• Decrease font size
  • Reset font size to default
  • Increase font size

Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Атамалар Бастыру E-mail
Якшәмбе, Февраль 28, 2010 11:37

Авылыбызның елга , чишмә, тау атамаларының килеп чыгышы. Кайбер риваятьләр

Һәркем өчен үзенең туган ягы бик якын һәм кадерле. Чөнки бөтен нәрсә туган җирдән, балачактан башлана. Туган якның яшел хәтфә болыннары, челтерәп агу­чы көмеш сулы чишмәләре- болар барысы да һәркемне үзенә җәлеп итә. Кешене туган җире ашата, гүзәл табигате белән иркәли, яшәргә көч бирә, илһамландыра, юкка гына иң матур сәнгать әсәрләре табигать белән бәйле түгелдер инде. Рәссамның иҗат җимешен аласыңмы, җырчының иң матур җыры дисеңме, шагыйрь нең иң уңышлы шигыре дисеңме, бар да табигать турында бит!

һәр авылның, һәр каланың үткәне бар. " Үткәнен белмәгәннең- киләчәге юк"-диләр. Безнең туган авылыбызның үткәне нинди?

Туган авылыбыз, чыннан да искиткеч бай тарихлы ( күп мәгълүматлар, кызганычка каршы, безнең көннәргә кадәр килеп җитмәгәннәрдер. Булган кадэресен өйрәнеп, бездән соң килүче буыннарга түкми- чәчми тапшыра алсак, без зур бурычыбызны үтәр идек.), гаҗәеп табигатьле. Урманына керсәң чыгасы килми, саф һавасы, сайрар кошлары, чәчәкләре, җиләк-гөмбәләре белән ымсындырып үзенә әсир итә ул. Авылыбызның төньяк урманын " Багайский" дип йөриләр. Бу исем шул фамилия дәге кеше белән бәйләп, аның урман өчен куелган тырыш хезмәтенә хөрмәт йөзеннән бирелгән.

Авылыбыз тирәсендәге елга. тау, үзән, чишмәләрнең дә һәрберсенең үз атамалары бар. "1 май - тавы" ( күрше Яңа Комар авылыннан күчкән " Пасха" бәйрәме, безне* авылда 1 май көнне йомырка кызартып, өй борынча өләшеп, кич белән яшьләрнең шул тау башында кичке уены белән тәмамлана, тау исеменең чыгышы да менә шун­нан), "Комар тавы"( шулай ук әлеге авыл белән бәйле), " Йөрәк" үзәне (исеме фор­масына карап бирелгән), Камали , Бадыйк, Изгеләр, Кирәмәт чишмәләре, Шайшур, Павырна, Көек, Чебешле, Гөргери, Чирмеш сөртенгән кебек урыннарның да килеп чыгу тарихлары бар. Ә иске зиратта үсүче ботаклары тармакланып, чорналып үскән нарат турында менә мондый риваять тә бар.

 

Нарат

Һәр авылның үзенә генә хас булган истәлекле тарихи урыннары була. Бар, бездә дә бар андый урын.Ул авылымнан ерак түгел иске зиратта,бер- берсен кочаклап үскән нарат агачлары. Аның турында шундый риваять йөри. Имеш, элек заманда 1 хатын бәбәй тапканда үзе дә, яңа туган сабые да үлеп киткәннәр. Аларның икесен бер кабергә салганнар.Ә аларның каберләре өстенә ана белән бала мәхәббәтен тагын бер кат раслап шушы нарат үсеп чыккан. Авылым халкы монда килеп, теләк теләп, дога кыла.

 

 

 

 

 

ИЗГЕЛӘР ЧИШМӘСЕ

Авылыбыз халкы өчен иң кадерле, иң изге урын, ул мөгаен Изгеләр чиш­мәседер. Гадәттә чишмәләр тау итәкләреннән башлангыч ала. Ә безнең Изгеләр чишмәсе тау башыннан ук диярлек тибеп чыгып, шаулап аска омтыла. Башка чишмәләрдән ул үзенең мул суы, көр тавышы белән аерылып тора. Бәлки, шу- ңадыр да, кешеләр аңа гайре табигый көчкә ышанган кебек ышанганнар. Җитмәсә аның суы да бик тәмле һәм бик салкын. Авыл халкы Изгеләр чишмәсен һәрвакыт тәртиптә тота.

