Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Яз да ишек какты дуслар! Бастыру E-mail
Дүшәмбе, Март 22, 2010 10:18

Әйе һәр нәрсәнең үз вакыты. Кыш никадәр тырышып китәргә теләмәде, март ае яз ае дип саналса да ,суыкларын берсе артыннан- берсен җибәрә торды. Тик табигатьнең кырыс законнарына буйсынмый булдыра алмады һәм китте.... Быел бу көн 22 мартка туры килде. Яз, әлбәттә, бик күңелле чор. Тик

аның да күңелсез вакыйгаларга бай булуы мөмкин, ә моны булдырмау үзебездән тора. Иртә-кичләрен түбәләрдән асылынган боз сөңгеләре, түбәләрдән төшкән карлардан сак булыйк, дуслар! Белгечләр фикеренчә, быел кар катламының нормадан күбрәк булуы, туңның тирәнгә китүе язгы ташу чорында да кыенлыклар тудырырга мөмкин. Сакланганны саклармын дигәнме әле? Шуны истә тотыйк, хөрмәтле сайтыбыз кунаклары! Әлеге  ямьле ел фасылы беребезгә дә кайгы-хәсрәт алып килмәсен.

Фикерләр:

Яңартылды Сишәмбе, Март 23, 2010 11:49
 

Агымдагы рейтингы: 5
Тавыш бирде: 1

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикер өстәү


.