Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Ветеран укытучыбыз- Шакирова Дания апа. Бастыру E-mail
Шимбә, Февраль 27, 2010 08:15

Кичә сценарийсы

Музыка “Сез иң гүзәл кеше икәнсез”

Хәерле кич хөрмәтле авылдашлар. Бүген без сезнең белән очрашу кичәсенә җыелдык.

Менә шундый күңелле очрашулар алдыннан туган төбәгең турында уйлыйсың, аның тарихи  үткәненә  һәм байлыгына күз саласың, сокланасың, авылыңның фаҗигаларын да күңелдән кичереп борчыласың, сокландыргыч матур эшләрен күреп сөенәсең.

Барыбыз да белгәнебезчә 2010 ел-Укытучы елы дип игълан ителде. Без дә шул уңайдан, Мишәбаш авылының башлангыч мәктәбендә балалар укыту һәм тәрбияләүдә үзеннән зур өлеш керткән һәм 37 ел гомерен нәниләр күңеленә белем орлыклары чәчүгә багышлаган -ветеран укытучыбыз Дания апа белән  очрашу кичәсе үткәрергә булдык.

Бәхетлеме кеше-

Авыр чакта

Таянырдай дусты булмаса;

Очраганда әгәр авылдашы:

“Исәнме”, дип әйтеп узмаса?

Бәхетлеме кеше-

Илһамланып,

Янып эшләр эше булмаса;

Хезмәтендә тапкан куанычын

Бүлешердәй ише булмаса?

Бәхетлеме кеше-

Эшләренең

Нәтиҗәсен күреп куанса;

Еллар үткәч,

Үзенең яшьлеген

Шәкертендә күреп юанса.

-Рәхим итегез, Дания апа сәхнәбез түренә.

(Илгиз белән Айзилә икесе җитәкләп алып барып утырталар.)

 Һәр төбәкнең күренекле кешеләре бар. Безнең авылда да бар андый кешеләр. Шул мөхтәрәм кешеләрнең берсе-Мишәбаш башлангыч мәктәбендә 37 ел гомерен балаларга ныклы белем бирүгә багышлаган Дания апа Шакирова бүген сәхнәбез түрендә. Сезнең өчен җырлый Явлаштау һәм Мишәбаш авылларының ветераннар советы рәисе Ренат Шамилов   “        “

 (Бала елаган тавыш)

Әлфирәнең “Бала туды” шигыре

 Бала туу, багу  күренеше

Данлыклы Арча төбәге Курса авылында 1930 елның 13 март-  ямьле яз иртәсендә әтисе Фәсхи һәм әнисе Мәрьям гаиләсендә ямь өстенә ямь өстәп    4 ир баладан соң көтеп алынган кыз бала якты дөньяга аваз сала. Аңа Дания дип исем кушалар. Әти-әнисенең сөенече, абыйларының йөзек кашы булып кызчык ай үсәсен көн үсә. Авыр вакытлар дип тормый тормыш йомгагы һаман алга тәгәри.  Кызчыкка 11 яшь вакытта ил өстенә сугыш дигән ачы афәт килеп төшә. (Акрын гына музыка”Священная война”) Әтиләре инде олы яшьтә булганга Мәскәүгә окоп казырга җибәрәләр. Ә абылары Имаметдин , Низаметдин, Сәләхетдин, Зәйнетдиннәрне  бер-бер артлы яу кырына озаталар алар.

 “Герман көен” җырлап сугышка китү күренешен тасвирлыйлар(Иңнәрендә рюкзак, өсләрендә телогрейка, билләрендә каеш. Аякларында күнитек.) Ә әтисе һәм әнисе

Аларны ипи каптырып , догаларын укып  елап озаталар.

 “Казлар” шигыре.

