Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Хезмәттәшлеккә чакырабыз! Бастыру E-mail
Пәнҗешәмбе, Март 25, 2010 09:08

Хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр, балалар. Сезгә уку процессында бик тә кирәкле программа тәкъдим итәм. Программа булдыра алганча татарчалаштырылды. Тик Мәскәү белән озакка сузылган сөйләшүләр (Медведев белән түгел инде дуслар, ә программа авторы белән) уңай нәтиҗәләр бирмәде. Автор программаның башлангыч кодын бирергә теләмәде, ә үзе татарча таный торган итәргә алынмады. Татар өчен кем тырышсын инде, татар  үзе тырышмаса?! Мин сезгә әлегә үзем төзегән берничә тестлар җыелмасын тәкъдим итәм. Берничә тест программаның үзендә бар. Программа “Кем миллионер булырга тели” телевизион тапшыруына ошатып ясалган. Безнең укучыларга бик ошады.Тулырак ка басып ,3 файлны да компьютерыгызга күчермәләп алып куегыз һәм sovet дигәнен ачып, шуның этаплары буенча урнаштырыгыз. Мин анда мөмкин кадәр рәсемнәр белән аңлатырга тырыштым. Аңлашылмаучылыклар чыкса Бу e-mail адрес спам-ботлардан сакланган, Аны карау өчен сезнең Javascript кушылган булырга тиеш. адресына языгыз. Үзегез дә хезмәттәшлек итә аласыз. Моның өчен җиңелдән-кыенга таба 20 сораудан торган тест төзегез. Һәр сорауга 4 вариант җавап булсын. (берсе шаян )  Тестларны  югарыдагы адрес буенча җибәрегез. Мин аны базага кертермен. Авторлык хокуклары сакланачак. Уңышлар сезгә! Бик үтенеп әлеге программа турында фикерләр көтеп калам.

Файлларны архивтан чыгарырга онытмагыз инде!

Файллар:    sovet   programma   bulat

Фикерләр:

 

Агымдагы рейтингы: 5
Тавыш бирде: 2

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикер өстәү


.