Авылдашыбыз Әхәтов Фаиз ул чишмәгә аеруча игътибарлы. Ул чишмәне эченә кертеп җыйнак кына, матур гына бер өй дә ясап куйды, бик уңайлы итеп улак эшләде. Чишмә тирәсе сазлык булганлыктан, ташлар тезеп, сукмак та салды.

Хәзер авыл халкы эчәр өчен Изгеләр чишмәсе суын бик теләп ба­рып ала. Хәтта шәһәрдән кайткан авылдашларыбыз да иң беренче эш итеп Изгеләр чиш- мәсенә бара. Аның суын татып карый. Үзе белән туган авылының саф тәмле суын алып китеп, дусларын, туганнарын сыйлый.

 

 

Камали чишмәсе 

 

Чишмәләр! Чишмәләр! Алар кешелекнең яшәеш дәверендә һәрвакыт сафлык, пакьлек символы булып торганнар.Аларның саф, чиста салкын суы, чылтырап агуы кешеләргә ниндидер бер сихри көч өстәгән. Чишмә суын бер генә тапкыр эчсәң дә күп төрле сырхаулардан дәва алган кебек буласың, арган вакытта чишмә суы дәрт, көч өстәгән. Чишмә суының чылтыраган тавышы күңелләрдә моң уяткан. Шуңа дә кешеләр чишмә­ләрне карап чистартып торганнар. Шундый кешеләрнең берсе Камали аб­зый булган. Авыл башындагы тау битеннән тибеп чыккан бер чишмәне ул сабый баланы тәрбияләгән кебек чистартып, карап торган. Су алырга уңай булсын өчен улаклар ясап , менеп төшеп йөрергә уңайлы булсын өчен баскычлар ясап куйган. Авыл халкы аның бу игелекле хезмәтен җа­вапсыз калдырмаганнар. Чишмәгә Камали чишмәсе дип исем биргәннәр. Хәзерге көндә чишмәнең суы тәмле, саф һәм хәзер дә әле ул " Камали чишмәсе " дигән горур исемен йөртә.

 

Шайшур елгасы.

Бу атама ике сүздән «чәй» һәм «шур» сүзләреннән ясалган.Халык телен­нән буыннан-буынга күчеп ул Шайшур сүзенә әйләнгән.Чәй-чай-сай-җай-тай-төрки телләрнең барсында да «елга», «инеш» мәгънәсендә йөри. Фин-уйгыр төркеменә керә торган телләрдә «шур» сүзе шулай ук елга дигәнне аңлата. Елганың як-ягында агачлар. Тау битләрендә куе үләннәр үсә. Үлән арасын­да каен, җир җиләкләре мулдан була. Авыл кешеләре җәен җиләк җыярга монда еш йөри.

 

 

 

 

 

 

 

Кирәмәт елгасы

Кирәмәт сүзе җыен дигәнне аңлата. Иң беренче татарлар килгән­че бу якларда чирмешләр яшәгән. Елгадагы бер калку урында аларның табына торган урыннары булган. Алар табынган-келәү иткән урында чишмә тибеп чыккан. Бу чишмә хәзер дә «Чирмеш чишмә»се дип йөртәләр.Сусап арыган юлчылар аның суын яра­тып эчәләр. Җәен бу елгада кура җиләге күп була. Авыл кешелә­ре дару үләннәре җыярга да бирегә киләләр.

 

 

 

 

 

 

 

Павырна елгасы.

Павырна сүзе дә чирмешләр кушкан атама. Бу - салкын сулы чишмә мәгънә- сендәге сүз. Дөрестән дә, бу елганың өске өлешендә, куе агачлар арасыннан мул, салкын сулы чишмә тибеп чыга. Кешеләр җәйге эссе көннәрдә, печән чабып арыганнан соң сал­кын, саф суын татып сихәтләнәләр.

