Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Октябрь
04,
2013
Онлайн диктантлар (2 нче класс) PDF Бастыру E-mail
Автор: Булат Шакиров   

Башка сыйныфларга күчү: 1 сыйныф   3 сыйныф  4 сыйныф


II СЫЙНЫФ


Бу спойлер, аңа бассаң, яшеренгән текст ачыла. Тикшерү
Тикшерү!

Солы, орлык, тормыш, помидор, йолдыз, орден, поезд, вагон, посылка, кош, кыш, очучы.

О хәрефе. Тикшерү
Тикшерү!

Азык, болыт, корт, кояш, борындык, орчык, соры, торна, болын, олы, ком, кошчык.

Тикшерү
Тикшерү!

Өлеш, өрек, өермә, пөхтәлек, төлке, бөре, төтен, бөтен, сөлге, дөрес, өй, өн.

Тикшерү
Тикшерү!

Көз, өлге, өрәңге, өзек, йөрәк, өстәл, мөгез, йөз, көчек, көн, чөгендер, көчле.

Э, е хәрефләре. Тикшерү
Тикшерү!

Көз, өлге, өрәңге, өзек, йөрәк, өстәл, мөгез, йөз, көчек, көн, чөгендер, көчле.

Э, е хәрефләре. Тикшерү
Тикшерү!

Эз, элеватор, электр, элек, эри, элемтә, эшче, энем, энә, эре, эч, эл.

Тартык аваз хәрефләре.М, н, ң хәрефләре.Тикшерү
Тикшерү!

Бәрәңге, уңыш, мең, тун, энем, өрәңге, яңгыр, җиңел, күңелле, караңгы, таң.

Тартык аваз хәрефләре.М, н, ң хәрефләре.Тикшерү
Тикшерү!

Чаңгы, зәңгәр, шиңә, иң, уң, киң, туңа, яңа, аңа, җиңү,каен, намазлык.

В хәрефе.Тикшерү
Тикшерү!

Авыл, аваз, ванна, вышка, витамин, Вәли, Вәсимә, Сәвия, Вафа, вертолёт, конверт, повар, давыл.

В хәрефе.Тикшерү
Тикшерү!

Трамвай, завод, виноград, тепловоз, вагон, кавын, тавык, ваза, савыт, һава, гыйнвар, февраль, диван, август, тавыш, гөрләвек.

К, г, й хәрефләре.Тикшерү
Тикшерү!

Гөл, карлыган, елга, бәйрәм, коймак, гөмбә, кыяр, суган, сарык, туган, күл, бәрәңге, чөгендер, йөрәк, йөгерә, күгәрчен.

К, г, й хәрефләре.Тикшерү
Тикшерү!

Йозак, йөзә, көймә, укучы, йокы, егет, йолдыз, йөри, карт, йомырка, укытучы, йорт, йомры, төймә, йон, йөзек.

Х, һ хәрефләре.Тикшерү
Тикшерү!

Хаҗи, хат, һава, хәбәр, шәһәр, һәм, Һади, һәрвакыт, хата, хак, Зөһрә, Хаҗирә.

Х, һ хәрефләре.Тикшерү
Тикшерү!

Хәтирә, хаҗ, зәһәр, хайван, һәркем, шахмат,Хәсән, Илһам, һәйкәл, хөкүмәт, Таһир.

Ике аваз белдергән хәрефләр. Я хәрефе.Тикшерү
Тикшерү!

Ял, октябрь, яз, яңгыр, куян, яфрак, кыяр, яшь, ярдәм, ямьле, яхшы, ялкын, якты, яулык, кояш, ябалак, Ильяс, Галия, Нурия.

Ике аваз белдергән хәрефләр. Я хәрефе.Тикшерү
Тикшерү!

1. Менә ямьле яз җитте. 2. Җылы яктан кайткан кошлар оя ясарга керештеләр. 3. Кояш якты нурларын сибә. 4. Балалар хезмәт яраталар.

Ю хәрефе.Тикшерү
Тикшерү!

Аю, юл, юа, юлчы, юкә, юлдаш, юеш, юка, юрган, юмарт, юаш, югары, кыю, июнь, июль, Каюм, Әюп, Юныс.

Ю хәрефе.Тикшерү
Тикшерү!

1.Кырга ак юрган ябылган. 2. Юлчылар яңа юллар салалар. 3. Юлда яхшы юлдаш белән бик күңелле. 4. Аю бал ярата. 5.Юныс белән Әюп безнең сыйныфта укыйлар.

Е хәрефе.Тикшерү
Тикшерү!

Ел, елга,елан, ефәк, ерак, егерме, егет, каен, уен, пенал, тиен, кое, аптека, сыер, ферма, сыерчык, оек, кием, уенчык, нефть, куе, сыек, еш.

Е хәрефе.Тикшерү
Тикшерү!

Каен. Каен агачы бик матур. Аның ак кәүсәсе ерактан ук күренә. Каенның бөресе бик файдалы. Каенның бөресеннән дару ясыйлар.

Тавышсыз хәрефләр.Нечкәлек (ь), калынлык (ъ) һәм аеру билгеләре. Тикшерү
Тикшерү!

Ямьле, Мәрьям, Сәгъди, вәгъдә , альбом, тәкъдим, шигырь, шагыйрь, кулъяулык, ятьмә, сәнгать, яшь.

Тавышсыз хәрефләр.Нечкәлек (ь), калынлык (ъ) һәм аеру билгеләре. Тикшерү
Тикшерү!

Сәгать, дөнья, алъяпкыч, елъязма, лагерь, игътибар, нәкъ, яшьлек, кәгазь, мәгънә, Ильяс, сентябрь.

Исемнәрдә баш хәреф.Тикшерү
Тикшерү!

Казан, Актүш, Мишә, Актырнак, Сочи, Агыйдел, Мәскәү, Яр Чаллы, Акбай, Кама, Мияубикә, Зәй, Караборын, Сөтләч, Идел, Алмачуар, Акбаш, Йолдыз.

Исемнәрдә баш хәреф. Тикшерү
Тикшерү!

Авылда. Без Мишәбаш авылында яшибез. Савымчы Дания апа Сөтләч кушаматлы сыерны сава. Ат караучы Ислам абый Йолдызга печән ашата. Илдар Актүш белән бергә көтүдәге малларны саклый.

Фикерләр:

Яңартылды Дүшәмбе, Март 18, 2019 02:41
 

Агымдагы рейтингы: 0
Тавыш бирде: 0

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!