Якшәмбе, Февраль 28, 2010 03:49 |
Кайбер истәлекле фотомизгелләр.
Җәй көннәрендә бергәләп табигать кочагында ял итүгә ни җитә!

|
Велосипед ярышларын кар эреп бетүгә үк көтә башлыйбыз.

|
Язгы экскурсияләрдә үткән уку елына анализ ясыйбыз.

|
Ел саен башкалыбыз- Казанга культпоходка барасы көннең килеп җиткәнен түземсезлек белән көтеп алабыз.

|
Табигатьтәге һәр үзгәреш безне игътибарсыз калдырмый. Ниндидер сәбәпләр аркасында килеп чыккан менә бу хәл йөрәкләрне сыкратты.

|
Җәен-кышын тимераякта шуарга теләсәң, Лесхоз Боз сараена рәхим ит!

|
22 майда Кар бабай ясау һәркемгә тәтеми ул! Бу фотоны без бик кадерләп саклыйбыз 2002 ел, 22 май.

|
Кар темасына кереп киткәч әйтик инде, без ясаган "Кар шәһәрчеге" ел саен район күләмендә призлы урыннарга лаек була. Анда фотога төшү дә бик күңелле.

|
Бизәлгән атларга утырып Кыш бабабыз иң беренче шунда килә.

|
Матур-матур сыннарны кардан гына түгел, кызыл балчыктан да әвәләп, күргәзмәләрдә катнашабыз.

|
"Ягез әле, әтиләр!" кичәсендә.

|
Әтиләребезнең уңганлыгын без гел шулай сынап торабыз.

|
Әниләребезне дә тик тотмыйбыз. "Әниләр бәйрәме"ннән КВН күренеше.

|
Ел саен әти-әниләргә бәйрәмнәре уңаеннан үз кулларыбыз белән ясалган бүләкләребезне тапшырабыз.

|
Фикерләр:
|
Яңартылды Сишәмбе, Март 09, 2010 04:53 |