын бирермен. Үз улымнан чыгып әйтәм, инглиз теленнән сүзлек актарып мәш килә. КЫ-Ы-ЗЫ-Ы-К!!!

Сорауларыгызны да монда гына языгыз. Т-С-С-С!!!

Фикерләр:

Яңартылды Якшәмбе, Октябрь 16, 2011 03:11
 

Агымдагы рейтингы: 5
Тавыш бирде: 1

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
0 #1 RE: Хөрмәтле әти-әниләр! Тс-сс-с!!!Раушания 07.02.2011 15:26
Бик шәп әйбер бу , Булат. Юк-бар уен уйнап утырганчы, шуның белән шөгыльләнсәләр, чыннан да "отличник" булырлар. Йөкләткән көннән алып кыз шул уеннан гел чыкмый. Уеннары да кызык. Булса тагы шундый программалар көтеп калабыз.
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү