• Decrease font size
  • Reset font size to default
  • Increase font size

Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Сугыш Бастыру E-mail
Шимбә, Февраль 27, 2010 07:35
 ... 1941 елның 22 июне таңы туып кына килә иде әле. Илебезнең Көнбатыш чикләренә кара тәреле дәһшәтле танклар үрмәләде, болыт төсле ябырылып очкан самолетлар шәһәрләребез өстенә бомбалар яудыра башлады. Миллионнарча кеше эш коралларыннан аерылып, кулларына корал алды. Алар фашизмга каршы көрәшкә күтәрелде. Хәтәр сугыш елларында илебезне сакларга Татарстаныбыздан 560 меңнән артык кеше китте. Әлеге сугышта якташларыбыз дошман белән батырларча көрәште. 100 меңнән артык якташыбыз  батырлыклары өчен Советлар Союзы орден һәм медальләре белән бүләкләнде. Явлаштау авыл җирлегенннән (Мишәбаш һәм Явлаштау авыллары керә) фронтка 304 кеше китте. Шуларның 131 е сугыш кырында мәңгегә ятып калды. Ирләребез сугышта батырларча дошман белән көрәшсәләр, карт-коры, хатын-кызларыбыз һәм бала-чагалар тылда җиңү көнен якынайту өчен армый-талмый эшләде. "Һәр нәрсә фронт өчен, һәр нәрсә җиңү өчен девизы" астында алар фронтны барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итеп торды. Совет халкы аяусыз көрәше белән һәр көнне Җиңү көнен якынайтты. Һәм менә ул көн- 9 май көне килде. Миллионнарча кешенең күзләреннән шатлык яшьләре тәгәрәде. Безнең әлеге канлы сугыш елларын онытырга хакыбыз юк. Батырлар даны мәңгелек! Инде сугыш ветераннарыбыз һәм тыл хезмәтчәннәренең сафлары бик нык сирәгәйде. Калганнарына булса да хөрмәтебезне һәм игелегебезне күрсәтеп калырга ашыгыйк , дуслар! Бүтән буыннарга алар кичергән ачы тормыш юлын үтәргә туры килмәсен! Елларыбыз имин, илләребез тыныч булсын! Ни кызганыч, авылыбызда безнең арада инде бер генә сугыш ветераны да юк.

Фикерләр:

Яңартылды Чәршәмбе, Март 24, 2010 11:35
 

Агымдагы рейтингы: 4.4
Тавыш бирде: 5

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикер өстәү