• Decrease font size
  • Reset font size to default
  • Increase font size

Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Һөнәрчеләребез Бастыру E-mail
Авылым
Якшәмбе, Февраль 28, 2010 11:35

Авылыбыз "алтын куллары"

 Әхмәтханов Нигъмәтҗан - Мишәбаш авылының алтын куллы кешесе. Авылыбыз буйлап саный китсәң, аның куллы тимәгән йорт юктыр, мөгаен. Аның ясаган тәрәзә йөзлекләре авылыбыз өйләренә  ямь һәм матурлык өстәп, әллә кайдан күренеп, балкып тора. Нигъмәтҗан абыйның чын балта остасы икәнлеген авылыбызда гына түгел,күрше-тирә авылларда, хәтта чит районнарда да билгеле. Ул бер генә төрле эш башкармый, ә йортны нигезеннән башлап, эчендәге һәрбер вак-төяк эшләренә кадәр үзе башкара. Ясаган өй җиһазлары да кибетнекеннән бер дә калышмый.

 

Галиуллина Мәрфүга апа-крючок белән төрле эскәтерләр, урындык киезләре, мунчала, шарф, кофта, жилетлар үрә. Нечкә генә кәтүк җебе дә аның кулларында гаҗәеп могҗизага әйләнә.Крючок белән үргәннән соң, ул аларны төрле формаларга салып шикәрле су белән катыра. Аның эшләгән эшләре кулдан-кулга күчеп йөри. Теләгән һәрбер кешегә кул эшләренә бик теләп өйрәтә. Ләкин аның кебек оста итеп әле бер кешенең дә эшли алганы юк.Аның эшләгән һәрбер эшеннән күңел җылысы бөркелеп тора.

 

Мөхлисуллина Рәйхана апа турында яратып "Безнең Рәйхана кулларында ут уйната"-дип тикмәгә генә әйтмиләр. Ул бик яратып йон эрли. Район  сабантуйларында йон эрләү буенча гел алдынгы урынны ул ала. Эрләп кенә калмый, носки, бияләйләрне көнгә икешәр пар бәйли. Моңа сәбәпче бәлки гаиләләре ишле булудыр, аларның һәрберсен Рәйхана апа үзенең бәйләгән киемнәре белән тәэмин итеп тора. Үзенең бәйләү серләрен киленнәре һәм кызына да өйрәтә. Күршеләре, дуслары да аннан яңа төр бәйләү үрнәкләре өйрәнергә кич утырырга аларга килә. Һәр кешегә бик теләп булыша. Өстәвенә ул бик оста пешекче дә. Бәйрәмнәр, туйлар булса аны ярдәмгә чакыралар.

 

Газизов Нәсих яшь кенә булса да инде чын балта остасына әверелгән кеше. Узган ел гына үз куллары белән, бернинди хөкүмәт ярдәмесез, зур йорт җитештереп чыкты . Нинди агач эшенә тотынмасын барысын да булдыра. Ул  бизәкләп ясаган урындыклар, өстәлләр Мишәбаш авыл халкының  һәр йортында. Туганнарының өйләрендә дә ул ясаган җиһазлар урын алган. Һәр эшләгән эшен җиренә җиткереп, күңел җылысын биреп эшли ул безнең Нәсихыбыз. Район буенча оештырылган күргәзмәләрдә аның эшенә соклану белдерүләрен яшермиләр.

Фикерләр:

Яңартылды җомга, Октябрь 14, 2011 12:03
 

Агымдагы рейтингы: 5
Тавыш бирде: 3

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!