• Decrease font size
  • Reset font size to default
  • Increase font size

Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Җирле бәетләр PDF Бастыру E-mail
Сишәмбе, Март 02, 2010 09:04

Яшәүнең кадерен белик!!!

Бәетләр — татар халык аваз иҗаты әсәрләренең үзенчәлекле жанры. Бу атама гарәп теленнән кергән, ике юллык шигырь дигән мәгънәне белдерә. Фольклорчы галимнәр (Ф. Урманчеев, Ф.Әхмәтова, М.Бакиров, И.Надиров һ. б.) аның беренче яралгыларын борынгы төрки язма чыганакларда, халык дастаннарында ук күрәләр. Бәетләрнең эчтәлегенә килгәндә, аларны да, мөнәҗәтләр шикелле үк, кайгы-хәсрәтле әсәрләр рәтенә кертергә мөмкин. Бәетләр зур тарихи вакыйгалар (сугыш, крестьяннар күтәрелеше) яки кеше тормышындагы гадәттән тыш хәлләр (көтелмәгән фаҗигале үлем) уңае белән иҗат ителәләр. Татар халкы арасында гаять киң таралган «Сак-Сок бәете» бу төр әсәрләрнең бик ерактан килгән иҗади чыганакларын ачыкларга ярдәм итә. Галимнәр ул әсәрне XVII — XVIII йөзләрдә иҗат ителгән бәет дип аңлата. Шул ук вакытта аның Болгар чорына бәйле булуы турындагы фикерләр дә бар. Халык авыз иҗаты әсәрендә Сак һәм Сок атамалы кошларга әйләнгән ике бала язмышын сурәтләү трагизм белән сугарылган. Бәет нигезенә ана каргышы төзәтеп була алмаслык бәхетсезлекләргә китерә дигән фикер салынган.

Җимнәр ташыйдыр кошлар басудан.

Әнкәй каргады безне ачудан. Бу бәеттә сүз ике баланың әтиләре өйдә югында, сүз тыңламаган өчен, әниләренең каргышына дучар булуы турында бара.

Дини китапларда «Ата-ананың баласына карата кылган догасы, пәйгамбәрнең өммәтенә карап кылган дога кебек булыр», диелгән. Шуңа күрә ата-ана каргышыннан, рәнҗешеннән сак булу соралган. Әсәрдән күренгәнчә, әниләрнең каргышы шулкадәр көчле булган ки, балалар шунда ук, Сак һәм Сок атамалы мифик кошларга әверелеп, очып киткәннәр.

Ишек алдында җиктем кара ат,

Әнкәй каргагач, яралды канат.

Бу бәеттә дә тәкъдир темасы ачылып ята.

Төшкәндер безгә әнкәй каргышы,

Үзебез туганчы тәкъдир язмышы.

Димәк, безгә бу дөньяда бәхетле булу өчен әти-әниләребезнең сүзен тыңлап, аларны хөрмәтләп яшәргә кирәк.

Җирле бәетләр.

Тормышта төрле фаҗигале хәлләр һаман булып тора. Еш кына мондый хәлләр китергән авыр югалтуларга карата кеше үзенең мөнәсәбәтен белдереп бәет иҗат итә, дөресрәге, моң, хәсрәт белән сугарылып ул үзе халык, яки кеше күңеленнән бәет булып чыга, яшәешнең, язмышның бер өлешен чагылдыра. Шәхси фаҗигаләр турындагы бәетләрдә яшәү һәм үлем фәлсәфәсе дини мотивларга нигезләнеп тә аңлатыла. Бу читен хәлләр Алладан, тәкъдирдә языл­ганнан килә, дигән фикерләр дә яши.

Ни генә булмасын, татар халык авыз иҗаты әсәрләре, шул нисбәттән бәетләр дә әдәбиятыбызның алтын фондына кергән. Аларны укучылар да, галимнәр дә укый, өйрәнә, гыйбрәт ала.

 

Үзебезнең авылда яшәүче, безнең мәктәптә техник персонал булып эшләүче Газизова Земфира да бәетләр иҗат итә. Аның берничә бәете белән без дә танышып үтәрбез:

zemfira2

 

Гөлзада бәете.

