• Decrease font size
  • Reset font size to default
  • Increase font size

Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Октябрь
04,
2013
Онлайн диктантлар (3 нче класс) PDF Бастыру E-mail
Автор: Булат Шакиров   

Күчереп алу

Контроль диктантлар.Әтнә. Тикшерү
Тикшерү!

Әтнә. Әлфия Әтнә авылында яши. Аларның йортлары Татарстан урамында урнашкан. Җәй көннәре Әлфия белән Гөлия Каенсар урманына гөмбәгә баралар. Дус кызлар Ашыт елгасына су коенырга төшәләр. Аларга ияреп Актырнак кушаматлы эт йөри.

Күчереп алу

Урман. Тикшерү
Тикшерү!

Урман. Әнә яшел урман. Тар сукмактан балалар урманга бара. Анда каеннар, наратлар, имәннәр, усаклар, таллар, шомыртлар үсә. Аланда матур чәчәкләр бар. Чәчәкләргә чуар күбәләкләр кунып уйныйлар. Матур итеп кошлар сайрый.

Күчереп алу

Безнең песи. Тикшерү
Тикшерү!

Безнең песи. Кайбер гадәтсез песиләр гел эзләнеп кенә йөриләр. Алар ачык калган ашамлыкны чәлдерергә генә торалар. Кеше күрмәгәндә ашка да борын тыгарга өлгерәләр. Безнең Мияубикә бер әйбергә дә тими. Ул кеше ашаганны да карап тормый. Ашыйсы килгәч тә, савыты янына килә. Мияубикә үзенә ашарга салганны сабыр гына көтеп утыра. Ашап туйгач та, битен юа башлый.

Күчереп алу

Татарстан. Тикшерү
Тикшерү!

Татарстан.Татарстан бик уңайлы урынга урнашкан. Безнең җирдән зур елгалар – Идел һәм Кама агып үтә. Елгаларның үзәннәрендә юмарт көтүлекләр, печәнле болыннар җәелеп ята. Эреле-ваклы елгаларның, көмеш сулы чишмәләрнең саны исәпсез-хисапсыз. Безнең республикада ылыслы урманнар да, яфраклы урманнар да байтак. Урманлы җирләр дымлы һәм уңдырышлы туфракка бай була.

Фикерләр:

Яңартылды Якшәмбе, Октябрь 06, 2013 06:53
 

Агымдагы рейтингы: 0
Тавыш бирде: 0

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!