Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
"Тюльпан"га 20 яшь! Бастыру E-mail
җомга, Апрель 02, 2010 07:06

Хөрмәтле дуслар! Бүген авылыбызның балалар бакчасы үзенең 20 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Без һәрвакыт әлеге бакча белән тыгыз бәйләнештә. Бергәләп бәйрәм-кичәләр үткәрәбез, бакча балалары безнең мәктәпкә кунакка килә. Без аларга мәктәбебез турында сөйлибез. Алар да югалып калмый, өйрәнгән шигырьләрен, җыр-биюләрен безгә бик теләп тәкъдим итәләр. Кадерле безнең нәни дусларыбыз һәм тәрбияче апалар! Чын күңелдән безнең котлавыбызны кабул итеп алыгыз. Сезгә киләчәктә дә гел уңышлар юлдаш булсын, гел шулай аралашып яшик! Бәйрәм белән!

Ясле генә дип әйтмәгез
Тормышка юл шушыннан.
Бала белән киләчәкнең
Юлы монда кушылган.

Сулар аккан саен гомер үткән
Иңебездә бала язмышы.
Балалар ул, безнең эшебезнең,
Киләчәккә китеп барышы.
Шаулап-гөрләп үсәр алар
Ышаныгыз әниләр.
Ясле-бакчабыз бик иркен
Тусын, бик күп нәниләр.
Күрмәбез дә үсәр алар,
Очарлар төрле якка,
Ә хәзергә калсын алар
Күңелле балачакта.

Фикерләр:

Яңартылды Дүшәмбе, Апрель 05, 2010 07:09
 

Агымдагы рейтингы: 5
Тавыш бирде: 3

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
0 #2 RE: "Тюльпан"га 20 яшь!Кунак 02.04.2010 19:48
Барлык бакча балалары һәм тәрбиячеләре исеменнән рәхмәтләрне кабул ит, Нәзирә, матур теләкләрең өчен, үзегезнең дә эшләрегез ал да гөл булсын!
Өземтәләргә
 
 
0 #1 RE: "Тюльпан"га 20 яшь!Кунак 02.04.2010 19:43
Без буген "Тюльпан" балалар бакчасынын 20 еллык бэйрэм иртэсендэ булдык. Бэйрэм бик эчтэлекле, бик куркэм булды. Балаларнын жыр- биюлэре, шигырьлэре, экият куюлары искиткеч дэрэжэдэ янгырады. Кунакка килучелэр бакча хезмэткэрлэренэ , балаларга бары тик изге телэктэ калдылар. Сезгэ бары тик хезмэт жимешлэре телэп калабыз хормэтле коллегалар. "Ромашка" балалар бакчасы.
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү


.