Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Укытучы йөзә белергә тиешме?! Бастыру E-mail
җомга, Апрель 09, 2010 08:55

6 апрель көнне Явлаштау урта һәм Мишәбаш башлангыч мәктәбе укытучылары, шулай ук әлеге учреждениеләрнең техник хезмәткәрләре бассейнга, йөзү буенча ГТО нормасы тапшырырга бардылар. Авылдагы иңләп-буйлап йөзә торган сулыклар булмаса да, бассейнда бик рәхәт икән. Чиста, матур,  бөтен җирдә тәртип. Йөзү өчен бирелгән бер сәгать вакыт сизелми дә үтеп китте. Һәр кеше норманы уңышлы гына тапшырды. Өлкән буын укытучылар да әлеге чарадан читтә калмады. Начаррак йөзүчеләр өчен коткару жилетлары да бар икән. Әлбәттә инде без алардан файдаланмадык. Сез нәрсә инде?! Без бит-укытучылар!!! Гомумән алганда,без бассейннан бик кәнәгать булып кайттык. Күпләр монда гаиләләре белән килү ниятләре булуын белдерде.

RS. Инде мәкалә башисеме буенча киңәшләшик, дуслар. Укытучы йөзә белергә тиешме??? Бу

хакта сездән фикерләр көтеп калабыз.

Фикерләр:

Яңартылды җомга, Апрель 09, 2010 09:13
 

Агымдагы рейтингы: 5
Тавыш бирде: 1

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
0 #1 RE: Укытучы йөзә белергә тиешме?!Кунак 09.04.2010 14:54
Укытучыга 70 төрле һөнәр дә аз, ир-ат булса - 140 гы да. (Шаяру)
Мәктәп эшчеләре йөзүдә дә сынатмый.
Су астында хәзинә.
Бассейнда хәзинә.
Белемле судан да коры чыгыр.
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү


.