• Decrease font size
  • Reset font size to default
  • Increase font size

Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Нишләп ачылмый икән? PDF Бастыру E-mail
Пәнҗешәмбе, Апрель 07, 2011 11:15

Интернеттан электрон китапчык алганыгыз бардыр инде, әйе бит? Үч иткәндәй компьютерыгыз: "Ачмыйм!",- дип әйттеме? Файлыгызга тычканның уң ягы белән басып, үзлеген (свойства) дә карадыгызмы? Анда болай диелгәнме:djvu? Ә, имәндә икән чикләвек! Хәзер ачабыз аны. Түбәндәге тагын бер файдалы программаны(бу сүзтезмәне мин махсус язам, сайтның төп битендәге, сул яктагы "Ни эзлим?" блогында шул сүзне язып, "Тап" ка бассагыз, сайтта урнаштырылган барлык программалар да килеп чыгар) күчереп алсагыз, эшегез җайланыр. Программаның портатив версиясен тәкъдим итәбез, ягъни урнаштыруны таләп итми торган, папкасы белән теләгән җирегезгә куегыз да (әлбәттә, архивтан алып инде), кирәк вакытта гына файдаланырсыз. Абау! Ник сөмсерең коелды, дустым? Портатив версия ошамадымы әллә? Алайса урнаштырыла торганын ал! (стационар дип әйтикме инде?) Икесе дә "Дәвамын укырга"да.

Яшерен файлны йөкләү өчен теркәлергә кирәк
 

Яшерен файлны йөкләү өчен теркәлергә кирәк

Фикерләр:

Яңартылды Пәнҗешәмбе, Апрель 07, 2011 11:44
 

Агымдагы рейтингы: 0
Тавыш бирде: 0

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикер өстәү