Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Булган хәл... яки инде ни эшләргә? PDF Бастыру E-mail
җомга, Апрель 23, 2010 02:04

 

Нәрсә булды сиңа халкым??? Иң беренче, дуслар язмаларны укыганчы, менә бу җырны тыңлап, сүзләренә "кош" сүзе урынына "халкым" дигәнне өстәргә тәкъдим итәм.
Чыннан да, ни булды соң сиңа халкым? Ник бар нәрсәгә дә битараф соң син? Ничек берни белән дә кызыксынмыйсың син, бер нәрсәгә дә үз фикереңне белдермисең? Шуның кадәр үк изелдек, басылдыкмыни инде без? Әлеге сайтта да ,эшли башлавыннан алып, меңнән артык кунак булган, ә фикерләр 17 генә. Сайттагы бер генә язма да сездә фикер әйтү теләге уятмады мени соң? Югыйсә тәнкыйтьне дә, мактауны да берсүзсез кабул итәбез бит. Менә бит син нинди татар интернеты!!! Сайт алып баруның да бер кызыгы юк. "Консерв"лап куеп, бер 5 елдан ачсаң гына инде, исән булсак.

Инде, әйдәгез, бер темага сөйләшеп алыйк! Кайдан куйганнар инде моны димәгез. Бу турыдан-туры безнең һөнәргә, тәрбия мәсьәләсенә кагыла. Озын сүзнең кыскасы, вакыйгалар менә болай башлана:

Менә мондый авыр хәлдә калдым , дуслар!   Сүзем песиләр турында иде. Песибез бәби алып кайтты бит әле! Тик ни кызганыч, бәбине ул өйдә, диван астында тапты. Хәзер инде песиебезнең бәбиләре бераз гына мантыды, ләкин йомышларын шунда ук үти башладылар бит. Авыл җирендә песине бер җирдә генә тустырып булмый инде, әлбәттә (эш болай да муеннан, шәһәр кешесе генә аның белән прогулкаларга йөри, вискаслар ашата). Көннәр җылытканын исәпкә алып, без песине балалары белән иске өйгә чыгарып, тартмага урнаштырырга булдык. Барыгыз да беләсездер инде, ул әлбәттә бәбине кайда тапкан, аларны кабат шунда алып кайтачак. Һәм безнеке дә искәрмә булмады, 1 сәгать тә үтмәде, мәхәббәт җимешләрен кабат өйгә ташый башлады песиебез.Без чыгарып куябыз, ул артыбыздан ук алып керә. Әлеге күренешне күреп торган 6 яшьлек улыбызга бу бик авыр тәэсир итте булса кирәк, авызын турсайтып, еламсырап бер кырыйда утыра башлады. Мин сорасы иттем монннан: "Улым, мин әйтәм, нишләп уйнамыйсың, уенчыкларың туйдырдымы,әллә?",- дим. Ә ул әйтеп салмасынмы: "Шулай итмиләр инде, иртәгә яшенле яңгыр диделәр телевизордан, аннары анда суык та әле аларга, ә яшен сукса",- ди бу. Ни әйтергә дә белмәдем. Өйдә 5-6 песи дә асрап булмый бит инде. Мөмкин кадәр тыныч итеп: "Әнә бит улым, сыер да бозавы белән тышта тора, хайваннар табигатькә ияләшергә тиеш, алайса гел җылыда торып алар еш авырый торган булалар"- дигән булдым. Болай җайлы гына котылуыма сөенеп һәм тапкырлыгым белән горурланып, тынычлангандай иттем. Тик менә шул вакыт бер вакыйга келт итеп исемә төште:

7-8 яшьләремдә булганмындыр ул чакта. Ул вакыттагы песиебез дә бәби алып кайткан иде. Ә ул чормада. Әлбәттә инде анда олы кеше менә алмый. Мине менгереп җибәрделәр, имеш ,алып төш әле карыйк, ниндиләр икән? Сөенә-сөенә менеп киттем инде, дуслар!(хәзерге акылым юк иде бит әле ул чакта). Кадерләп кенә алып төштем мин боларны. Ә аларны күмер кыстыргычы белән генә тоттылар да, чиләккә салып, миңа тоттырдылар.
-Бар суга илтеп ташла, болар берсеннән-берсе ямьcез,ич !
Шулвакыт эчләрем җу итеп киткәне әле бүгенгедәй хәтеремдә. Тыңламасаң да эләгәчәк, песи балалары да кызганыч. Киттем чиләгемне тотып су буена. Ташу аккан чак иде ул... Чиләгемне куеп, мәче балаларына текәлдем дә, рәхәтләнеп туйганчы еладым шул вакытта. Ләкин суга ташларга көчем җитмәде. Чиләгемне күтәреп фермага киттем. Песи балаларын шунда калдырып кайттым. Гөнаһ шомлыгына каршы, барганда бер апа очрап чиләктә ни булуы белән кызыксынды һәм моны өйдәгеләргә дә җиткергән инде, әлбәттә. Кайткач миңа бераз "эләкте" инде, тик сүз белән генә , аллага шөкер. Ләкин моңарчы мин бу хәлне күзәткәнем бар иде. Үзем эшләмәсәм дә ,шаһит булырга туры килгән иде. Мәче балаларының мең төрле газап кичереп суга батканын күрү бик үк матур күренеш түгел, килешәсездер. Һәм менә күп еллардан соң ,әти булгач, миңа кабат песи балалары язмышын хәл итү мәсьәләсе белән очрашырга туры килде. Алар да кызганыч, тик өйдә 10-15 мәче дә асрап булмый. Нишләргә, дуслар? Сез ничек әлеге проблеманы хәл итәсез?
    Ә менә кечкенә улым белән курыкмыйча горурлана алам, әлегә. Үскәч тә, ходай аны шундый яхшы сыйфатларыннан мәхрүм итмәсен иде.

Фикерләр:

Яңартылды Шимбә, Апрель 24, 2010 06:49
 

Агымдагы рейтингы: 0
Тавыш бирде: 0

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикер өстәү


.