Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Кызыклы саннар... PDF Бастыру E-mail
Чәршәмбе, Апрель 21, 2010 06:17

Дуслар сайтыбызга кунаклар керү буенча соңгы 5 көнлек мәгълүматларны карап үтегез. Кайлардан керәләр, ниләр эшлиләр икән безнең кунаклар? Сезнең белән дә уртаклашырга булдык. Соңгы 5 көндә сайтыбызда 151 кунак булган. Көнлек уртача күрсәткеч 30,2 кеше. Нинди интернет күзәткечләр  (браузер) аркылы кергәннәр соң? 1 урынны Mozilla  һәм Opera браузерлары тота. Кунакларның 66,22% ы (Һәркайсына 33,11%) әлеге браузерларны үз күрә икән. 2 урында, ни кызганыч, Internet Explorer 6 .  11,92% (кызык аның белән кереп татар сайтында нишлиләр икән?). Бу браузер версиясе татар хәрефләре урынына буш шакмаклар яки сорау билгеләре күрсәтә бит. Димәк, татар интернеты әллә ни алга киткән дип әйтергә безгә бик иртә әле. 3 урында Internet Explorer 8 үз урынын алган. Аның аркылы сайтыбызда 10,6 % кеше булган. 4 урында Internet Explorer 7 . 9,9%. 5,6 урыннарны сирәк браузерлар - Safari белән Chrome алып тора. Кунакларыбызның 1.4 % ында әлеге браузерлар икән. Нәтиҗә: Internet Explorer 6 кулланучы дуслар! Тупас булса да әйтим, бу адәм көлкесе инде хәзер. Сез сайтларның 20-30 % өлешен күрмисез бит! Гомумән, ул әйбәт браузер түгел, Windows операцион системасы белән бергә йөрүе генә аңа бу нәтиҗәне бирә. Киңәш: Mozilla, Opera яки һичюгы Internet Explorer 8 интернет күзәткечен куегыз. Инде сайт ачылганнан бирле , ягъни 10 марттан, материалларны карауларга күчик: 1 урында, кем шикләнсен инде, класстан тыш чаралар тора. Аны 765 тапкыр карап....

чыкканнар . 2 урынны - "Тырнак астыннан кер эзләү" мәкаләсе били. Монда 289 кеше булган. "Укытучы һөнәре"- ныклы 3 урында (282 карау), 4 урынны 228 кунагы белән "Үзебез турында" тота. Һәм беренче 5 лекне "Фотоальбом" төгәлли. Менә шундый отчет биреп алдык әле әзрәк. Бергә булыйк, бердәм булыйк!!!

Фикерләр:

Яңартылды Чәршәмбе, Апрель 21, 2010 07:29
 

Агымдагы рейтингы: 5
Тавыш бирде: 2

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикер өстәү


.