Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп. PDF Бастыру E-mail
җомга, Август 27, 2010 12:24

Шушы арада берничә кешедән электрон почта аша файлларны җибәрә алмыйм дип  әйткәнен ишетергә туры килде. Шул ук вакытта әлеге кешеләр архив файллары турында да белми икән. Файдалы программалар циклыннан бүген урнаштырылачак программа менә нәкъ шуңа да багышлана инде. Әйдәгез, кечкенә генә дәрес үткәреп алыйк. Рәхим итеп мәкаләнең "тулырак" сылтамасына басыгыз.

 

Хөрмәтле дуслар! Ничек кенә кызык тоелмасын, ләкин әле файлларны архивка алу, аннан чыгаруны да күпләребез белмибез. Әйдәгез, шуны өйрәнеп алыйк әле! Иң беренче безгә бу эштә булышачак , популяр һәм җайлы программа- WinRARның финал версиясен сезгә тәкъдим итәргә булдык. Нигә кирәк ул безгә әллә нинди винрар лар диярсез. Нәтиҗә ясарга ашыкмагыз. Бик кирәк очракларын санап үтәм:

Әйтик ,РОО дан документлар сорадылар ди. Мәсәлән 3 мәктәп фотосы, 4 бакча фотосы, 2 мероприятие планы, меню, укучылар турында мәгълүмат, аттестация үтү турында белешмә. Барысы- 12 файл җибәрәсегез була. Әгәр сез архиватор кулланмасагыз моны 12 тапкыр җибәрер идегез. Ә әлеге WinRARыбыз белән аны бер “капчык”ка салып җибәреп була. Әлбәттә инде теге баштагы (бу очракта РОО) хат алучының да ул программасы булырга тиеш. Башта программаны урнаштырыйк инде. Түбәндәге ике файлны- программа һәм ачкыч компьютерыгызга күчермәләп алыгыз. (сохранить файл дияргә кирәк). Дөрес эшләсәгез сезнең компьютерда менә мондый ике файл барлыкка килер: wrar393ru.exe (программа), Keygen.exe (программаның ачкычы). Беренчесенә басып эшләтеп җибәрегез. Анысы әллә ни кыенлык тудырмастыр. Инде программа урнашкач, аның ачкычын куярга кирәк. Менә болай: Keygen.exe ачабыз.

рәсемдә рамкалап алган җиргә басабыз. Алга таба:

сохранить итәбез. Шуннан соң мондый тәрәзә ачылыр:

да заменить ны сайлыйбыз. Булды , программаны ачып тору кирәк түгел, ул үзе эшли башлый.

Программа 

Ачкычы

Хәзер файлларны ничек капчыкка салырга икәнен өйрәник.

- яңа папка ачабыз,

-барлык кирәкле файлларны шуңа тутырабыз. Безнең 12 файл булырга тиеш;

- менә хәзер “капчык” ка тутырырга кирәк инде. WinRAR ны дөрес урнаштырсагыз папкага тычканның уң ягы белән баскач сезнең менә бу килеп  чыгарга  тиеш:

Добавить в архивка баскач менә бу чыга:

Рәсемдә күрсәтелгәнчә галочка куярга кирәк. Һәм ОК. Компьютерыгызда менә мондый папка барлыкка килер:

Менә шушы була инде. Сезнең теге 12 файл тулган “капчык”.

Алга таба киттек. Сезгә шундый форматтагы файл килде ди. Папка рәсеме үк күрсәтеп торачак инде rar форматын, инану өчен файлга тычканның уң ягы белән басып менә моңа басыгыз:

һәм менә моны күрерсез:

Ышандыгызмы инде рар форматы икәненә? Хәзер “капчык” ны бушатырга кирәк.. Моның өчен шул папкага мәсәлән менә моңа:

тычканның уң ягы белән басабыз.

"Извлечь файлы” ны сайлыйбыз.

Кайда сакланасын карагыз. Я үзегез саклану папкасын күрсәтегез.

ОК. Капчык бушады. Менә шулай итеп дәрес тәмам. Аңладыгызмы? Әллә :”Күп укыдык мәдрәсәдә, аңламадык бернәрсә дә” –дисезме? Кайгырмагыз, барып чыкмаса кабат эшләп карагыз . Уңышлар сезгә!

 

 

Фикерләр:

Яңартылды Якшәмбе, Октябрь 16, 2011 03:15
 

Агымдагы рейтингы: 0
Тавыш бирде: 0

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
0 #6 RE: Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп.Булат Шакиров 01.09.2010 23:21
Quoting
:-) Рәхмәт, Булат. Мондый дәресләр безгә бик кирәк. Алга таба да аңлатмалар урнаштырсагыз иде.

Дуслар! Мине дөрес аңламавыгыз кызганыч. Рәхмәт теләнеп язу түгел иде, ә кирәкме-юкмы икәнен белү генә иде. Сез аны нәкъ менә бу рәхмәт көтә дип аңладыгыз. Ни өчен сораганны да аңлаттым. Миңа сайт өчен чиксез урын бирелмәгәнне дә әйттем,түләүле хостинг турында да. Әллә бәлки миннән көләләрдер күпләр, бишектәге сабый да белә торган әйберләрне өйрәтеп утыра. Бар икән профессор дип!!
Өземтәләргә
 
 
0 #5 Дәрестән соңКунак 01.09.2010 23:15
:-) Рәхмәт, Булат. Мондый дәресләр безгә бик кирәк. Алга таба да аңлатмалар урнаштырсагыз иде.
Өземтәләргә
 
 
0 #4 RE: Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп.Булат Шакиров 29.08.2010 14:31
Алайса якындагы иң беренче дәрес почта ачу булыр. Ә фикер язганда мин укытучы дип кычкырыгыз димим бит. Профессияне язу да мәҗбүри түгел
Өземтәләргә
 
 
0 #3 RE: Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп.Зимфира Гараева 29.08.2010 14:27
Булат,сәлам!Хәз ер бит ихтыяри -мәҗбүри ноутбуклы булучылар да күбәйде.Шуңа күрә вакытың булган саен иң гади эшләрдән,програ ммалардан башласаң да була бит.Укытучылар исә белмим дип әйтергә читенсенәләр булса кирәк.Әле бит күп укытучының эл.почтасы да юк.Уңышлар сиңа.
Өземтәләргә
 
 
0 #2 RE: Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп.Булат Шакиров 27.08.2010 13:16
Рәхмәт Земфира! Ләкин ни кызыксындырганы н язучы юк. Шуңа ни язарга да белмим
Өземтәләргә
 
 
0 #1 RE: Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп.Зимфира Гараева 27.08.2010 13:13
Булат,сәлам!Якы нлашып килүче бәйрәмнәр белән !Син үзең дә үзлектән өйрәнгән кеше буларак нинди авырлыклар булганын беләсең.Шуңа күрә мондый дәресләр бирүеңне дәвам итсәң шәп булыр иде.Мишәбаш сайтында һәр көнне диярлек булам,өстәлгән язма булмаса,ничекте р конфетсыз калган бала кебек хис итәм үземне.Уңышлар сиңа.
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү


.