Догалар укып озатып калсалар да улларының берсе генә булса да кире яу кырыннан әйләнеп кайтмыйлар. Гаиләнең юанычы –кызлары һәм 4 ул урынына төпчек уллары Данил генә генә кала. Мәктәптә ул бик тырыш укучылардан санала. Әдәби китаплар укырга ярата. “Сугыштан соңгы еллар булгач, бик авыр иде, ач булдык , басудан черек бәрәңге җыеп , ачлыктан исән калдык“- дип күз яшьләре аша оныкларына сөйләп искә ала ул.

Дания апа кечкенәдән укытучы булырга хыяллана. Ул еш кына шул вакытларын: “  Минем шул кадәр укытучы буласым килә иде , песи балаларын, хәтта  утын  пүләннәренә кадәр тезеп утыртып , шуларга дәрес бирә идем. Икенче яшьлек елларым кире әйләнеп кайтса да  мин  һич икеләнүләрсез УКЫТУЧЫ булыр идем “ - дип искә алырга ярата.  Теләге тормышка аша аның  -ул укытучы һөнәрен бик теләп үзләштерә.

Энергиясе ташып торган чибәр кыз беренче хезмәт юлын  Симеттә башлап

җибәрә.

-Ә хәзер Дания апа белән бергә укыган һәм бергәләшеп  эшкә керешкән Өчиле кызы Гөләфтәр апага сүзне бирик.

(Гөләфтәр апа чыгышы)

 Аннан бер ел күрше Алан авылында белем бирә. Сугыштан соң балалар аз булу сәбәпле тагын эшсез кала һәм Шәмәрдән бистәсенә пионервожатый вазыйфасын башкарырга алына. Менә шул вакытта инде олыгая барган кызчыкны язмыш җилләре,   40 ел бергә тату гомер кичергән,  тормыш иптәше -Мәхмүт белән  очраштыра. Ул аңа бер күрүдә гашыйк та була.

Уртада вальс (Тәлгать-Алинә, Данир-Тәгъзимә) Фөйрүзә апа “Кышкы чия”

җырын башкара. Бер читтә Ильяс белән Фәнүсә бер-берсенә чәчәкләр бирешеп сөйләшеп торалар.

Шулай итеп  бер күрүдә гашыйк булган сөйгәне Мәхмүт чая кызчыкны үзенеке итә . Алар матур  гына тормыш корып җибәрәләр. Иң беренчеләрдән булып  мәхәббәт җимешләре-кызлары Римма дөньяга килә. 1957 елда Мишәбаш авылына килеп төпләнәләр. Һәм бер- бер артлы уллары – Илшат,

Марат, Азат, Булат дөньяга киләләр.  Мишәбашның ямьле табигатенең саф йавсын сулап балалар бик тиз үсеп буйга җитәләр. Һәрберсе тормышта үз урынын табып, гаилә коралар. Хәзергесе көндә Шәмәрдән бистәсендә яшәүче Илшаттан кала, барысы да авылыбызда яшәп , көн күреп яталар.

Дания апаның 5 баласы , 10 оныгы, 1 оныкчыгы бар.

Хәзер аларны сәхнәгә чакырабыз.

Балаларның котлавы, Мөслим шигырь  сөйли,  Алмаз  “Балаларга фатиха”

җырын башкара.

Слайдта 37     22    17   16    15  саннары чыга.

(гаиләдәге укытучылар стажы турында Зөлфәт чыгышы.)

 Бергә укыткан укытучылары, хезмәттәшләре белән дус, тату, аңлашып эшли Дания апа. Сүзне хезмәттәше Вәсилә апа Хуҗинага  бирәбез.

 Сезнең өчен җырлыйлар Ирек һәм Илгиз Шакировлар “Дәү әнигә бүләккә”

Явлаштау коллективы чыгышы.

Җырлый Айзилә Шакирова “Язмыш”

... Еллар,еллар. Алар беркемгә дә ташламамясамыйлар, бер-бер артлы узалар да узалар. Ә еллар белән гомер йомгагы да сүтелә. Гаҗәп, ә  күңел гел балачакта кала. Ул барысын да кадерләп саклый, хәтер сандыгында саклый.

