Якшәмбе, Февраль 28, 2010 11:33 |
Мишәбаш авылы тарихы
Безнең авылыбыз табигатьнең иң гүзәл , иң ма тур җиренә урнашкан. Бу дөньяда туган илнең, туган туфракның җылысын тоеп яшәүдән дә рәхәт нәрсә; юктыр, һәр кеше үзенең туган авылын аерым хис белән ярата, аны үзенчә матур сүзләр белән мактый. Кайда гына булмасын, нәрсә генә эшләмәсен, кеше барыбер үзенең туган авылын сагына. «Авыл 1556 нчы елларда салына башлый. Мишә елгасы буена, көнкүреш уңайлыклары булганлыктан, кешеләр килеп йорт сала башлаганнар. Бу беренче килеп авыл нигезләүче кешеләрне Болгардан килеп урнашкан дип тә сөйлиләр. Иң беренче Уразмәт дигән кеше килеп урнашкан. Авылыбызның төньяк читеннән Мишә елгасы ага. Мишәне мәһабәт таулар озата бара. Авылның тирә-ягын калын урманнар уратып алган." Мишә" сүзе төрки телдә урман, агач дигән мәгънәгә ия. Чыннан да, авылыбыз читеннән үтүче Мишә елгасы урман эченнән, куе агачлыклар арасыннан башлангыч ала. "Мишә" һәм " баш" дигән ике сүз бергә кушылып авылыбыз исеме-Мишәбаш килеп чыгуга сәбәпче булган. Элегрәк аның белән күр ше авылны Түбән Мишәбаш дип йөрткәннәр, соңрак ул Явлаштау дип атала башлаган. Хәзерге көндә авылда 84 хуҗалык бар. Авыл халкы күңелле итеп яши, эшли һәм ял итә белә. Авылыбызның бик үк ерак булмаган тарихы белән танышу өчен, әйдәгез менә бу таблицаны карап китик.
Саба районы Мишәбаш авылында булган үзгәрешләр таблицасы:
Еллар
|
Булган вакыйгалар
|
1932
|
Башлангыч мәктәп салына |
1940 |
Кибет ачыла
|
1961
|
Дизель двигателе белән эшләүче станция төзелә,авылга электр тогы җибәрелә.
|
1966 |
Район радио челтәре ачыла |
1967 |
Урамга су колонкалары куялар |
1968 |
Линия алмаштырылып, Зәй электр челтәренә тоташтырыла. |
1968 |
Баллон белән табигый газдан файдалана башлыйлар. |
1971 |
Яңа кибет ачыла. |
1971-73 |
Күтәртелгән юл салына. |
1982 |
Плотиналар төзиләр. |
1985 |
Заманча, зур кибет ачыла. |
1985 |
Телефон кертелә. |
1990 |
Өйләргә су кертелә. |
1990 |
Медпункт ачыла. |
1990 |
Балалар бакчасы эшли башлый. |
1992 |
Авылга табигый газ килә. |
1994 |
"Урманлы" урамына нигез салына. |
1997 |
Мәчет ачыла. |
2000 |
Саба-Мишәбаш автобус маршруты ачыла. |
2003 |
Авылда замананың яңа техникасы-кәрәзле телефоннар күренә башлый. |
2003 |
Авыл территориясендә яңа төзелеш-яңа технология белән эшләүче дуңгызчылык комплексы-Агрофирма"Саба" төзелә башлады. |
2004 |
Авылыбызны район үзәге белән тоташтыручы асфальт юл салынды. |
2009 |
Яңа башлангыч мәктәп төзелеп, файдалануга тапшырылды. |
Тырыш халкым үзенең туган ягы белән горурланып:
Кавказ кебек булмаса да, тауларың бар.
Каспий кебек булмаса да, диңгезеңбар .
Тайга кебек булмаса да, урманың бар.
Мул уңышлар вәгъдә иткән кырларың бар. -дип сөйли. -Әйе, безнең авылыбыз басу кырларга бик бай. Безнең туган авылыбызның киң кырларына, ямьле Мишә буйларына бер генә кеше дә сокланмый калмас. Иң куанычлысы шул: Мишә елгасының башлангычы безнең якта. Мишә елгасы халык җырында да еш телгә алына; Ямьле Мишә буйлары
Дулкынлана сулары.
Агачларда кошлар сайрый.
Сагындыра шулары.
Әйе, кеше кайсы шәһәрдә, кайсы илдә булса да, үзенең туган авылын, әти-әнисен, бала чакта уйнап үскән хәтфә болыннарын сагына. Шуңа күрә, һәркем кайда гына яшәсә дә, үз туган авылының тарихын белергә, аның бүгенгесе һәм киләчәк перспективасы белән хәбәрдар булырга тиеш.
Фикерләр:
|
Яңартылды Пәнҗешәмбе, Декабрь 22, 2011 03:32 |