Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Тырнак астыннан кер эзләү. Бастыру E-mail
җомга, Март 19, 2010 09:43

Хөрмәтле дуслар! Бу турыда бик күп ишеткән булса да, "Акчарлак" газетасы битләрендә язма белән таныш булсак та "Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә" дигәндәй, башыбызга төшмичә хәбәрдар түгел идек әле.. Кичә мәктәбебездә "зур кунак" булып китте бит әле. Вазыйфасы нинди супер исем белән аталадыр, анысын белмим, тик кешегә яхшылык, хәлгә керү максатыннан ясалган вазыйфа түгел икәне әлеге шәхесне күрү белән аңлашыла. Гадәттә татар халкында (анда гына түгел инде) йортка керү белән, ә мәктәп безнең белем йортыбыз , итагатьле, ягымлы итеп исәнләшергә, хәл-әхвәл сорашырга кирәктер. Ә Рисәнә Мостафинаның (әлеге вазыйфаны башкаручы) беренче сүзләре сәлам бирү урынына "Ни кырасыз инде?" булды. Күзгә безнең өр-яңа мәктәп бинасын һәм анда хезмәт куючы техник хезмәткәрнең хезмәтен ихтирам итмәү ташланды.Чөнки аяк киемен салу турында әлеге кунагыбыз уйлап та карамады. Мондый вакытларда аңа киләчәк өчен я бахилла, я икенче аяк киеме йөртүне киңәш итәр идек. Менә шуннан без зур җинаять кылган җинаятьчеләр  кебек, югары тонда бирелгән сорауларга тотлыга-тотлыга җавап бирергә керештек. Ни өчен балаларыгыз дәрес бетмичә кайтып китте дигән сорау бөтенләй аңлашылмады.

Дәресләрнең кайчан бетәргә тиеш икәне кызыксынган кешегә һәрвакыт күз каршында эленеп тора. Әллә сәгате дөрес булмаган, әллә вакыт исәбен бутый инде "кунагыбыз". Ни генә булмасын монысын да ерып чыктык. Аннары тентү эшләре башланды. Кайда нәрсә дөрес ятмый (дөресрәге аның фикеренчә) видеокамерага төшерергә менә дигән материал булачак бит! Тик әллә бар нәрсәне аның зәвыгы белән урнаштырганбыз, әллә башка сәбәп, видеокамера эшкә җигелмәде, бу да безнең өчен зур җиңү булды инде. Кызык, әлеге "эксперт" ның өендә бар да ал да гөлдер инде. Видеокамерага төшереп ялкау хуҗабикәләргә үрнәк итеп күрсәтер өчен видеоролик төзисе иде бер, әгәр рөхсәт итсә.

Менә шулай тикшерү эше ахырына якынлашты. Аеруча авыр җинаять кылмаганыбызга сөенеп, бик озак уйланып утырдык, ул киткәч. Икенче килешенә без дә видеокамера әзерләп куярга исәпләп торабыз әле. Сөйләгәнгә хәзерге заманда кем ышансын. Юкка гына Рисәнә ханым видеокамера асып йөрмидер инде. Инде әлеге вазыйфага килгәндә, әлбәттә бу кирәктер. Тик ул тырнак астыннан кер эзләү өчен түгел, ә мәктәп проблемаларын барлап, аларны акыллы итеп хәл итү юлларын билгеләү өчен. Сүз уңаеннан, менә миндә юк әле аныкы кебек "текә" видеокамера. Булса, ул файдалырак максатларда тотылыр иде. Соңгы сүз: бөтенләй үк бетереп атып булмас инде. Чыгып киткәндә исән-сау эшләгез, уңышлар сезгә дип әйтүе, әлеге шәхеснең күңелендә яхшылык бар икәнен күрсәтте. "Кешене күбрәк беләсең килсә, аңа ачкыч биреп кара" диләрме әле? Ә бу очракта кешене хикмәтле "япон" аппараты бозган булып чыгадыр инде. Киләсе очрашуларга кадәр Рисәнә ханым!

RS. Әгәр инде газета  яки сайт битләрендә үзең турында тискәре язмалар барлыкка килә икән, димәк нидер дөрес эшләмим дип уйларга һәм нәтиҗә ясарга кирәктер. Һәм сез авыр җинаятьләрне ачу бүлегендә тиңдәшсез тикшерүче булыр идегез. Эчке эшләр органнарына мөрәҗәгать итеп карагыз әле. Әрәм булып ятасыз бит!

Тагын бер RS. Моннан берничә ел элек Явлаштау урта мәктәбендә сезнең белән уздырылган очрашуда талантыгызга сокланып утырган идем.