Яланаяк чирәмнәрдән  йөгереп уйнап йөргән,  чәчрәтә-чәчрәтә су керенгән , балык тоткан, казлар куып йөргән, ата каздан куркып елаган чагын һәм кыңгыраулы мәктәп елларын, беренче укытучысын оныта алмый. Бүгенге тормышыбыз, көнкүрешебез әнә шул шау-шулы мәктәп елларыннан, беренче укытучыдан башлана да инде. Сезне зурлап ,Дания апа төрле елларда укыган укучыларыгызны сәхнәгә чакырабыз.

 (КИРӘК УРЫННАРДА КУЛЛАНУ ӨЧЕН ШИГЫРЬЛӘР)

Үсә төшеп белем алыр өчен.

Сентябрьне сагынып көткәнбез.

Хәреф танып, сүзләр язар өчен

Мәктәпкә дип ашыгып киткәнбез.

 Белем биргән газиз укытучым

Бик җаваплы һөнәр иясе.

Куйган олы хезмәтегез өчен

Килә бүген башны иясе.

 Мең-мең рәхмәт Сезгә Укытучым!

Армый-талмый белем биргәнсез.

Һәммәбезгә җан җылысын биреп,

Үз балаңдай якын күргәнсез.

 Укытучым! Эшең җиңел түгел

Мәрхәмәтле синең язмышың.

Сабырлыгын җыеп яшь буынның,

 Уртаклашыр өчен кайгысын да

Шатлыгын да вакыт тапкансыз.

Салкыннарда җылы сүзегез белән,

Йөрәкләргә учак яккансыз.

 Дания апа!

 Рәхмәт сезгә укытучы апабыз

Сез безнең буынның

Йөрәгенә салдыгыз батырлык,

Күңеленә нур, теләгенә канат

Акылына бирдегез матурлык.

 Алтын яфрак ява урамнарга,

Сукмакларга ява, юлларга.

Сез атлыйсыз авыл урамыннан

Чумган килеш тирән уйларга.

Уйларыгыз изге... Сабыйларның

Күңеленә барып ялгана.

Күпме хисләр кирәк алар өчен

Ял- йокыңны онытып янарга?!

 Шатландыра безне олы юлда

Һаман олы булып баруыгыз,

Кечеләргә олы булган кебек,

Зурларга да олы калуыгыз.

Мәңге апа, мәңге күңлегезне

Ил җыры торсын җылытып.

Изге хыялыгыз чынга ашсын,

Яшәгез көнегезне җыр итеп.

 Укытучы апа атлап килә

Мәктәп юлындагы урамнан,

Якын ла ул күпкә туганнан.

Укытучы апа кайтып килә,

Мәктәбеннән шул ук урамнан

Бал кортлары анасыдай аны

Укучылар сырып ураган!

Укытучы апа к4итеп бара

Мәктәбенә тангыш урамнан

Мәктәп юлы аның тормыш юлы,

Адаштырмый бу юл бураннан!

 Укытучыбыз менә каршыбызда,

Мең-мең тапкыр Сезгә бурычлы.

Олы тормыш юлларында безгә,

Һәрчак Сезнең акыл булышты.

Хөрмәтле Дания апа ! Сезнең дә укучыларыгызга әйтәсе килгән фикерләрегез, сүзләрегез бардыр . Сүзне сезгә бирәбез. Рәхим итегез.

Бүгенге очрашу мизгелләре барыбызның да күңелләрендә якты хәтирә булып саклансын. Сез дә Дания апа һәрчак шулай яшь , матур булып калыгыз. Балаларыгызның  онык-оныкчыкларыгызның  игелеген күреп тагын озын-озак тынычлыкта яшәргә насыйп итсен Сезгә Ходай тәгалә.

Бүгенге кичәдә катнашкан барлык  хөрмәтле авылдашларга рәхмәт әйтеп, исәнлек саулык теләп очрашу кичәбезне тәмамлыйбыз.

Фикерләр:

Яңартылды Якшәмбе, Март 14, 2010 04:02
 

Агымдагы рейтингы: 4.36
Тавыш бирде: 11

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!
.