• Decrease font size
  • Reset font size to default
  • Increase font size

Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Октябрь
04,
2013
Онлайн диктантлар (4 нче класс) PDF Бастыру E-mail
Автор: Булат Шакиров   

Күчереп алу

Шомырт. Тикшерү
Тикшерү!

Шомырт. Яз килгәч, авыл читендәге шомырт агачы ап-ак яулыгын бөркәнде. Ул үзенең матурлыгы белән тирә-юньдәге агачлардан аерылып торды. Һәр язда тирә-юньгә хуш ис таратып чәчәк аткан шомырт көзгә таба эре, тәмле җимешләрен кешеләргә өләште.

Күчереп алу

Актаныш кешеләре. Тикшерү
Тикшерү!

Актаныш кешеләре. Бу тирәләрдә табигать гаҗәп матур. Сөзәк тау тезмәләрен каплап алган катнаш урманнар, җиләкле аланнар, боргаланып аккан Сөн елгасы җәелеп ята. Боларның һәммәсе бер күрүдә үк күңелдә тирән эз калдыра. Җәй көне генә түгел, кыш көне дә Сөн буйлары бик ямьле була. Байсар якларының кешеләре дә табигате кебек үк матур. Матурлык тышкы күренештә генә түгел бит. Кешеләрне барыннан да элек хезмәт бизи. Мактаулы хезмәте өчен исемен җырларга кушып җырларлык, романнарга, хикәяләргә герой итеп кертерлек кешеләр бар монда.

Күчереп алу

Агыйдел. Тикшерү
Тикшерү!

Агыйдел.Тыныч кына аккан көмеш сулары, яшел тугайлары, кош-корт, киек җанварлар белән тулган урманнары, андагы җиләк-җимешләре, чылтырап аккан чишмә-инешләре Агыйделнең матурлыгына кабатланмас нур өстиләр. Аның ярына басып карап торсаң күңелне кузгата торган күренеш ачыла. Агыйделгә зәңгәр чишмәләр, бихисап сандагы эреле-ваклы елгалар кушыла. Тирә-юнендә сазлыклар, камыш үсә торган күлләр җәелеп яталар. Урман-әрәмәләр яр кырыйларына сырышып үскәннәр. Агыйдел турында халык кабатланмас шигырьләр иҗат иткән һәм җырлар юллаган. Кайгы-сагышларны тарата торган, халык күңелен биләп алган су ул Агыйдел.

Күчереп алу

Кышны каршылау. Тикшерү
Тикшерү!

Кышны каршылау.Күчмә кошлар күптән инде җылы якларга юл тотканнар.Яфраклы агачлар да кышкы йокыга талган. Карт наратларның яшел ябалдашларына кар йомарламнары сырышкан. Алар табигать йоласына буйсынмаган, тын гына черем итәләр. Тик яшь чыршылар гына әле табигатьтән ачы сабак алып өлгермәгән. Алар, горур башларын югары чөеп, кар дәрьясына карап шаккаткан. Җәнлекләр кышны төрлечә каршы ала. Тиеннәр үзләренә кышлык азык туплаганнар. Хәзер агач куышларында бер кайгысыз кыш чыгарга исәп тоталар. (66 сүз.)

Күчереп алу

Сыерчыклар килгән! Тикшерү
Тикшерү!

Сыерчыклар килгән!Язгы җылы көннәрнең берсе иде. Улым бүлмәгә йөгереп керде дә, сыерчыклар килгәнен әйтте. Без икәүләп өй алдына чыктык. Каен ботакларына берничә сыерчык кунган икән. Аларның чем-кара түшләре кояш нурларында җемелдәп тора. Ул да булмады, сыерчыкларның берсе кинәт урыныннан кузгалды да ояга кереп китте. Эчтә пыр тузыналар. Берничә секунд та үтмәгәндер, оядан чыпчык атылып чыкты да, тиз генә куаклар арасына кереп посты. Чыпчык артыннан ул ясаган кечкенә мендәр дә тышка очты. Бераздан сыерчык оядан чыкты һәм ботакка кунды. Мин шунда шатлыгыннан нишләргә белмичә сикергәләп торган улыма кошларның файдасы турында сөйләдем. Кошларның күбесе бер көн эчендә үз авырлыгы кадәр бөҗәк ашый. Безнең язгы кунакларыбыз менә нинди файдалы кошлар алар!(Н. Толоконников.)

Күчереп алу

Кошлар. Тикшерү
Тикшерү!

Кошлар.Кошлар көз көне җылы якка очып китәләр – урманнар бушап кала. Яз җитү белән алар тагын кайталар. Гаҗәеп матур тормыш башлана. Кошлар монда, безнең янда булганда, урман чыр-чу һәм җыр тавышлары белән тула. Кайдадыр бүтән җирдә, диңгез һәм таулар артында, урманнар буш һәм саңгырау булып калалар. Без андый чакта сагынабыз, җәен кошларның җыр һәм матур авазларын күбрәк тыңлап калмаганбыз дип, үз-үзебезне тиргибез.

Фикерләр:

Яңартылды Якшәмбе, Октябрь 06, 2013 07:06
 

Агымдагы рейтингы: 0
Тавыш бирде: 0

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!