Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Мең яшәгез, хөрмәтле ветераннар!!! PDF Бастыру E-mail
җомга, Май 07, 2010 10:27

Бар җиһанны балкытып күктә кояш елмая. Әйтерсең лә ул безнең мәктәбебезгә бәйрәм кичәсенә килүче әби-бабайларыбыз өчен шатлана. Мишәбаш авылында яшәүче барлык сугыш һәм тыл ветераннары әлеге бәйрәмгә чакырулы иде. Чәчәк кебек киенгән укучыларыбыз Җиңү көнен якынайтуда үзләреннән зур өлеш керткән хөрмәтле ветераннарыбызны урамга ук чыгып каршы алдылар. Дәһшәтле сугыш елларында яу кырында ил азатлыгы өчен кан койган, икенче фронт-тылда көнне-төнгә ялгап, ачлы -туклы, тормышның бар авырлыгын үз җилкәләрендә татыган мөхтәрәм өлкәннәребезне Бөек Җиңүнең 65 еллыгы белән кайнар котладылар. Алар хөрмәтенә "Җирдәге тынычлык хакына" дигән әдәби-музыкаль концерт программасы, сәхнәләштерелгән күренешләр тәкъдим иттеләр. Телләрне йотарлык коймак, тәмле чәй белән сыйладылар. Әлеге кичәдән истәлекле мизгелләрне безнең "Фотогалереяләр җыелмасында" күрә аласыз.

Рәхим итегез!

Фикерләр:

Яңартылды җомга, Май 07, 2010 10:48
 

Агымдагы рейтингы: 5
Тавыш бирде: 1

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикер өстәү


.