 

 

 

 

 

 

 

 

"Көек" елгасы

Көек елгасының исемен безнең бабаларыбыз кушкан.Чөнки бу елгада куян, төлке кебек киек җәнлекләр бик күп булган. Бабаларыбыз шунда ауга йөргәннәр. Шул «киек» сүзеннән буыннан-буынга күчә-күчә Көек исеме белән йөртелә башлаган. Яз җиткәч, елга буе хәтфәдәй йомшак үлән белән каплана. Сары, кызыл, ал чәчәкләр белән каплана. Тәгәрәшеп эре җир җиләкләре пешә.

 

Чебешле елгасы.

Чебешле елгасы кардон яныннан ,урман буеннан башланып китә. Елгада куе камышлыкта, таллыкта кыр казлары, үрдәкләр, тавыклар йомырка са­лып,  чебеш чыгарганнар. Чебешләре күп булганга авыл халкы бу елгага "Чебешле" дип исем биргән. Елганың өске өлешендә Урман чишмәсе, бераз астарак Бадыйк чишмәсе челтерәп ага. Җәй җиткәч авыл халкы шуннан печән әзерли, күлендә балык тота.

 

 

 

 

 

 

 

Безнең шагыйрьләребез чишмәләр турында матур-матур шигырьләр дә иҗат иткәннәр. Минем сезне Г. Афзалның «Чишмә башы» шигыре белән таныштырасым  килә.

Бер эсседән качып,

Бер суыктан,

Кыргыйлыктан җаннар көйгәндер

Тау астыннан чишмә тибеп чыккан,

Бер яхшылык булсын дигәндер.

Тау итәген ярып, чишмә типкән,

Салкын гына суы саф көмеш

Челтер-челтер итеп агып киткән,

Дөнья буйлап киткән саф килеш.

Анда килеп намаз укыганнар

Мосафирлар дога кылганнар.

Чишмә башы—изге урын диеп

Тәсбих әйтеп торган урманнар.

Сихри чишмәнең теле булса, ул сезгә менә нәрсәләр әйтер иде: "Без ага башлаганга күп еллар үтте, элекке матурльпыбыз югала бара, суларыбыз кими, ярларыбыз җимерелә, чишмә башларыбыз томалана. Хайваннар күбебезгә баса, имгәнәбез, суыбыз җир астына кача. Безнең тирә - юнебезгә рәшәткәләр кирәк. Төбебезнең ел саен чистартылуын телибез. Вак һәм эре елгаларга су бирер идек, чөнки вак елгаларыбызның суы бетүгә таба бара. Тирә-юнебезгә агачлар утыртсыннар иде. Агач үсмәгән урында дым юк, дым юк җирдә су булмый. Бабайлар заманында безгә күбрәк әһәмият бирелә иде. Кайчандыр балалар да яныбызга килеп, чишмә башларыбызны чистарталар иде. Хәзер алар мопед, велосипедларга утырып, кырыебыздан выжлап кына үтәләр. Безнең янга килү, безне карау өчен күп вакыт кирәкми югыйсә", — дип әкрен генә чел-

терәүләрен дәвам итәләр.Чишмәләр челтерәвеннән, аларның шундый зарларын ишеткәндәй булдым.

Әйе, юлаучылар да арган җаннарына чишмә суыннан көч алып ял итеп китәләр.

Чишмәләр игътибарга аеруча мохтаҗ. Сызылып аткан җәйге авыл таңын сәламләп каршылаган зәңгәр чишмәләр җыры кемгә генә якын түгел, кемнең генә күңел  кылларына тәэсир итми кала икән?

Әйдәгез, көмеш һәм саф сулы чишмәләребезгә ярдәм итик, аларның җыры  беркайчан да тынмасын иде.

Фикерләр:

Яңартылды Чәршәмбе, Октябрь 19, 2011 10:42
 

Агымдагы рейтингы: 4.21
Тавыш бирде: 14

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!