• Decrease font size
  • Reset font size to default
  • Increase font size

Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Компьютерда папкаларны яшерү PDF Бастыру E-mail
Чәршәмбе, Гыйнвар 12, 2011 07:14

Гаиләдә бер компьютердан күп кеше файдалануы берәүгә дә сер түгел. Моның инде үз кыенлыклары да бар. Олыларның балалардан яшерер, балалаларның олыларга бик күрсәтәсе килмәгән папкалары һәм файллары бардыр, үз папкагызга бары тик үзегез генә хуҗа буласыгыз килсә сезгә иң зур ярдәмче менә шушы программа булыр. Рәхим итегез, кулланучыларыбыз өчен программаның ачкычын да бирәбез. Сүз уңаеннан, сайтта файдалы программалар байтак урнаштырылды инде, баштарак аларны бер урынга туплау теләге бар иде, аннары: "Сайтның эзләү системасы нәрсә өчен соң әле?",- дип уйладык та, ничек бар шулай калдырырга булдык. Мәсәлән сайтның төп битенә кереп, сул яктагы сайттан эзләү бүлегенең "Ни эзлим" кырына "Файдалы программалар" дип язып "Тап" төймәсенә басыгыз, барысын да шунда аңларсыз. Гомумән сайтларның эзләү системасын күбрәк кулланган саен эшегез уңышлырак килеп чыгар. Уңышлар сезгә! Менә ул
 Ачкычы:

Яшерен файлны йөкләү өчен теркәлергә кирәк

 

Сорауларыгыз булса, оялмагыз, әйтегез.

Фикерләр:

Яңартылды Чәршәмбе, Февраль 02, 2011 07:56
 

Агымдагы рейтингы: 5
Тавыш бирде: 1

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
0 #3 О-о-озын чирек башлану белән сезне, дуслар!Гөләндәм 13.01.2011 19:21
Булат. Син һәрвакыттагыча кирәкле программалар белән безне "баетып торасың". Зур рәхмәт сиңа. Эшеңдә зурдан - зур уңышлар телим.
Өземтәләргә
 
 
0 #2 RE: О-о-озын чирек башлану белән сезне, дуслар!Раушания 13.01.2011 17:13
Шәп әйбер булырга тиеш бу, Булат. Хәзер эшләп карыйм. Рәхмәт.
Өземтәләргә
 
 
0 #1 RE: О-о-озын чирек башлану белән сезне, дуслар!Ильнур 13.01.2011 09:08
Исәнме, Булат!
Программа өчен зур рәхмәт. Яхшы әйбер икән.
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү