Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Педагогик киңәшмә Бастыру E-mail
Сишәмбе, Март 23, 2010 12:13

Бүген, 23 март көнне, Явлаштау урта мәктәбендә чираттагы педагогик киңәшмә булып үтте. Киңәшмә "Иң мөһиме-тәрбия"  темасы астында алып барылды. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Фәйрүзә Нурисламовна чыгышында тәрбия сәгатьләре һәм чараларының дөрес оештырылу мәсьәләләренә тукталды, үзенең фикерләрен җиткерде. 3 чирек

нәтиҗәләре буенча фикер алышу булды. Алдагы планга уку-укыту мәсьәләләре буенча максатлар куелды һәм аларга ирешү юллары тикшерелде.

Дуслар, ә кич белән барлык спорт сөюче дусларны телевизор экраннары каршына чакырып калабыз. Хоккей буенча төшеп калу ярышларының чираттагы турын карарга онытмагыз. Башлана 19 сәгатьтә. Ә инде теге яки бу сәбәпләр аркасында матчны карый алмасагыз, кайгырмагыз. Якынча 23.00 сәгатьтә голлар җыелмасын сез әлеге сайттан карый алырсыз. Очрашканга кадәр!

Фикерләр:

Яңартылды Сишәмбе, Март 23, 2010 11:47
 

Агымдагы рейтингы: 4.33
Тавыш бирде: 3

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикер өстәү


.