Фикерләр:

Яңартылды Шимбә, Март 20, 2010 05:43
 

Агымдагы рейтингы: 5
Тавыш бирде: 2

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
0 #14 Тырнак астыннан кер эзлэүГөлүсә 28.01.2011 17:06
Ә мондый эшчелэр Саба районында гынамы, әллә башка районнарда да бармы икән? Шәхсән мин шундый тикшереп йөрүләр бар икәнен ишеткәч бик нык шаккаттым. Анын камерасын ватканнар дип ишеткэн идем мин.Колакка датчиклар куйган көннәр дә килер әле, бу темпта барса))
Өземтәләргә
 
 
0 #13 RE: Тырнак астыннан кер эзләүКунак 13.04.2010 19:36
Булат, көчле фикерлисең, кечле язасың! Күңелләрең бушап китәдер! Фикерләрең белән килешәм. Ләкин монда гына кайнаган ботканы үзебезгә ашарга туры килә. Түрәләргә аңлатсаңда аны әллә аңламыйлар, әллә аңларга теләмиләр. Тәҗрибәмнән чыгып әйтәм. Көрәшеп карагач аңладым. Урыс әйтмешли "Один в поле не воин", ә күбрәк була алмас безнең армия, милләтебез шундый сыман. "Әйбәт, әйбәт, барысы да әйбәт" дип такмаклап торабыз бит әбиләр төсле. Ә Рисәнә туташның камерасы асылынып кына йөри дип ялгышасың, ул анда тавышны булса да яздыра ич!!!
Өземтәләргә
 
 
+2 #12 RE: Тырнак астыннан кер эзләү.Булат Шакиров 25.03.2010 19:27
Quoting
Без мәхелүк җаннарны кем яклар икән?Үз-үзен яклап сүз әйтә алмаган укытучы нинди тәрбия бирә ала сон?

Ә моңа без үзебез гаепле түгелме соң? Менә мин яздым, яклап йөзләгән фикер буласы урынга, бар да мыштым гына моны хәзер нишләтерләр икән инде дип коты очып көтә ич! Әнә шул бердәмлек булмау аркасында шушы хәлгә төштек тә инде без.
Өземтәләргә
 
 
+1 #11 RE: Тырнак астыннан кер эзләү.Кунак 25.03.2010 18:43
Без мәхелүк җаннарны кем яклар икән?Үз-үзен яклап сүз әйтә алмаган укытучы нинди тәрбия бирә ала сон?
Өземтәләргә
 
 
+2 #10 ҮтенечКунак 22.03.2010 18:25
Quoting
Рәхмәт Булат әфәнде,бер КЕШЕ бар икән әле бу фани дөнияда ЧЫН ХАКЛЫК турында язарга батырчылык итүче.Безне,ягыни мәктәпләрне РОСОБРНАДЗОР Министрлыгы гына тикшеререгә тиеш.Долой самозванцам!

Хөрмәтле Сәлим әфәнде! Сезне Киров дип тә атарга булыр иде. Фикерегез өчен зур рәхмәт. Тик бер кергәнсез икән Сәлим дип, гел Сәлим дип керүегезне үтенер идем.
Өземтәләргә
 
 
+1 #9 RE: Тырнак астыннан кер эзләү.Кунак 22.03.2010 18:14
Quoting
булат дустым син борчылма мәсәлән мин глава булсам аңа киткән бензин һ\б га акчаларга берәр авылга спорт инв. алыпбирер идем.чынлапта глава шундый әләкчеләр тота икән 1552елга ерак калмаган так што әләкләп яшәгез Сездә горур басып йөрәрсез кемдер эшләгән эшләр өстеннән


Бик дөрес вә төгәл.
Өземтәләргә
 
 
+1 #8 Керле кием...Кунак 22.03.2010 18:12
Рәхмәт Булат әфәнде,бер КЕШЕ бар икән әле бу фани дөнияда ЧЫН ХАКЛЫК турында язарга батырчылык итүче.Безне,ягыни мәктәпләрне РОСОБРНАДЗОР Министрлыгы гына тикшеререгә тиеш.Долой самозванцам!
Өземтәләргә
 
 
+2 #7 Тырнак астыннан кер эзләү.Кунак 21.03.2010 22:37
булат дустым син борчылма мәсәлән мин глава булсам аңа киткән бензин һ\б га акчаларга берәр авылга спорт инв. алыпбирер идем.чынлапта глава шундый әләкчеләр тота икән 1552елга ерак калмаган так што әләкләп яшәгез Сездә горур басып йөрәрсез кемдер эшләгән эшләр өстеннән
Өземтәләргә
 
 
+2 #6 RE: Тырнак астыннан кер эзләү.Кунак 20.03.2010 17:30
:lol:Super шэп язганын но жэллэгэнсен эле узен
Өземтәләргә
 
 
+4 #5 RE: Тырнак астыннан кер эзләү.Булат Шакиров 20.03.2010 13:46
Quoting
Но, Булат! Дөрес язасың да инде. "Ут янган тәрәзәләр " һ.б. лар турында... Эше бар кешедә мең кешенең эше бар, эше юк кешедә бер кешенең эше юк. Йөрсеннәр шунда юкны бушка әйләндереп.

Йөрүен йөриләр дә бит, ачуны китерә.
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү


.