• Decrease font size
  • Reset font size to default
  • Increase font size

Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Авыл тарихы Бастыру E-mail
Якшәмбе, Февраль 28, 2010 11:33

Мишәбаш авылы тарихы


Безнең авылыбыз табигатьнең иң гүзәл , иң ма тур җиренә урнашкан. Бу дөньяда туган илнең, туган туфракның җылысын тоеп яшәүдән дә рәхәт нәрсә; юктыр, һәр кеше үзенең туган авылын аерым хис белән ярата, аны үзенчә матур сүзләр белән мактый. Кайда гына булмасын, нәрсә генә эшләмәсен, кеше барыбер үзенең туган авылын сагына.

«Авыл 1556 нчы елларда салына башлый. Мишә елгасы буена, көнкүреш уңайлыклары булганлыктан, кешеләр килеп йорт сала башлаганнар. Бу беренче килеп авыл нигезләүче кешеләрне Болгардан килеп урнашкан дип тә сөйлиләр. Иң беренче Уразмәт дигән кеше килеп урнашкан. Авылыбызның төньяк читеннән Мишә елгасы ага. Мишәне мәһабәт таулар озата бара.
Авылның тирә-ягын калын урманнар уратып алган." Мишә" сүзе төрки телдә урман, агач дигән мәгънәгә ия. Чыннан да, авылыбыз читеннән үтүче Мишә елгасы урман эченнән, куе агачлыклар арасыннан башлангыч ала. "Мишә" һәм " баш" дигән ике сүз бергә кушылып авылыбыз исеме-Мишәбаш килеп чыгуга сәбәпче булган. Элегрәк аның белән күр ше авылны Түбән Мишәбаш дип йөрткәннәр, соңрак ул Явлаштау дип атала башлаган. Хәзерге көндә авылда 84 хуҗалык бар. Авыл халкы күңелле итеп яши, эшли һәм ял итә белә.
Авылыбызның бик үк ерак булмаган тарихы белән танышу өчен, әйдәгез менә бу таблицаны карап китик.

Саба районы Мишәбаш авылында булган үзгәрешләр таблицасы:

Еллар

Булган вакыйгалар

1932

 

Башлангыч мәктәп салына
1940 Кибет ачыла

 

1961

 

 

Дизель двигателе белән эшләүче станция төзелә,авылга электр тогы җибәрелә.

 

1966 Район радио челтәре ачыла
1967 Урамга су колонкалары куялар
1968 Линия алмаштырылып, Зәй электр челтәренә тоташтырыла.
1968 Баллон белән табигый газдан файдалана башлыйлар.
1971 Яңа кибет ачыла.
1971-73 Күтәртелгән юл салына.
1982 Плотиналар төзиләр.
1985 Заманча, зур кибет ачыла.
1985 Телефон кертелә.
1990 Өйләргә су кертелә.
1990 Медпункт ачыла.
1990 Балалар бакчасы эшли башлый.
1992 Авылга табигый газ килә.
1994 "Урманлы" урамына нигез салына.
1997 Мәчет ачыла.
2000 Саба-Мишәбаш автобус маршруты ачыла.
2003 Авылда замананың яңа техникасы-кәрәзле телефоннар күренә башлый.
2003 Авыл территориясендә яңа төзелеш-яңа технология белән эшләүче дуңгызчылык комплексы-Агрофирма"Саба" төзелә башлады.
2004 Авылыбызны район үзәге белән тоташтыручы асфальт юл салынды.
2009 Яңа башлангыч мәктәп төзелеп, файдалануга тапшырылды.

Тырыш халкым үзенең туган ягы белән горурланып:

Кавказ кебек булмаса да, тауларың бар.

Каспий кебек булмаса да, диңгезеңбар .

Тайга кебек булмаса да, урманың бар.

Мул уңышлар вәгъдә иткән кырларың бар. -дип сөйли. -Әйе, безнең авылыбыз басу кырларга бик бай. Безнең туган авылыбызның киң кырларына, ямьле Мишә буйларына бер генә кеше дә сокланмый  калмас. Иң куанычлысы шул: Мишә елгасының башлангычы безнең якта. Мишә  елгасы халык җырында да еш телгә алына; 
Ямьле Мишә буйлары

Дулкынлана сулары.

Агачларда кошлар сайрый.

Сагындыра шулары.

Әйе, кеше кайсы шәһәрдә, кайсы илдә булса да, үзенең туган авылын, әти-әнисен, бала чакта уйнап үскән хәтфә болыннарын сагына. Шуңа күрә, һәркем кайда гына яшәсә дә, үз туган авылының тарихын белергә, аның бүгенгесе һәм киләчәк перспективасы белән хәбәрдар булырга тиеш.

Фикерләр:

Яңартылды Пәнҗешәмбе, Декабрь 22, 2011 03:32
 

Агымдагы рейтингы: 4.89Кайнар УНЛЫК!!!
Тавыш бирде: 9

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!