 

Бисмиллаһи-ррахман иррахим

Җитте ураза гаете

Мин әйтәмен сез тыңлагыз

Бу Гөлзада бәете.

Ходайдан уза алмыйбыз

Күрәсе язганнарын

Изге рамазан аенда

Чыкты минем җаннарым.

Ходайдан ни язганнарын.

Килә иде беләсем

Әткәм-әнкәм,инде нишлим?

Килми гүргә керәсем.

Әти-әни апайлар мине

Бик тә ярата иде.

Иркен дөньялардан кергәч,

Гүрем тар булыр инде.

Әти- әни, апаларым

Рәхмәт янда булдыгыз,

Әҗәле җиткәч гүрдә

Ята сезнең кызыгыз.

Әни , мине кая барсаң,

Ияртеп бара идең.

Кайтырга юл булса әгәр,

Бер кайтып кочар идем.

Әти син дә бары миңа,

Бәхет теләгәнсеңдер.

11 яшьли гүр иясе булыр,

Диеп белмәгәнсеңдер.

Дусларым минем яныма,

Гел дә килеп йөрдегез.

Сау-сәламәт чагыгызның,

Кадерләрен белегез.

Рәхмәт сезгә барсы өчен дә,

Гел янымда булдыгыз.

Алдагы көндә бәхетле,

Озын гомерле булыгыз.

Иң авыры шул диләр,

Карамагыз күмгәнне

Дошманга да теләмәгез,

Минем башлар күргәнне.

Әнкәй бәгърем,ашың пешкәч,

Балаларың җыелыр.

Арагызда мин булмагач,

Үзәкләрең өзелер.

Җәйләр җиткәч каберемә,

Ак чәчәкләр куегыз.

Салкын гүрдә ята хәзер,

Сезнең газиз кызыгыз.

Мәскәүгә кадәр бардым,

Дәва таба алмадым.

Вәгъдә җиткәч әҗәлдән,

Качып кала алмадым.

Сабый чактан хыялландым,

Аклы күлмәк кияргә.

Ходаем ник насыйп иткән,

Яман чирдән үләргә.

Зират янынан үткәндә,

Дога кылмый үтмәгез.

Мин бит бүтән кайта алмам,

Кайтыр диеп көтмәгез.

Зират капкасын кергәндә

Җилфердәр кызыл җәймәм,

Дөньялыкта миннән сезгә,

Бу булыр соңгы сәлам.

Сабый чакта уйнап йөргән,

Болыннарым калдыгыз.

Барыгыз бергә җыелганда,

Мине искә алыгыз.

Язлар җитсә туган якка,

Кошлар кайтыр тезелеп.

Балам юк дип йөрәккәең

Әнкәм, сызлар өзелеп.

Бәхетле бала булсын дип,

Баккансыңдыр әнкәем,

12 яшьтән гүр иясе

Булды инде бәбкәең.

Кара бөдрә чәчләремне,

Җилләргә таратамын,

Чәчәк кебек чакларымда

Салкын гүрдә ятамын.

Каберемнең өсләренә,

Кәс җәегез бер катлам.

Авыр ташлар бастырмагыз,

Мин инде кире кайтмам.

Минем авырткан тәнемне,

Каты ышкып юмагыз,

Бигрәк яшьләй китте диеп,

Күз яшьләре коймагыз.

Әти- әни, апаларым

Миңа рәнҗеп калмагыз,

Каты елап зинһар мине,

Гүр суына салмагыз.

Ходай биргән гомеремне,

Яшәп бетергәнмендер.

Ходай шулай кушканга,

Гүрләргә кергәнмендер.

Ап-ак булып калам инде,

Ак кәфеннәргә төргәч,

Ялгыз ниләр кылырмын

Салкын гүрләргә кергәч.

Җәйге матур, җылы көндә,

Тәрәзәне ачыгыз.

Җаны ак күбәләк булып,

Кайтып керер кызыгыз.

Тәрәзә төбендә гөлләр,

Су сипсәгез корымас.

Хәсрәткә бик бирешмәгез

Ходай кушмас эш булмас.

Минем кигән күлмәгемне,

Юып җилгә элмәгез.

Минем хәсрәт соңгы булсын,

Башка хәсрәт күрмәгез.

