Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Кунакка чакырабыз! Бастыру E-mail
Пәнҗешәмбе, Март 11, 2010 10:47

Хөрмәтле авылдашлар! Шакирова Дания апаның  укучылары! Сезнең барыгызны да 13 март көнне Мишәбаш мәдәният йортында  Шакирова Дания апаның 80 яшьлек юбилее уңаеннан үткәреләчәк "Сез иң гүзәл кеше икәнсез" исемле портрет-кичәгә чакырып калабыз. 37 ел гомерен балалар укытуга багышлаган ветераныбыз чын мәгънәсендә быелгы ике истәлекле датаның үзенә турыдан-туры кагылышы булу белән горурлана аладыр. 2010 ел- Укытучылар елы. Димәк, гомеренең күп өлешен әлеге изге эш өчен корбан иткән әлеге шәхеснең быелгы елның минем ел дип күкрәп кагып әйтергә тулы хокукы бар. Бөек Җиңүнең - 65 еллыгы . Бу олы датаны да Дания апа үзе белән бәйли ала. Чөнки ул әлеге дәһшәтле сугыш елларында җиңүебезне якынайту өчен, көчен кызганмыйча, ул вакытта 11-15 яшьлек бала гына булуына карамастан, Арча районы Урта Курса авылы болыннарында уйнап, буасында су коенып, тауларында чаңгы-чана шуасы урында, илебезнең җиңү көнен якынайту өчен, олылар белән бергә, көнне-төнгә ялгап ,фронт өчен, җиңү өчен тылда үзенең фидакарь хезмәтен куйган кеше. Без Дания апага ныклы сәламәтлек, калган гомерендә балалар хәсрәте күрмичә, кадер-хөрмәттә яшәвен теләп калабыз!

Фикерләр:

Яңартылды Пәнҗешәмбе, Март 11, 2010 11:27
 

Агымдагы рейтингы: 5
Тавыш бирде: 2

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!
.