Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Җиңү көне якынлаша... Бастыру E-mail
Чәршәмбе, Апрель 07, 2010 05:14

Дуслар! Олы бәйрәм көненә санаулы көннәр генә калып бара. Шуңа инде биналарны бизәргә дә вакыттыр. Татарча плакатларны табу мөмкин түгел. Шуны истә тотып, без сезгә берничә плакат тәкъдим итәргә булдык. Хәзерге принтерларның күбесендә плакат бастыру мөмкинлеге бар (Epson маркалы принтерда ул ,мәсәлән ,болайрак:: макет>> многостраничность >> печать плаката >> 2х2 яки 3х3). Әгәр сездә юк икән, кайгырмагыз. Сайттан рәсемнәрне күчермәләп аласыз да, Сабадагы ФРГ кибетендә чыгартып аласыз. Фотокәгазь дә үзендә сатыла. Башка районнарда да бардыр инде андый кибетләр. Хөрмәтле сайтыбыз кулланучылары! Мәкаләләрдә фикер өстәүгә җаваплырак карасагыз иде. Чөнки сезнең фикер сайтны кулланучыга файдалырак итеп алып бару өчен ярдәм итә бит. Активрак булыйк инде! Хәзер тәкъдим ителүче плакатлар да 2 генә көн сайтта торачак. Чөнки алар зур күләмле, ә сайтыбыз түләүле хостингта, ә аның сайт өчен бирелгән урыны чикле. Шуңа күрә сораулар булмаса, 2 көннән әлеге плакатларны сайттан алырга туры киләчәк. Сездән фикерләр көтеп һәм уңышлар теләп, сайт идарәсе. Плакатлар 2х2 (ягъни 4 А4 форматындагы бит зурлыгына көйләнгән, 3Х3 дә чыгарырга була (9 А4), тик сыйфатка бераз хилафлык килер.) Принтер кисү, ябыштыру линияләрен автомат ясый.Мәкаләгә карата фикерегезне тавыш бирү аша да җиткерүегезне үтенәбез. Һәр мәкалә өстендә 5 йолдыз күрсәтелгән. "Тычкан" ны йолдызга китерсәгез анда тавыш сайлау мөмкинлеге бирелер. Мәсәлән, беренче йолдыз(сулдан), бик начар. Аңа, әгәр сезгә мәкалә ошамаса басарга кирәк. Һәм шул рәвешле башкалары да. Бу зур эш түгел бит инде, дуслар. Ләкин ул да безгә дөрес юнәлештә булу-булмавыбызга төшенергә ярдәм итә.

Фикерләр:

Яңартылды Сишәмбе, Август 31, 2010 04:31
 

Агымдагы рейтингы: 5
Тавыш бирде: 4

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикер өстәү


.