• Decrease font size
  • Reset font size to default
  • Increase font size

Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Май
03,
2013
Онлайн диктантлар PDF Бастыру E-mail
Автор: Булат Шакиров   

 Диктант №1

"Яз көне"

Күчереп алу

Бу спойлер, аңа бассаң, яшеренгән текст ачыла. Тикшерү
Тикшерү!

Яз көне.

Яз килә. Көн аяз. Гаяз оя ясый. Аны агачка элә. Ояга кошлар килә. Гаяз шатлана.

Диктант № 2

"Аю"

Күчереп алу

Тикшерик

Аю

Аю урманда яши. Ул бал ярата. Аю балык та тота.

Диктант № 3

"Урман"

Күчереп алу

Тикшерик

Урман

Менә урман. Урманда каен,имән,чыршы үсә. Җиләкләр пешә. Урманда бүре,төлке, куян һәм аю яши.

Сүзлек диктантлары


№1 ь,ъ билгеләренә карата

Күчереп алу

Тикшерик

Яшь, ямьле, тополь, альбом, көньяк, сәгать, аръяк, Ильяс, дөнья, Сәгъди.

№2 Э, е хәрефләре.

Күчереп алу

Тикшерик

Эссе, энем, элемтә, эт, эз, керпе, энҗе, кеше, эре, элеватор, элек, теш.

№3 Ө, е хәрефләре.

Күчереп алу

Кагыйдә: Татар телендә ө хәрефе  сүзнең беренче иҗегендә генә языла!!! Калган иҗекләрдә ө ишетелсә дә, е язарга кирәк!

Тикшерик
Сөлге, өстәл, көн, көзге, бөре, Гөлсем, Зөһрә, көрәк, өрек, бөтен, төтен, төн, төлке.

№4 О, ы хәрефләре.

Күчереп алу

Кагыйдә: Татар телендә о хәрефе  сүзнең беренче иҗегендә генә языла!!! Калган иҗекләрдә о ишетелсә дә, ы язарга кирәк! Онытмагыз! Алынмалы (чит телләрдән кергән сүзләр) искәрмә булып тора.

Тикшерик
Помидор, Йосыф, йорт, тормыш, томан, йолдыз, болыт, патрон, колын, звонок, борын, трактор.

№5 Я хәрефе    

Күчереп алу

Кагыйдә: Я хәрефе ике авазга(йа яки йә) билге булып йөри, ягъни язганда ике аваз урынына бер я хәрефен генә язарга кирәк. Калын әйтелешле сүзләрдә я хәрефе - йа, нечкә әйтелешле сүзләрдә я хәрефе - йә авазлар кушылмасын белдерә. Шуңа күрә йа дип язмыйлар, аның урынына я хәрефе генә куялар. Мәсәлән йаз түгел, ә яз. Я дан соң а белән ә хәрефен дә язарга кирәкми. Чөнки ул инде болай да а авазын белдерә (йа). Үзегез карап карагыз, менә мин яаз дип яздым, ди. Димәк мин йа-аз язган булып чыгам.

Тикшерик
Яңгыр, кояш, куян, якты, Нурия, Галия, кыяр, ялкын, яшел, өя, яшен.

Контроль диктантлар аудиоязмалары

Шаян

Күчереп алу

Тикшерик
Безнең мәче бар. Ул Шаян исемле. Шаян сөт ярата. Ул тычкан тота.

Яңгыр

Күчереп алу

Тикшерик
Кара болыт чыкты. Күк күкри. Яшен яшьни. Яңгыр ява. Урамда сулар ага.

Бакча

Күчереп алу

Тикшерик
Әнә бакча. Анда юкә агачы үсә. Юкә ак чәчәк ата. Аның чәчәге хуш исле.

Хөрмәтле әти-әниләр! Сорау бирергә сез дә оялып тормагыз, сездән дә фикер, тәкъдимнәр көтеп калам.

Фикерләр:

Яңартылды Дүшәмбе, Сентябрь 22, 2014 04:23
 

Агымдагы рейтингы: 4.91Кайнар УНЛЫК!!!Популяр
Тавыш бирде: 23

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
+1 #7 RE: Онлайн диктантларЛинар Төхвәтуллин 21.04.2015 16:02
:oops:
Өземтәләргә
 
 
+2 #6 RE: Онлайн диктантларРавилә Романова 28.02.2014 11:15
диктант яздыру ошады,укучыларг а бер генә укытучыга ияләнү куркынычы янамый
Өземтәләргә
 
 
0 #5 RE: Онлайн диктантларБулат/Мишәбаш 09.05.2013 14:36
Әлегә юк, Гөлназ!
Өземтәләргә
 
 
+1 #4 RE: Онлайн диктантларГөлназ Җәлилова 09.05.2013 14:25
Әйбәт башлангыч, афәрин! 5 нче номерлы сүзлек диктантының аудиоязмасы бармы, Булат?
Өземтәләргә
 
 
0 #3 RE: Онлайн диктантларАйзилэ 06.05.2013 21:38
диктант язу ошады. Рэхмэт.
Өземтәләргә
 
 
+3 #2 RE: Онлайн диктантларГөләндәм Хәлиуллина 04.05.2013 21:21
Бар да тәртиптә, Булат абый. Минем кыз язып карады. Мондый эшегез өчен Марсилә апага һәм сезгә "5" ле!
Өземтәләргә
 
 
-1 #1 RE: Онлайн диктантларГөлшат 04.05.2013 14:34
Әйбәт идея! Үзе кызыклы, үзе нәтиҗәле. Марсилә апага, чыннан да, рәхмәт-диктантны дөрес һәм аңлаешлы яздырта.
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү