• Decrease font size
  • Reset font size to default
  • Increase font size

Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Ул экзаменнар тагын килеп җитәр бит!!! PDF Бастыру E-mail
Шимбә, Июль 31, 2010 04:26

Файдалы программалар циклыннан чираттагы программаны тәкъдим итәбез. ShporaPrinter дип атала ул.

Программа тасвирламасы: ShporaPrinter- тиздән экзамен, я зачетмы? Әгәр синең цифрлы фотоаппарат һәм принтерың булса, ярты эшең эшләнгән инде. Әлеге программа тычкан белән берничә чиртүдә менә дигән шпаргалка ясау мөмкинлеге бирә.
Ничек эшләргә соң?
1) Лекцияле, яки башка кирәкле мәгълүмат тупланган дәфтәр, китап яки башка нәрсә тап, кирәкле битләрне карточкага төшер.
2) Хәзер фотога төшерелгән дәресләреңне компьютерыңа аерым бер папкага күчермәлә. Шуннан соң әлеге программаны эшләтеп җибәр.
3) "Файллар өстәргә" төймәсенә бас һәм файлларыңны шул программага йөклә. Программага башта ук көйләнгән функция автомат рәвештә артык фонны алып атып текстны гына калдырыр. Шпаргалкаң аклы-каралыга әйләнер , бу лазерлы принтерда яхшырак сыйфатлы булуны тәэмин итәр. Хәзер дустым сиңа кадрга кергән чүпне, артык нәрсәләрне кисеп кенә атасы калды, моның өчен тычканның уң як төймәсе белән зурайтылган шпаргалка рәсеменә генә басып эшлисе.
4) Кирәк булса яктылык, фәләнне үзгәрт.
5) А4 битендә теләгән шпаргалкалар санын куй һәм "Бастыру" төймәсенә бас
6) Булды. Бар да тәртип. Экзаменда "5" ле булачак.

Экзаменнарыгызны гел бишкә бирегез. Ә программа
Яшерен файлны йөкләү өчен теркәлергә кирәк

Фикерләр:

Яңартылды Якшәмбе, Октябрь 16, 2011 03:08
 

Агымдагы рейтингы: 0
Тавыш бирде: 0

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
+1 #2 RE: Ул экзаменнар тагын килеп җитәр бит!!!Булат Шакиров 03.08.2010 14:26
Мин моның белән килешмим. Әлеге материалларда балага иң кирәклесе генә бирелә. Укучы аның белән танышмыйча, укып чыкмыйча гына беркайчан да имтиханга керми.Димәк ни дә булса барыбер истә кала. Ә инде китаптагы материалның кирәкмәгән өлеше күп. Мисал өченболай да шул ук тегеләй дә шул ук: "Менә ямьле, матур,аллы-гөлле чәчәкләргә төренеп,тирә-якны яшеллеккә күмеп, сандугачлы-былбыллы җәй дә килеп җитте" дигәнче, минемчә "Менә көтеп алган ямьле җәйләр җитте" генә дисәң күпкә отышлырак. Ә уку материалында нәкъ менә кирәкмәгән әйбер күп
Өземтәләргә
 
 
+1 #1 RE: Ул экзаменнар тагын килеп җитәр бит!!!Кунак 03.08.2010 13:44
Хәзер укучыларга тырышып укымас өчен бөтен уңайлыклар да булдырылган инде. Әле берничә ел элек кенә барлык фәннәрдән диярлек әзер өй эшләре җыелмасы бастырылуга шаккаткан идек, бүгенге көндә имтиннарны укымыйча гына биреп булу ысулын да тәкъдим итәләр!!! Үзебез үк ялкаулыкка өйрәтшәез бит, җәмәгать. Ул әзер өй эшләрен бастыруны нигә министрлык тыймый икән? "Мә, балам," - дип өйләренә алып кайтып бирүче ата-аналырын әйтер идем инде. Балага яхшылык теләгән ата-ана берничек тә мондый китапларга әйләнеп карарга тиеш түгел. Менә шундый заман җитәр, дип көләгән мөнәҗәт шуның турында инде. Аллага тапшырдык, болай барсак, алга таба нишләрбез?
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү