Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Без ялга чыгабыз!!! PDF Бастыру E-mail
җомга, Май 21, 2010 11:19

Хөрмәтле дуслар! Менә ямьле җәйләр кабат әйләнеп кайтты. Күпләр инде чираттагы ялларын түземсезләнеп көтә торгандыр. Калынрак кесәле абзыйлар, ял итәсе урыннарын сайлый-сайлый җәфа чигәдер. Без дә 1 июньнән Төркиягә китәргә булдык әле. Без шаярып шулай янбакчаны әйтәбез. Бу уку елына сайтыбыз эшчәнлегенә нәтиҗә ясап, киләсе уку елына эш планнарын билгеләргә булдык , дуслар! Сездән бик үтенеп сайт эшчәнлегендәге уңай һәм тискәре яклар турында фикерләр көтеп калабыз. Шулай ук үз уегызны киләсе уку елы өчен дә белдерсәгез иде. Сайт нинди булырга тиеш? Зинһар өчен битараф калмагыз. 31 майга кадәр фикерләр күп булыр дигән ышанычта калабыз. Алдан ук рәхмәт белдереп , чемоданлы кәеф белән йөрүче, күңеллерәк ял итү өчен уңайлырак саплы матыйк ,тәпке, көрәкләр эзләүче Мишәбаш башлангыч мәктәбе сайты хезмәткәрләре.

Күңелле яллар Сезгә!

Фикерләр:

Яңартылды җомга, Май 21, 2010 03:06
 

Агымдагы рейтингы: 5
Тавыш бирде: 2

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикер өстәү


.