Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Әйдәгез, танышыйк әле! PDF Бастыру E-mail
Якшәмбе, Май 09, 2010 03:42

Дуслар сүзебез Татар интернеты үсешенә тиңдәшсез зур өлеш керткән, әлеге вакытта татар телендә белем бирүче укытучылар өчен тиңе булмаган Белем.ру проекты авторы Гатауллин Раил Мәүлетович турында. Ул җитәкләгән әлеге проект дөнья буйлап сибелгән милләттәшләребезгә кыйммәтле ресурс кына түгел, ә аралашып, хәл-әхвәлләр сорашып, шулай ук татарча белем бирү һәм татар телен саклап калу өлкәсендә эшлекле сөйләшүләр проекты да булып тора. Белем. ру каталогындагы ресурсларны санап кына бетерерлек түгел. Анда тәкъдим ителгән ресурсларны интернет проектка яраклаштыру өчен күпме хезмәт куелганын кечкенә генә бер сайт төзүче дә аңлый бит. Чөнки әлеге эшләрне тәкъдим итүче укытучыларыбыз аларны интернет өчен махсус оптимальләштергәндер дип уйлау артыктыр. Моннан тыш Раил әфәнденең зур тырышлыгы нәтиҗәсендә менә- менә туып килүче сайтларга, хәзерге заманның югары технологияләр шаукымында югалып һәлак булуын булдырмау өчен зур ярдәм күрсәтелә. Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итмә, Раил Мәүлетович авырсынмыйча булышырга тырыша. Һәр барлыкка килгән сайтны шундук табып алып, аны Белем.ру каталогына урнаштырып барылуын ничек бәяләргә дә белмәссең. Белем.ру проекты кысаларында төрле конкурс, чаралар даими булып тора. Аларның да татар интернеты үсешендә роле зур булу бәхәссез. Күптән түгел генә старт алган "Белем җәүһәрләре" конкурсында катнашучылар саны инде байтак булуын исәпкә алсак, кызыксынучылар җитәрлек, татар интернетының киләчәге өметле икән дигән нәтиҗә ясау әллә ни авыр түгел кебек. Моннан тыш Татнет интернет- проектлар конкурсында да аның хезмәтен югары бәяләмәү мөмкин түгел. Ә менә күптән түгел генә булып үткән Бөек Җиңүнең 65 еллык юбилеена багышланган татарча презентацияләр бәйгесе үзе генә дә ни тора! Киләчәктә укыту-тәрбия эшендә куллану өчен тиңсез хәзинә ич ул. Шул ук вакытта бернәрсә  күңелдә авыр төер калдыра. Әлеге бәйгедә Саба районыннан бер эш тә булмавы. Әйдәгез, дуслар битараф калмыйк инде, милләтебез, телебез үсешендә үзебездән лаеклы өлеш кертү мәсьәләсендә. Әлбәттә Раил Мәүлетовичның иҗатташ дуслары да җитәрлек. Без аларның һәммәсенә авыр , ләкин мактаулы хезмәтләрендә зур уңышлар теләп калабыз. Афәрин,  кызлар һәм егетләр!!! Ә Раил әфәнденең үзе турында ниләр язганын мәкаләнең тулырак бүлегендә танышыгыз. Хәйләкәр дә инде үзе, 3-4 җөмлә белән таныштырган да чыккан. Димәк, тыйнаклык дигән яхшы сыйфат та хас икән әле үзенә. Сер итеп кенә әйтәм, әле ул шигырьләр дә иҗат итә. Сылтамасы "тулырак"та...

Мин - Раил Гатауллин. Тумышым белән Кукмара ягыннан. Мәктәпне үз вакытында алтын медальгә тәмамладым. Кечкенәдән шигырьләр язсам да, әти-әни теләге белән КДПУның физика факультетына укырга кердем. Шул сәбәплеме соң, физфакта шигырь язучылар түгәрәген оештырып аны җитәкләдем, староста вазыйфасын башкардым.
Вуз тәмамлагач, үзем укыган мәктәптә физика, математика, алгебра, геометрия, информатика, сызым, физика түгәрәге, шигырь язу түгәрәге алып бардым, спорт бәйрәмнәре оештырдым, бер тапкыр татар әдәбияты да укытып алдым.
Аннары янә университетка кайтып аспирантурага укырга кердем. Параллель рәвештә 5 нче татар гимназиясендә эшләдем: физика, информатика фәннәре укыттым. Физфакта башта ассистент, аннары өлкән укытучы булдым. Бер-бер артлы татар телендә информатикадан әсбаплар чыгардым, "Яшь галимнәр фәнни хезмәтләре" арасында 1 урын алдым. Аннары методист итеп "Уку бүлегенә чакырдылар", аннары Мәгариф һәм фән министрлыгында Мәгарифне мәгълүматаштыру бүлеген җитәкләдем. Гаиләбездә икенче балабыз туу һәм нормасыз эшләү сәбәпле тынычрак (үз вакытында эшкә килеп үз вакытында кайта торган) урынга - үземнең университетка Мәгълүматлаштыру-мәгариф ресурслары бүлегенә мөдир булып кайттым.
Беренче интернет-җимешем - татар телендә "Информатика татарча!" сайтым - Халыкара "Татнет йолдызлары 2006" конкурсында II урынга лаек булды. Хәзер үземнең командам белән бергә BELEM.RU интернет-проектын үстерү өстендә эшлим, әлеге форум бу интернет-проектның бер өлеше. Шушы проект белән бөтен дөньяда таралып урнашкан татар телендә белемгә әйдәүчеләрне һәм белемгә омтылучыларны бергә җыярга телим.
Күптән түгел Мәгариф һәм фән министрлыгы грифы белән "Мәгариф" нәшриятында 5000 экземплярда татар телендә "Информатика. 1 кисәк" китабым дөнья күрде. Ул киләсе уку елы башына кадәр барлык татар мәктәпләренә кайтып ирешер дигән өметтә.
Хәзерге вакытта Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының Мәгълүмати технологияләр һәм белем бирү сыйфаты менеджменты үзәген җитәклим.

Шигырьләре

 

Фикерләр:

Яңартылды Якшәмбе, Май 09, 2010 10:26
 

Агымдагы рейтингы: 5
Тавыш бирде: 3

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикер өстәү


.