Хәер -догада булыгыз,

Куркыгыз харамыннан,

Адәм баласы узалмый

Тәкъдиргә язганыннан.

Айнур бәете

ainur

Гатиятуллин Айнур 1998 елда вафат.  

Менә тиздән килеп җитә,

Дини корбан гаете.

Мир укыймын -сез тыңлагыз

 Улыгыз Айнур бәетен.

Салкын кабер үзенә алыр,

 Авырайган тәнемне

 Көзге пычрак җир өстендә,

 Алды әҗәл җанымны.

Туганнарым шушыннан соң

 Авыр кайгы күрмәгез,

Сез моннан соң кайгыларның

Ни икәнен белмәгез.

Таң атканда бакчаларда,

Сайрасын пар сандугач

Инде кавышу юк икән

Әҗәл үзе аергач.

 Әнкәй кигән киемемне

Чүплекләргә атмагыз

Салкын гүрләрдә ята бит

 Чәчәк кебек балагыз.

Кабер өстендәге агачым

Бер төпләнсә тиз кормас.

 Туганнар, бик бирешмәгез,

 Ходай кушмас эш булмас.

Мин киткәч тә, туганнарым

Матур тормыш корыгыз

Мине дә бик онытмагыз

Исән-имин торыгыз.

Әти-әни төзәлсеннәр

Күңел яраларыгыз

Кайгы- хәсрәт китермәсен,

Калган балаларыгыз.

Венера бәете

venera

Каримова Венера 1993 елда вафат.

Бисмиллаһи ирраһман ирраһим,

Җитә корбан гаете.

Авыр булса да тыңлагыз

 Дустым Венера бәетен.

 Хәер догада булыгыз,

Куркыгыз хәрамыннан. 

 Беребез дә уза алмабыз,

Ходайның язганыннан.

Кунакка гына килгән шул Җиргә адәм баласы.

Кемгә иртә, кемгә соңрак,

Мәңгелек йортка барасы.

17 ләргә җиткәнче,

Бик тә сөекле булдым.

Әткәй -әнкәй кичерегез,

 Бигрәкләр кисәк үлдем.

Пычракларда бигрәк җәлли идем,

Ак күлмәкләремне кияргә.

Ходаем ник насыйп иткән,

Яман чирләр белән үләргә...

Бакчадагы чәчәкләргә

Кошлар кунамы икән?

Җиде бала арасында

Гомерсезе мин икән. 

 Үз аягым белән кердем

Казан больницасына

Морг аша чыгармын дип,

Килмәде дә башыма.

Башыма каннар салган чакта,

Әй талды беләкләрем.

Болай буласыларымны

Сизмәде йөрәкләрем.

Абыйларым рәхмәт инде

Булдыгыз яннарымда.

Кабул булмый , кире аккач,

 Буялдым каннарыма.

Апаларым рәхмәт сезгә,

 Ташламадыгыз мине.

Ходай сезгә дә бирмәсен, 

 Миндәге начар чирне.

Әти- әни минем өчен

Күз яшьләре түккәндер

Терелер дип өметләнеп,

Кайтуымны көткәндер.

 Туганнарым каберемдәге

 Чәчәкләрне корытмагыз.

 Дусларым, сез бу юк, дип,

Мине бик онытмагыз.

 Ходайдан узып булмый ла

Язылганны күрәсе.

Бер дә килми яшь башымнан

 Салкын гүргә керәсе.

Зират яныннан үткәндә

Дога кылмый үтмәгез,

Мин бүтән һич тә кайталмам

Кайтыр диеп көтмәгез.

17 дә кызлар хыяллана

 Ак туй күлмәге турында

Ак кәфеннәр кисеп киерттеләр

 Инде миңа күлмәк урынына .

 Авырткан гәүдәләремне

Ипләп кенә юыгыз,

 Әти- әни китә инде

Соңгы юлга кызыгыз.

 Әникәем иртән иртүк

 Чык ишек алдыбызга,

Күбәләк булып бу җаным,

Кайтыр яннарыгызга.

Фикерләр:

Яңартылды Шимбә, Октябрь 01, 2011 04:41
 

Агымдагы рейтингы: 4.32
Тавыш бирде: 25

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!