Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Сүз юк! PDF Бастыру E-mail
Шимбә, Апрель 24, 2010 06:49

Нәрсә булды сиңа халкым???

 Иң беренче, дуслар язмаларны укыганчы, менә бу җырны тыңлап, сүзләренә "кош" сүзе урынына "халкым" дигәнне өстәргә тәкъдим итәм.
Чыннан да, ни булды соң сиңа халкым? Ник бар нәрсәгә дә битараф соң син? Ничек берни белән дә кызыксынмыйсың син, бер нәрсәгә дә үз фикереңне белдермисең? Шуның кадәр үк изелдек, басылдыкмыни инде без? Әлеге сайтта да ,эшли башлавыннан алып, меңнән артык кунак булган, ә фикерләр 17 генә. Сайттагы бер генә язма да сездә фикер әйтү теләге уятмады мени соң? Югыйсә тәнкыйтьне дә, мактауны да берсүзсез кабул итәбез бит. Менә бит син нинди татар интернеты!!! Сайт алып баруның да бер кызыгы юк. "Консерв"лап куеп, бер 5 елдан ачсаң гына инде, исән булсак.

Фикерләр:

Яңартылды Шимбә, Апрель 24, 2010 08:19
 

Агымдагы рейтингы: 5
Тавыш бирде: 1

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикер өстәү


.