Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Портрет-кичә Бастыру E-mail
Дүшәмбе, Март 15, 2010 08:53

Район мәгариф бүлеге профсоюз рәисе Гүзәлова Гөлнәзирә Мөдәрисовна чыгышы

Оныклары Ирек белән Илгиз котлый.

 


Инде хәбәр ителгәнчә, 13 март көнне Мишәбаш авылы мәдәният йортында ветеран укытучыбыз Шакирова Дания апаның 80 яшьлек юбилеена багышланган кичә булып үтте. Кичәгә Дания апаның бик күп укучылары җыелган иде. Һәрберсе аны котлап һәм ихтирам итеп чыгыш ясадылар, истәлекле бүләкләрен бүләк иттеләр. Ветеран укытучыны котларга район мәгариф бүлеге профсоюз рәисе Гүзәлова Гөлнәзирә Мөдәрисовна да килгән иде. Аның эчтәлекле чыгышы укытучы хезмәтенең авыр һәм мактаулы икәнлеген залдагыларга тагын бер кабат искәртте. Әлбәттә инде кичәне алып баручы Газизова Әлфирәнең һәр этапны уйлап. матур шигырьләр, Дания апаның тормышы һәм хезмәт юлыннан мисаллар белән алып баруы кичәгә тагын да ямь бирде. Әбиләрен котларга дип Дания апаның оныклары да бик нык әзерләнгәннәр икән. Төп йортта әбиләре белән торучы Ирек һәм Илгиз "Әбиемә бүләккә" җырын башкардылар. Тагын бер оныгы- Айзилә әбисенә "Язмыш" исемле җыр бүләк итте. Ә инде күп тапкырларлар "Йолдызлык" фестивалендә катнашып, җиңүләр яулаган оныгы Алмаз ,әбисен котлап "Балаларга фатыйха" җырын башкарды. Дуслар, әлеге кичәдән фото һәм видеогалереяны якын арада сайтка урнаштырырбыз. Әлегә сайтыбызның "Укытучы елы" блогында сез кичәнең сценарийсы һәм Дания апаның тормыш юлына багышланган видеогалерея карый аласыз. Озак көттермәбез!

Фикерләр:

Яңартылды Пәнҗешәмбе, Март 18, 2010 11:25
 

Агымдагы рейтингы: 5
Тавыш бирде: 2

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикер өстәү


.