Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Ә бу вакытта..... Бастыру E-mail
Якшәмбе, Март 21, 2010 11:16

Ә бу вакытта дип әйтү бәлки бик үк дөрес тә булмас, чөнки бар да инде көндезге сәгать 12 дә башланды. Авылыбызда "Нәүрүз" бәйрәме гөрли иде.Олысы кечесе рәхәтләнеп уйнады, биеде, җырлады, карга боткасыннан авыз итте. Мәктәп һәм балалар бакчасы оештырган ярминкәдә кызыктырган әйберләрен сатып алды. Һәм менә сүз яшьләребезгә бирелде. Алар хоккей турниры белән бәйрәмне дәвам итте. Быел гына оешса да инде уйнауларында бик зур алга китеш сизелә. Хоккейдан бер өзекне сезгә дә тәкъдим итәм. Максатым сайтка ялгыш кына кергән бай милләттәшләребездә әлеге хоккей командасын киемнәр комплекты белән тәэмин итү теләге уянмасмы икән

дип. Видеоязманың сыйфаты өчен гафу үтенәм. Уеннарны төшерү ай-һай авыр икән. Ул сиңа мәктәп-клубларның көфер почмакларын төшереп йөрү генә түгел, зур осталык сорый. Шулай да карарга була. Ә бәйрәмнән фотогалерея белән сез сайтның шул исемдәге блогында таныша алырсыз.

Фикерләр:

Яңартылды Сишәмбе, Март 23, 2010 11:50
 

Агымдагы рейтингы: 5
Тавыш бирде: 1

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикер өстәү


.