• Decrease font size
  • Reset font size to default
  • Increase font size

Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Мәзәкләр Бастыру E-mail
Якшәмбе, Февраль 28, 2010 11:34

МӘЗӘКЛӘР ТУРЫНДА

Мәзәк — халык авыз иҗаты әсәрләренең үзенчәлекле кечкенә жанры. Ул -кыска күләмле,  көтелмәгәнчә чишелешле,  юмор һәм сатирага (ачы көлү) нигезләнгән чәчмә әсәр. Үзенең тапкырлыгы һәм көтелмәгәнчә тәмамлануы белән мәзәк тыңлаучының хисләрен кузгата, гаҗәеп акыл зирәклеге белән шаккатыра. Мәзәк   тормышның   бөтен   якларын   иңли.   Кешеләрдәге   кимчелекләрне,мөнәсәбәтләрдәге тупаслыкны ул оста тотып ала. Мәзәктә күбрәк диалог өстенлек итә. Чөнки анда ике яки өч кешенең генә сөйләме  бирелә.  Берсе - тапкырлыгы  белән,  икенчесе  наданлыгы  белән фикерләр бәрелешен китереп чыгара, моннан тыңлаучы рәхәтләнеп көлә. Мәзәк һәрчак заман белән бергә атлый. Шул ягы белән ул, фольклорның башка жанрларына караганда, өлгерлек һәм җитезлек күрсәтеп килә. Хәзерге вакытта балалар мәзәкләре күбәеп бара. Алар да самимилек, риясызлык һәм дөреслек ачык бирелә.

Өр-яңа мәзәк.

Тукай абыйның Сәгъди абзый йортына баруыбыз бер мәзәк тудырды бит әле.Тукай Кырлайга сәяхәт вакытында туган мәзәк. 1 класс укучысы Газизов Салаватның үзе дә сизмәстән бер мәзәк иҗат итүче булды.

" Үзләре бәрәңге казый иде.»

Экскурсовод апа безне Сәгъди абзыйның ишегалды, каралты-курасы белән дә таныштырды. Берочтан ул янбакчаларына да алып чыкты. «Бакча буш тормасын»,-диептер инде, анда кемнәрдер бәрәңге утыртканнар да, без килгән көнне шуны алып яталар идс. Өйләренә кайткач,Салаваттан әнисе: -Я, улым Тукай абыегызның авылын күрдегезме?-дип сорый.

-Әйе,әйе, әни. Тукай абыйның өен дә күрдек. Үзләре бакчада бәрәңге казый иде9-дигән Салават. 17 сентябрь 2006ел. Мишәбаш

-Мәзәкләр һаман иҗат ителеп тора. Үз чорында мәзәкләрне Каюм Насыйри да җыеп бастырган. Хәзерге вакытта да мәзәкләрне җыю, туплап бастыру эше дәвам итә. Аңа язучылар, галимнәр һәм халык үзе дә актив катнаша. «Мең дә бер мәзәк» (җыючысы Г. Бэширов) җыентыгы, «Татар халык иҗаты. Мәзәкләр» китабы (Татарстан китап нәшрияты, 1979) басылып чыкты. Нәкый Исәнбәт «Балалар фольклоры» (Татарстан китап нәшрияты, 1984) исемендә күп кенә әсәрләрне үзе җыеп, китап итеп бастырды. Шулай ук мәзәкләр туплауда бик күп көчен куйган кеше дип " Саба таңнары" газетасының баш мөхәррире Тәлгат Нәҗмиевны да атарга була. Ул районыбыз җирлегендәге мәзәкләрне туплап 3 китап итеп бастырып чыгарды.Әлеге китапның исеме "Саба мәзәкләре" дип атала.

 

2. Үзебезнең авыл җирлегеннән тупланган мәзәкләр .

Авылым мәзәкләре.

Авылның ике шоферы, мәче кушаматлы Мансур абый һәм бүре кушаматлы Миннегаян абыйлар  Шәмәрдәнгә менгәч ашханәгә керәләр һәм ашарга  алып өстәл янына утыралар. Миннегаян абый тиз генә ашап бетергәч, Мансур  абый әйтә:

-Нәрсә, бүре кебек каптыр-каптыр гына китердең,- ди. Миннегаян абый да аптырап калмый:

-Мәче шикелле ялманып утырмам инде, - дип җавап биргән.

Хөсәен абыйның почтальон булып эшләгән вакыты. Газета житмәгәч ике күршесенә бер газетаны урталай ертып биргән һәм:

-Укып бетергәч алыштырып укырсыз, - дигән.

Балалар бакчасына йөрүче 4 яшьлек Рүзәл тәрбияче апасына үзенең борчуын белдерә:     Апа - апа, без кичә каз суйган идек, коймагы гына чыкмады.

Әни, без үскәч кем булабыз инде ди игезәк кызлар.

-Минем кебек әни буласыз инде, - дигән әниләре. Шунда тапкыррак Илүзә:

-Ничек бер өйдә ике әни булсын инде, без икәү бит, дигән.

Фикерләр:

Яңартылды Шимбә, Октябрь 01, 2011 03:08
 

Агымдагы рейтингы: 4.07
Тавыш бирде: 29

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!