Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Иътибар, сайтыбызда яңа рубрика! PDF Бастыру E-mail
Дүшәмбе, Апрель 19, 2010 10:16

 Хөрмәтле балалар! Сезнең өчен яңа рубрика тәкъдим итәбез. Ул "Табигатькә интернет-сәяхәт" дип атала. Әлеге рубриканы ачарга безне ялгыш кына кулыбызга килеп кергән "Җил каян килә?", "Хайваннар дөньясында" һәм "Кошлар" исемле китаплар сериясе этәрде. Аларның шулкадәр эчтәлекле, матур бизәлгән , аңлаешлы булулары безне таң калдырды. Менә без сезнең белән алар белән таныша башларбыз. Әлбәттә, сканерлау җайланмасының мөмкинлекләре чикле булу сәбәпле, сыйфат ягы аксар аксавын, аның каравы, сез бу китап турында белерсез һәм инде һичшиксез аның матур итеп эшләнгән нәшрият вариантын үзегездә булдырырсыз дип ышанабыз. Әлегә без сезнең белән бу сериядәге ике китап белән танышырбыз,  ошап китсә дәвам итәрбез, дуслар! Ә кем инде аны үзендә булдырган һәм укыган икән, фикер алышырга чакырабыз. Инде бераз авторлар турында сөйләшеп алыйк. Бу китаплар сериясен булдыруда үзләреннән зур хезмәт куйган Талия  Шакирова, Ленар  Шәех, Ринат Хәсәншинга зур рәхмәтебезне белдерик. Шуларның берсе белән сезне кыскача таныштырып үтәбез. Рубрикабызны сайтның сул як блогында шул исем астында таба алырсыз.

Ленар Шәех 

Шагыйрь, журналист Ленар Шәех (Ленар Миңнемөһим улы Шәехов) 1982 елның 4 октябрендә Татарстан Республикасы Актаныш районы Такталачык авылында дөньяга килә. Такталачык урта мәктәбендә белем алганда, Ленар каләм тибрәтә башлый, иҗатка тартыла. Аның “Адашлар” исемле иң беренче язмасы 1994 елда “Игенче даны” (хәзерге “Актаныш таңнары”) район газетасында дөнья күрә. Алтынчы сыйныфта укыганда “Безнең гаилә” дип исемләнгән тәүге шигырен яза.

1999-2002 елларда ....      

ул Минзәлә педагогия көллиятендә укый. Аның әсәрләре бер-берартлы республика матбугатында күренә башлый. “Сабантуй” газетасында “Сөйгәнем” дип исемләнгән шигыре дөнья күрә. Шул вакытта аны Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеев күреп ала. Ул Ленарга өмет баглап, аның талантлы шагыйрь булачагына ышаныч белдерә, бу хакта матбугатта язып чыга.

Педагогия көллиятен тәмамлагач, 2002-2007 елларда Л.Шәех Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетында белем ала.

Университетта уку дәверендә, язучы Галимҗан Гыйльманов белән берлектә уку йортының легендар “Әллүки” әдәби-иҗат берләшмәсен кабат сафка бастырып җибәрә. “Әллүки” тирәсендә алтмышка якын яшь каләм иясе җыела. Шул ук вакытта берләшмәнең айлык басмасы – татар студентларының “Тәрәзә” газетасы дөнья күрә башлый. Ленар Шәех аның нигезләүчесе һәм баш мөхәррире була.

2007 елда Татарстан китап нәшриятында “Әллүки” дип исемләнгән җыентык дөнья күрә (төзүчесе – Ленар Шәех). Анда әдәбият мәйданына ныклы адымнар белән килүче егерме биш яшь каләм иясенең әсәрләре урын ала.

Университетта белем алуы белән беррәттән, Л.Шәех 2004-2005 елларда “Шәһри Казан”, 2005-2007 елларда – “Татарстан яшьләре” газеталарында журналист булып эшли. 2006 елда Германиянең Гиссен университетында тел курсларында укып кайта. Аның немец телендә язылган әсәрләре студентларның “Kleineweltzeitung” газетасында дөнья күрә.

Ленарның публицистик мәкаләләре, шигырьләре, хикәяләре, яңа чыккан китапларга рецензияләре республикабызның “Татарстан яшьләре”, “Сабантуй”, “Чаян”, “Мәдәни җомга”, “Казан утлары”, “Сөембикә”, “Идел”, “Ялкын”, “Шәһри Казан”, “Ватаным Татарстан”, “Мәгърифәт”, “Молодежь Татарстана”, “Салават күпере”, “Мәйдан”; Башкортстанның “Тулпар”, “Шоңкар”, “Йәшлек”, “Кызыл таң”, “Әллүки” кебек газета-журналларында даими басыла.

Ленар Шәех – балалар өчен “Авылдан килгән мендәр” (Татарстан китап нәшрияты, 2005), “Керпе ничек энәле булган?” (“Мәгариф” нәшрияты, 2007) исемле китаплар авторы. “Дүртенче кат... Бишенче кат...” (Татарстан китап нәшрияты, 2008) дип исемләнгән җыентыгында исә аның лирик, фәлсәфи һәм сатирик шигырьләре урын алган.

Аның автор-төзүче буларак башкарган “Җил каян килә?” (Татарстан китап нәшрияты, 2008) китабы балалар һәм яшүсмерләр өчен кызыклы фәнни-популяр басма булып тора.

2008 елда Л.Шәех төзегән “Нәҗип Газизов” (Татарстан китап нәшрияты) исемле китап дөнья күрә. Ул аның дәү әтисе – РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган мәктәп укытучысы, Актаныш районының 4 нче санлы Яңа Әлем һәм 3 нче санлы Такталачык балалар йортлары директоры, күренекле педагог, татарның “Макаренко”сы, Бөек Ватан сугышы чоры ятимнәренең кадерле әтиләре Нәҗип Газиз улы Газизовның (1918–1977) якты истәлегенә багышланган.

Ленар Шәех – Татарстан Журналистлар берлеге (2006), Россия Журналистлар берлеге (2006), Халыкара Журналистлар Ассоциациясе – IFJ (2006), Халыкара ПЕН-клубның Татар ПЕН-үзәге (2007) әгъзасы.

2007 елдан Л.Шәех – Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр редакциясендә мөхәррир хезмәтендә. 2008 елдан ул Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире вазифасын башкара.

Л.Шәех – 2007 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Фикерләр:

Яңартылды Сишәмбе, Август 31, 2010 04:29
 

Агымдагы рейтингы: 5
Тавыш бирде: 3

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикер өстәү


.