Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Укытучы һөнәре PDF Бастыру E-mail
Чәршәмбе, Февраль 24, 2010 10:51

Сез иң гүзәл кеше икәнсез...

Укытучы!

Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син,

Кирәк чакта сабыр да син, батыр да син,

Бик җаваплы, авыр синең хезмәтең дә,

Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә.

Укытучы хезмәте элек-электән авыр, күп сабырлык сорый торган һөнәр булып саналган. Теләсә кем укытучы була алмый. Мәктәптә эшләү өчен балаларны үз балаңдай якын күрергә, алар тормышы белән яши белергә, аларның кайгы- шатлыкларын уртаклаша алырга кирәк. Бүген укытучы үзе дә киң белемле, иҗади эзләнүчән шәхес булырга, үзенең һөнәри осталыгын камилләштерү өчен даими эшләргә бурычлы.Укытучының бурычы- гыйлемле,туган телен, җирен, илен хөрмәт итүче шәхесләр тәрбияләү.

2010 нчы ел- Укытучы елы дип игълан ителде. Әмма укытучыга, аның ихтыяҗларына игътибар бер ел белән генә чикләнмәсен иде.Чөнки укытучы җәмгыятьнең киләчәген әзерли, ил һәм милләт гаме белән яши,шәхси тормышын мәктәп тормышыннан аерылгысыз итеп күрә. Ул- иң кирәкле, иң гуманлы, иң җаваплы һөнәр иясе. Шуңа күрә ул даими игътибарга, хөрмәткә лаек.Мәгариф өлкәсендә барган үзгәрешләр, укытучы һөнәренә игътибарның артуы күңелдә киләчәккә ышаныч уята. Барлык укытучыларны, тәрбиячеләрне Укытучы елы белән кайнар котлыйбыз, аларга исәнлек- саулык һәм иҗат уңышлары телибез.

Фикерләр:

Яңартылды Сишәмбе, Март 02, 2010 10:43
 

Агымдагы рейтингы: 4.36
Тавыш бирде: 22

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!
.