Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Бию бәйрәме Бастыру E-mail
Чәршәмбе, Март 17, 2010 01:39

Дуслар! Бүген, ягъни 17 мартта мәктәбебездә "Бию бәйрәме" булып үтте. Ел башыннан бирле өйрәнгән биюләрнең иң-иңнәрен сайлап алырга булдык. Жюрига берничә әти-әнине чакырдык. Менә сәхнәдә 9 бию башкарылды. 1 урынга жюри бердәм рәвештә "Шаян бию" не лаек дип тапты. 2 урынга кызларыбыз башкарган "Сөлге чигәм" биюе чыкты, ә 3 урынны "Чегән" биюе белән 2 сыйныф укучысы Әдилә Нәҗипова алды. Хөрмәтле биючеләребез, киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын сезгә! Ә 1-3 урыннарны алган биюләрне сез сайтыбызның "Видеозал"ындагы "Биюченең итәге бии-бии кыскара" бүлегендә карап үтә аласыз.

 

Бәйрәм барышы.

Алып баручы: Исәнмесез, хәерле көн хөрмәтле укучылар, укытучылар! Бүген без сезнең белән “ Бию бәйрәменә” җыелдык.Бүген бездә бию бәйрәме! Бу дөрестән дә бәйрәм, чөнки бүген сезнең алда чыгыш ясау ул  һәрбер бала өчен зур җиңү, чын бәйрәм!

Бар күңеллелек бөтен дөньяда,
Бар бер ямь бүген.
Нәрсәдән бу? Мин беләм!
Бәйрәм бүген! Бәйрәм бүген!

Бию бик борынгы заманнарда ук барлыкка килгән һәм матурлыкка, гүзәллеккә өйрәтә. Биюләрдә ритм, уен-хәрәкәтләр аша халыкның уй-фикерләре, эчке халәте, өмете,ышануы чагылдырыла. Тамашачы алдына чыгып бию ихтыяр көче һәм кыюлык сорый. Шул ук вакытта дәртле, чая кешеләргә үзләренең һөнәрләрен күрсәтергә мөмкинлек тә ачыла.

Әкияттәнме әллә син, бала?
Аяк баскан саен моң кала.
Күңелләрдә, җанда, күзләрдә-
Соклану һәм табыну сүзләрдә,
Әкияттәнме әллә син, бала?
Хәрәкәтең бирсен бәрәкәт,
Җилдән җитез йөреш-хәрәкәт.
Биегән кеше чынлап бай булсын,
Хыялында йөгерек тай булсын,
Хәрәкәтең бирсен бәрәкәт,

1. "Моряк биюе"

Бие, дускай, бие әле,
Биюеңне күрсеннәр,
Баскан җирдән ут чыгара
Бу малайлар, дисеннәр!

2. “Татар” биюе.

Татар халык биюләре үзләренең нәфислеге, затлылыгы, биюченең зирәклеге һәм кыюлыгы белән үзенә җәлеп итә. Безнең көннәргә кадәр сакланып килгән биюләр талант ияләренең күңел җылысын халыкка җиткерә кебек.

Бас, кызым Әпипә,
Син басмасаң мин басам,
Синең баскан эзләреңә
Мин дә китереп басам.

Бас, кызым Әпипә,
Идәннәре селкенсен,
Идәннәре селкенсен дә
Тамашачы җилкенсен!

3. “Шаян” бию.

Әйдә әле, дускайларым,
Әйдә биеп алыйкчы,
Идәннәрне җимерткәнче
Биеп, таптап калыйкчы!

4. “Сөлге чигәм биюе”.

Татар яшьләре җырлы-биюле уеннарны каз өмәләрендә, аулак өйләрдә һәм башка бәйрәмнәрдә башкарганнар. Хәзер дә нинди генә бәйрәм булмасын - берсе дә җыр-биюсез узмый. Шул рәвешле халык рәхәтләнеп ял итә, күңел ача.

Биюләрдә татар халкының милли үзенчәлеге ачык чагыла. Алар халыкка хас булган дәрт, җитезлек белән башкарыла. Шул ук вакытта татар биюе хатын-кызның тыйнаклыгы, оялчанлыгы, назлылыгы турында да сөйли. Кызлар биюләрендә хәрәкәтләр салмак, яисә вак адымнар һәм өлгерлек белән ясала, алардан нәфислек, җылылык, сафлык һәм тыйнаклык бөркелеп тора.

Тыпыр-тыпыр,тыпыр-тыпыр,
Сылу кызкай өзә генә!
Әллә бии, әллә оча,
Әллә инде йөзә генә.

5. “Чегән” биюе.

Биючеләр биегәндә
Идәннәре бөгелә.
Биючегә сүз әйтмәгез,
Аның биисе килә!

6. “Рус” биюе.

Егетләр биюе исә дәрт, чаялык, хәрәкәтләрнең төгәллеге, тыпырдаулар белән аерылып тора. Биюче егетләрнең ут чәчеп торган дәрте, ярсу җитезлеге үзенә тарта.

Якын дуслар җыйналганнар
Ял итәр өчен бүген.
Иң матур биюләрне
Биеми мөмкин түгел!

Бие, әйдә биегез!
Һәммәсе таң калсыннар.
Шахмай балалары диеп,
Сокланып карасыннар!

7. “Аулак өй” биюе.

Биюләр аерым-аерым, парлап һәм күмәк башкарыла. Ялгыз биюләр “баскан җирдән ут чыгару” белән үзенчәлекле. Башкаручы яшь егет яки кыз, дәртле бию аларның рухи халәтләренә туры килә, яшь күңелнең ташып торган көчен, ашкынуын ачып сала.

Биючеләр биегез,
Матур безнең көебез.
Биегез, биегез,
Матур безнең көебез.

8. “Әпипә”биюе.

Татар халык биюләрен туплап, аларны фәнни яктан эшкәртүгә һәм сәхнәгә куюга Татарстанның атказанган артисты Гай Таһиров зур өлеш кертте. Ул—шулай ук беренче татар балетмейстеры. Татар бию сәнгатен үстерүгә атказанган артистлары Халисә Шәрипова, Дамирә Вәлиева, Татарстанның халык артистлары Фердинант Фәйзуллин, Фердинант Гыймадиев, Равил Габдрахманов, Равил Хәлиуллин һәм башкалар үзләреннән зур өлеш керттеләр.

“Әпипәсе” ялыкты шул,
Әйдә кушыл шушында
Кушыл биюгә кызурак
Булмас әле ул бушка.

Тыпыр-тыпыр тыпырда
Тамашачы каршында.
Ташла әле моңаерга,
Вальс биюе каршыңда!
9. “ Вальс”
Без күп милләтле Татарстан җирендә яшибез. Үзебезнең татар булуыбыз белән горурланабыз. Ләкин , башка халыкларның гореф-гадәтләре, бию- җырлары безгә ят түгел, киресенчә, без аларны бик рәхәтләнеп өйрәнәбез, һәм матур итеп биибез.
Биюченең итәге
Бии-бии кыскара.
Биючегә сүз әйтмәгез,
Бии-бии остара!

 

Фикерләр:

Яңартылды Пәнҗешәмбе, Март 18, 2010 11:23
 

Агымдагы рейтингы: 4.76Кайнар УНЛЫК!!!Популяр
Тавыш бирде: 17

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
0 #1 RE: Бию бәйрәмеГөлфия 20.01.2013 16:59
Әлеге материалны укып чыктым ул миңа бик тә ошады.
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү


.